news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Аерылышкан хатын өч баласын пычак белән кадап үтергән

Бер фатирда биш, алты, ун яшьлек өч бала һәм 37 яшьлек хатын-кыз мәете табылган.

news_top
Аерылышкан хатын өч баласын пычак белән кадап үтергән

Коточкыч фаҗига 19 мартта Ульяновск шәһәрендә булган. Балалар пычак белән кадап үтерелгән. Ульяновски буенча Тикшерү комитеты хәбәр иткәнчә, мәетләрне күрше хатыны тапкан. Ул фатирга балаларның әтисе соравы буенча кергән булган.

Гаилә яхшылар исәбендә торган. Балаларның берсен инвалид булу сәбәпле, хатын эшләмәгән. Олы бала мәктәпкә, кечкенәләре балалар бакчасына йөргән.

Ир кеше табиб булып эшләгән. Ир белән хатын күптән түгел генә аерылышкан. Балалар әниләре белән яшәгән, диелә Ульяновск прокуратурасы хәбәрендә.

Якынча мәгълүматлар буенча, хатын башта балаларын, аннан соң үзен-үзе үтергән, дип хәбәр итә Интерфакс.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар