Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Аерылышкан хатыннарга яңа егет эзләүдә биш киңәш

Озак борчылып йөреп, депрессиягә чума күрмә!

news_top_970_100
Аерылышкан хатыннарга яңа егет эзләүдә биш киңәш
Владимир Васильев

Леди.Майл сайты аерылышкан хатыннар, егетләре белән аралары өзелгән кызлар өчен берничә киңәш бирде.

Озак яшәп, аерылышканнан соң, һәр яңа танышудан элеккеге тарих кабатлануын көтмә. Симпатия һәм җенси мөнәсәбәтләр җитди роман булачак дигән сүз түгел әле. Бер төн куну яки берничә очрашу белән тәмамлануы ихтимал.

Элеккеге егетең белән аралар өзелгәнме — шуны ачыкла. Әгәр җан яралары төзәлгән, элеккеге ир яки егет бөтенләй онытылган булса гына, яңа мөнәсәбәтләр корып була. Кич җиткәч, элеккеге иреңә шалтыратырга, смс язарга, ятып еларга теләк уяна торган булса, яңа егет белән эш барып чыкмас. Яңа егет искесен оныту өчен дару була алмый.

Ашыкма. Өч ай узды, ә синең әле гел яңа кешең юкмы? Элеккеге егетнең инде яңа кызы бар, ә син ялгызмы? Моның өчен борчыласы түгел. Ашыга-ашыга танышу сайтына кереп, атнасына биш тапкыр очрашуга чабу хәерлегә түгел. Ашыктырма! Барысы да үз чираты белән барсын. Вакыты җиткәч, яңа мәхәббәт үзе килер.

Балаң барын яшермә. Ирләрнең кайберләрен куркуга салса да, бу яшерә торган әйбер түгел. Баладан курыкса — дүрт ягы кыйбла, китсен! Бала бар икәнен ярты елдан соң әйтеп, ярык тагарак алдында калуың бар. Шуңа күрә бала булуын яшерү кирәкми. Ләкин баланы яңа егет белән таныштырырга да ашыкма. Җитди мөнәсәбәтләр булса гына, таныштырырсың.

Ярдәм сорарга оялма. Аерылышуны кичерү авыр булса, психологка барырга була. Озак борчылып йөреп, депрессиягә чума күрмә. Профессионалдан вакытында ярдәм сорау хәерле.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100