Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Аерылганнан соң котырган»: Төркиядә ял иткән турист хатынны гид үтергән, дип фаразлана

news_top_970_100
«Аерылганнан соң котырган»: Төркиядә ял иткән турист хатынны гид үтергән, дип фаразлана

Кировтан Төркиягә ял итәргә барган 40 яшьлек Надежда Ярыгинаны гид үтергән, дип шикләнәләр, дип яза «Аргументы и Факты».

Ул Төркиягә Яңа ел каршыларга барган. 5 йолдызлы отельгә урнашкан булган. Бу вакыйгадан соң шушы тирәдә ял итүчеләр борчылып яши башлаган. 1 ай элек кенә Кириш тавында бер хатын-кызны көчләгән һәм үтергән 41 яшьлек ир тотылган булган. Кириш тавын хәзер каргалган тау дип йөртәләр икән.

Надежда 31 декабрьдә килеп, 8 гыйнварда китәргә тиеш булган. Ул әнисенең бердәнбер кызы булган, аның белән еш аралашкан, ялгызы йөрергә яраткан, фотога төшергән. 4 гыйнварда җәяү йөрергә чыгып китә. Гел ялгызы йөргәч, аның юкка чыгуын самолетка утырырга килмәгәч кенә беләләр. Полиция һәм Россиядән булган волонтерлар аны эзли башлый, 12 гыйнварда телефонын табалар. Ул сүнгән була. Телефонны кемдер сүндергән булган, дип шикләнәләр. Аннары тагын бер шик керә – ничек шул көннәр буена берәү дә телефонны күрмәгән?

Аннары хатын-кызның мәетен табалар. Бу җирләрдә кабаннар бар икән, әмма кызның мәетенә алар кагылмаган була. Шуңа да телефон да, мәет тә кайдадыр булган, аннары китереп ташлаганнар, дигән шик туа.

Кыз үлгән тирәдә ташландык йортлар бар икән. Шуларның берсендә Николас исемле гид яшәгән. Кызны үтерүдә ул шикләнелә, ул тоткарланган, дип яза Төркия газеталары.

Волонтерлар әйтүенчә, кызны эзләүдә Николас бик зур тырышлык күрсәткән, төрле фаразлар тәкъдим иткән, волонтерлар отрядын җитәкләргә тырышкан һәм икенче якка алып китмәкче булган. Мәсәлән, бу ташландык өйләр тирәсенә бармаска кирәк, хатын-кыз анда бармаячак, дип үгетләгән. Ул батып үлгәндер, дип, диңгез ягына каермакчы булган, аннары инде, мәетен табып булмас, эзләүдән туктыйк, ди башлаган.

Хатын-кызның танышлары күрәзәчегә бара һәм аның фаразын волонтерларга сөйли: Надежда исән икән, хәтерен югалткан һәм 40 км ераклыкта яши. Николас шушы версиягә ябыша һәм эзләүне туктатырга куша. Менә шушындый активлыгы сәбәпле, аның үзеннән шикләнә башлыйлар.

Николас белән кызыксына башлагач, аның рус хатынына өйләнгәне, әмма күптән түгел хатынының, балаларын алып, Россиягә кайтып киткәне, балалары белән күрештермәве ачыклана. Шуннан соң ул нервлы, ярсуга әйләнә. Аның шушы халәте үтерүгә сәбәпче булгандыр, дип шикләнәләр.

Хатын-кызны башта акча сорар өчен урлаганнар, егылып төшкән, кыргый хайваннар һөҗүме сәбәпле үлгән, дип шикләнгәннәр. Әмма бу версияләр хәзер каралмый икән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100