«Аеруча сызгыруыгыз шәп чыга!» - Булат Бәйрәмов абыйлары белән русча җыр башкарган
«Тәмле көрәш» алып баручысы абыйлары белән әтиләренең яраткан җырын башкарганны видеога төшергән.
Булат Бәйрәмов абыйлары белән очрашудан видео куйган.
«Бу җыр - әтиебезнең яраткан җыры иде. Абыйлар белән очрашканда еш кына бу җырны башкарабыз», — дип язган ул.
Видеода алар табын артында әтиләренең яраткан «Песня о друге» җырын җырлап утыра, Булатның бер абыйсы гитарада уйный.
«Күзләр тимәсен! Туганлык жепләрегез өзелмәсен!»;
«Бик матур жырлыйсыз! Аеруча сызгыруыгыз шәп чыга!»;
«Молодцы, Иж-Бубый егетләре»;
«Ничек охшагансыз», - дип комментарий калдырган инстачылар.