Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Аерылганнан соң матурланып киткән» — Ильмира Нәгыймова «чишенгән» фотоларын күрсәтте

Татар эстрадасы җырчысы Ильмира Нәгыймова яңа фотосессиядә ачык күлмәкләр киеп төшкән. Фотоларын ул инстаграмдагы сәхифәсенә куйган. Кайберәүләре җырчыны килешә дип мактаса, икенчеләре бер дә ошатмаган.

news_top_970_100
«Аерылганнан соң матурланып киткән» — Ильмира Нәгыймова «чишенгән» фотоларын күрсәтте
Александр Эшкинин/архив

Менә тавыш чыгарган фотолар, — дип язган Ильмира Нәгыймова. Аннан «нигә тавыш чыгарган?» — дип сораганнар. Ул: «Чишенгән бит», — дип җавап биргән.

Ильмираның фотосессиясен ошатучылар да, тәнкыйтьләүчеләр дә табылган: «Маймылны да бизәсәң бик матур була, Илсөягә җитми инде», «мөселман кызына мондый күренеш бер дә килешми», «бигрәк чишендең инде, рус артистлары шикелле. Килешми бер дә», «иркенгә чыктың Русланны ташлагач» — дигәннәр.

Фотолардагы образны ошатучылар исә: «Тыныч тормышның нәтиҗәсе шулай тиз күренә инде», «сиңа ни кисәң дә килешә», «Аерылганнан соң матурланып киткән әле», «фигурасы матур булгач, барысы да килешә», «көнләшүләреннән шартлыйлар бит», «яшьләр бит әле алар, үзләре теләгәнчә киенеп калсыннар, бик тиз үтә ул яшьлек», «гади генә, матур гына булган», — дип язганнар.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 12 декабрь 2023
    Исемсез
    Элмира Нагимовадан башка кеше юк мени сон ул купме сойлэргэ була инде ишетэсе дэ килми ,ботен телифон шунын белэн тулды кайчаннан бирле куз остендэ као бутэн жирдэ янбаш,нигэ кирэк бер туктаусыз гел бер балык башын чэйнэргэ
  • 12 декабрь 2023
    Исемсез
    Матур!!!
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100