Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Аерылган балалы хатыннарның шәхси тормышы булмаска тиешме әллә?

news_top_970_100

Мин — аерылган, 35 яшьлек хатын. 3 балам бар: олысына – 14, уртанчысына – 10 һәм төпчегенә 8 яшь. Ирем 2 ел элек башка хатынга чыгып китте, алиментларны вакытында түләп бара, балаларга да кирәк-яраклар ала. Без ызгыш-талашларсыз аерылыштык, 3 бүлмәле фатирга ипотеканы ул түләп бетерде һәм, гаиләдән чыгып киткән вакытта, үз өлешеннән баш тартты. Аңа бернинди дәгъвам да юк. Бәхетле генә булсын.

Үзем азык-төлек кибетендә сатучы булып эшлим. Сменасына карап, 50-60 мең хезмәт хакы чыга. Балда-майда йөзеп яшәмәсәң тә, ач-ялангач, кешедән ким-хур да түгелбез, Аллаһка шөкер. Әгәр балаларга бик ашыгыч акча кирәк булса, элекке ирем ярдәм итә.

Балаларым шактый мөстәкыйль булгач, үз шәхси тормышым турында да уйлана башладым. Мин әле яшь, яратып-яратылып яшисе килә. Килүен килә дә, тик чынлыкта башкачарак. Ир-атлар, минем 3 балам барлыгын ишеткәч, табан гына ялтырата. Яхшы ир-ат очратырмын дип хыялланып йөрдем, тик соңгы очраштып йөргән ир-атым күзләремне ачты.

Мин аның белән туган апаның юбилеенда таныштым. Ул — аерылган ир, 40 яшь, кызы бар. Мин дә яшереп-нитеп тормадым, 2 кызым, 1 улым барлыгын шундук әйттем — аның кылы да селкенмәде. Очрашып йөри башладык, 2 ай барысы да яхшы гына барды, мин хәтта аны балаларым белән дә таныштырдым. Аны балаларым да ошатты, тик, көтмәгәндә, ул миннән кача, читләшә башлады, очрашмас өчен гел ниндидер сәбәп табып торды. Аңа шалтыратуларым туйдырды булса кирәк, ул мине бөтен җирдә «кара исемлеккә» куеп бетерде. Ул минем туган апам белән бергә эшли, шуңа күрә миңа аны юллап табу авыр булмады. Аңлашыйк, дидем.

«Өч баласы булган аерылган хатын миңа нәрсәгә кирәк?!» – диде ул, дорфа гына. Минем дә ачуым чыкты, югыйсә, үзенең дә «арбасы» бар бит!

Ә ул миңа акыра башлады, янәсе, бу икесе – ике нәрсә. Аның «арбасы» элекке хатынында, ә минем «арбаларым» минем белән икән! Аның фикеренчә, бер генә нормаль ир дә башка ирнең балаларын тәрбияләргә риза булмаячак.

Шулай булгач, ул нигә 2 ай буе минем башны катырып йөрде икән соң?

«Аерылган хатыннар ялындырмый һәм күпне таләп итми», – диде бу миңа, мыскыллы елмаеп.

Чыраена тондырырга теләдем, тик кулларымны пычратасым килмәде.

Ир-атларның балалы аерылган хатыннар белән мөнәсәбәтләре турында интернетта төрле форумнар, язмалар укыдым. Кайберләре мондый мөнәсәбәтләрне фәнни яктан аңлатырга тырышкан, табигатьтә дә ата хайваннар чит балаларны үтерә икән, имеш, шулай булганда, үз балалары тынычрак яшәячәк, һәм бу — геннар сугышы. Тик кыргый табигатьтәге хайваннар белән аңлы кешеләрне чагыштыру бик үк дөрес түгел, минемчә.

Башкалары исә, бер ирнең тормышын бозган хатын-кыз икенче ирнең дә тормышын боза, дип язган. Һәм башка тагын шундый меңләгән мыскыллаулар...

Таныш-белешләрем арасында да, аерылып, яңадан кияүгә чыккан балалы хатыннар бар, тик алар күп түгел. Күбесе минем кебек – балалары белән үзе генә яши яки ай саен ир-атларны алышытырып тора.

Кыскасы, дөнья ирләргә генә килеп терәлмәгән, дип уйлый башладым. Иң яхшысы, күбрәк үзеңә вакыт бир. Сәламәтлегемне кайгырта башладым, көн саен спорт белән шөгыльләнәм, көннән-көн энергиям артканын изәм һәм, әлбәттә, көзгегә каравы да күңелле.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100