Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Көндәшен балта белән чабып үтергән ир: «Балаларыңны бүтән күрмисең, диде»

Чаллыда вәхшиләрчә үтерү турындагы эш буенча хөкем ителүчедән 21 июньдә икенче кат сорау алдылар. Алмаз Маликов көпә-көндез элеккеге хатынының яраткан кешесен балта белән чабып үтерде. Мәхәббәт өчпочмагындагы низагның сәбәбе турында гаепләнүче үзе суд залында сөйләде.

news_top_970_100
Көндәшен балта белән чабып үтергән ир: «Балаларыңны бүтән күрмисең, диде»
Фото: © Елена Саляхова / «Татар-информ»

2020 елның сентябрендә Чаллы халкын тетрәндергән фаҗига булды. Ул вакытта урам уртасында көпә-көндез ир-ат көндәшен балта белән чабып үтерде.

21 июньдә гаепләнүче Татарстан Югары суды залында берничә сәгать дәвамында әлеге фаҗига турында сөйләде. Гаепләнүче Алмаз Маликов сүзләренчә, аның беркемне дә үтерәсе килмәгән, фаҗига аның элекке хатыны Айгөл Маликова белән киеренке мөнәсәбәтләр аркасында килеп чыккан. Ул хатынын балалары белән очрашырга ирек бирмәүдә гаепли.

Алмаз Маликовны аның элеккеге хатынының яраткан кешесе – Егор Бобенконы вәхшиләрчә үтерүдә гаеплиләр. Тикшерү версиясе буенча, хөкем ителүче Айгөл белән Егорның клиникага килүен автомобилендә көтеп тора һәм алар янына килеп, аларга этен өстерә. Айгөл машинадан чыгып качарга өлгерә һәм клиникага йөгереп керә. Маликов автомобиль салоныннан Егорны өстерәп чыгармакчы була. Машина пыяласын ваткач, Егор салоннан чыгып качарга тырыша, тик Маликов аны куып тота һәм берничә тапкыр балтасы белән суга. Җәрәхәтләр исән калырлык булмый, ир шунда ук үлә.

Җинаять эше яңа баштан, яңа суд составында карала. Югары судның моңа кадәр яңгыраткан карары гамәлдән чыгарылган. Ул чакта Алмаз Маликов гаепле дип табылды һәм 10 елга ирегеннән мәхрүм ителеп, катгый режимлы колониягә җибәрелергә тиеш иде.

«Балалар белән күрешергә ирек бирмәде, хәтта адресын алыштырды»

Ир белән хатын арасындагы низаг аерылышудан соң тагын да көчәя. Алмаз баштарак вакытта үзенең элекке хатынын көнләшүдән эзәрлекләвен сөйләде. Бервакыт өенә барып, телефонын тартып алырга маташуын искә төшерде. Хатыны телефонын бирмәгәч, ир аңа йодрыгы белән ташлана. Боларның барысын да кечкенә балалары күреп торган.

«Мин алай теләмәдем. Әйе, мин аны этеп җибәрдем, иягеннән, кулыннан тотып тордым. Аннары ул минем аягыма, ыштаныма ябышты һәм мин аны селкеп төшерергә маташтым. Шул чакта мин аңа ялгыш аягым белән эләктем», – дип сөйләде хөкем ителүче.

Ул көнне Маликов Айгөлнең телефонын һәм сәгатен алып китә, берничә көннән соң кире кайтара. Аның сүзләренчә, бу хәлдән соң ул элеккеге хатынына хәтта дарулар да алып килгән.

Алмаз сүзләренә караганда, мөнәсәбәтләр Айгөл аны балалары белән очраштырмый башлагач җимерелә башлаган. Ул аерылган хатыны белән берничә тапкыр тыныч кына килешергә маташкан, әмма барлык омтылышлары барып чыкмаган. Ахыр чиктә, хатын яшәү урынын алыштырган, икенче фатирга күчкән, яңа адресны Алмаз белмәгән.

«Балалар турында барлык яңалыкларны чит кешеләрдән яки үз улымнан белә идем. Ул миңа аны башка мәктәпкә күчерүләрен сөйләде. Аннан мин Айгөлнең башка ир-ат белән мөнәсәбәтләргә керүен белдем. Мин аларга каршы түгел идем», – дип өстәде Маликов.

«Мин янамадым, бу минем көчсезлек иде»

Айгөл белән Егор арасындагы мөнәсәбәтләр тиз якыная. Алар бергә яшәгән, ир хатынның балаларын үзенеке кебек кабул иткән. Маликов сөйләвенчә, ул Егорны нибары өч тапкыр гына күргән. Башта Егор анда яхшы тәэсир калдырган, әмма күпмедер вакыттан соң ике ир-ат арасында низаглар чыга башлый. Алар балалар аркасында эләгешеп китәләр.

«Бервакыт сөйләшкән вакытта ул мине мыскыл итә, хр..га җибәрә башлады... Ә ахырда балаларыңны бүтән күрмисең, дип өстәде. Ул чакта мин полициягә гариза белән мөрәҗәгать итәчәкмен, дип әйттем. Ул миңа: «Бар, нәрсә теләсең, шуны яз, конченный. Сөйләшергә өйрән», диде», – дип, гаепләнүче мәрхүм Егорның сүзләрен кабатлады.

Судның «Элеккеге хатыныңа һәм аның белән бергә яшәүче ир-атка янадыңмы?» дигән соравына хөкем ителүче: «Турыдан-туры янаулар булмады», – дип җавап бирде.

««Мин аулый башлыйм» фразасы астында мин моны күз алдында тотып әйтмәдем. Мин балаларымны эзләргә барам, дип әйтүем иде. Минем баламның 19 сентябрьдә туган көне, минем балалар белән очрашасым килде. Болар янау булмады, бу минем көчсезлек иде», – дип сөйләде үзенең фикерләрен хөкем ителүче.

«Балта түтәсе белән кыйнадым, нинди мизгелдә балта борылды, хәтерләмим...»

Тик Маликов балалары белән элемтәгә чыга алмый. Фаҗигагә кадәр берничә көн кала ир очрашу турында килешү өчен янә элеккеге хатынына шалтырата, яза башлый, тик барысы да юкка була. Моннан тыш, ул язган катгый таләпләрдән соң, Айгөл белән Егор полициягә барып гариза яза. Нәтиҗәсе тагын да начаррак килеп чыга.

«Мин беркемне дә үтерергә теләмәдем, минем башка максатларым бар иде. Балаларымның кайда булуын, ни өчен минем алар белән күрешә һәм бүләк тапшыра алмавымны беләсем килде», – дип сөйләде хөкем ителүче.

Үтерү вакытын искә төшереп сөйләгәндә Маликов бәйләнешле итеп сөйли алмады. Мәрхүмнең әтисе күрсәтмәләрне хәтта тыңлый алмады, суд залыннан чыгып китте. Хөкем ителүче Егорны башта балта түтәсе белән кыйнавын әйтте. Кайсыдыр мизгелдә балта үткен ягы белән борылган, ул төгәл генә исенә төшерә алмады.

«Бу хәлдән соң миндә шок булды. Мең уй. Ни өчен шулай булды...» – дип өстәде Маликов.

Якын арада суд якларның фикер алышуларына күчәчәк, аннары суд Маликовның элеккеге хатыны Айгөл Маликованың күрсәтмәләренә бәя бирәчәк, гаепләнүченең һәм шаһитларның күрсәтмәләренә таянып, ахыргы хөкем карарын чыгарачак.

Алёна Низамова тәрҗемәсе

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100