
Эш бирүчеләрнең активлыгы, кадрларга ихтыяҗ кимү һәм, нәтиҗә буларак, хезмәт хакы түләү «узышы» акрынаю – Татарстанда бу язда хезмәт базарында шундый трендлар барлыкка килгән. Хәзер кайсы өлкәләрдә иң кыйммәтле вакансияләр һәм тәҗрибәсез кандидатны югары хезмәт хакына кайда алырга әзерләр – бу хакта «Татар-информ» язмасында.
Кайсы өлкәләр «тук», ә кайсылары кадрларга кытлык кичерә?
Татарстанда узган елгы яз белән чагыштырганда, бу язда хезмәт базарында эш бирүчеләрнең активлыгы кимү күзәтелә. 4 ай эчендә эш эзләүчеләр өчен «hh.ru» сайтында 103,2 мең вакансия чыккан, бу – 2024 елның шушы чоры белән чагыштырганда 18 процентка кимрәк.
Уңай динамика күзәтелгән югары, урта менеджмент һәм иминият өлкәләреннән кала, бар өлкәдә дә диярлек кадрларга ихтыяҗ кимегән. Әмма медицинада һәм фармацевтикада хезмәткәрләргә ихтыяҗ элекке дәрәҗәдә калган.
«Эш бирүчеләрнең активлыгы кимүнең берничә сәбәбе бар. Беренчедән, хезмәт базарында ихтыяҗ һәм тәкъдим тотрыклылануның кайбер билгеләре бар. Бу – конкуренция дәрәҗәсе буенча бик яхшы күренә, ул гыйнварда 1 резюмега 5,1 булган, ә апрельдә 6,1гә арткан – бу норма булып санала. Әмма күпләп эшкә алу булган өлкәләрдә кадрлар җитмәү саклана», – дип аңлаткан Идел буенда «hh.ru» сайты директоры Альбина Солтанова.
Ваклап сату өлкәсендә һәм медицинада эшчеләр һәм белгечләр кирәк. Моннан тыш, узган ел буенча күзәтелгән «хезмәт хакы узышлары» да акрынайган.

Ваклап сату өлкәсендә эшчеләр һәм белгечләр кирәк.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«2025 елның апрелендә тәкъдим ителгән хезмәт хакы еллыкта 16 процентка арткан, ә 2024 елның апрелендә 22 процентка арткан иде», – диде Альбина Солтанова.
Аның сүзләренчә, икенчедән, Россия Банкының төп ставкасы һәм икътисадтагы шартлар бизнесны чыгымнарын, шул исәптән персонал яллауга чыгымнарын, оптимизацияләргә мәҗбүр итә. Өченчедән, бизнес вәкилләре көтеп тору ягын сайлый.
Эш бирүчеләр кемгә аена 1 млн һәм аннан да күбрәк түләргә әзер?
Язын Татарстанда иң кыйммәтле вакансия онлайн-мәктәпнең башкарма директоры вазифасы булган, эш бирүче аңа айга кулына 2 миллион сумнан башлап хезмәт хакы түләргә әзер.
Моннан тыш, күчемсез милек сату буенча белгечләр өчен 1 млн сумнан артык хезмәт хакы белән берничә тәкъдим булган. Кагыйдә буларак, бу өлкәдә хезмәт хакы сату күләменә бәйле, диде Солтанова.

Күчемсез милек сату буенча белгечләр өчен 1 млн сумнан артык хезмәт хакы белән берничә тәкъдим булган. Кагыйдә буларак, бу өлкәдә хезмәт хакы сату күләменә бәйле.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
«hh.ru» версиясе буенча иң кыйммәт 5 вакансия
- Стоматологиянең баш табибы / ортопед – аена кулга 800 мең сумнан башлап.
- Кертеп куела торган системалар ясаучы программалаучы / «Senior embedded developer» – салым чигерүгә хәтле аена 700 мең сумнан башлап.
- Круиз пароходына администратор – аена кулга 800 мең сумнан башлап.
- Онлайн-бүлеккә сатулар буенча менеджер – аена кулга 550 мең сумнан башлап.
- Чит ил клиентлары белән эшләү һәм үсеш буенча директор – аена кулга 500 меңнән башлап.
Ретейлда, IT һәм җитештерүдә кемнәр кирәк?
«Татар-информ»га «SuperJob.ru» матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, 2024 елның беренче кварталы белән чагыштырганда, 2025 елның шушы чорында Татарстанда вакансияләр 9 процентка кимегән. Эш эзләүчеләрдән резюмелар 16 процентка арткан.
«SuperJob.ru» сайтында апрель йомгаклары буенча Татарстанда вакансияләр иң күп булган 5 өлкә:
Кемнәргә 200 меңнән артыграк хезмәт хакы тәкъдим итәләр?
«SuperJob.ru» сайтында май аенда Татарстанда иң кыйммәтле топ-вакансияләр:
Эш бирүчеләр кемнәргә 100 меңнән артык түләргә әзер?
Татарстанда эш тәҗрибәсе булмаган эш эзләүчеләр өчен «SuperJob.ru» сайтында топ-вакансияләр:
Җәй көне хезмәт базарында кемнәргә ихтыяҗ булачак?
Экспертлар фикеренчә, җәй көне эш эзләүчеләр активлыгы арта, алар иң кызыктыргыч тәкъдимнәр, шулай ук өстәмә эш эзләү өчен резюмеларын яңартачак. Эш бирүчеләр исә персонал яллауны күпкә төгәлрәк оештырачак.
«Тулаем алганда, хезмәт базарына макроикътисад һәм геосәясәт йогынты ясавын дәвам итә. Әлеге вазгыять төрле борылыш алырга мөмкин. Без үзгәрешләрнең төрле дәрәҗәдә булуын, мәсәлән, икътисадның кайбер тармакларында эшсезлекнең бераз артуын күрәчәкбез. Хәер, тарихи яктан караганда, безнең илдә кризис вакытында эшсезлек нык артмаган», – диде Альбина Солтанова.
Аның сүзләренчә, җәен иң кыйммәт түләнә торган вакансияләрне күчемсез милек сатучыларга, Е категорияле машина йөртүчеләргә (узган елда хезмәт хакы тәкъдимнәре 500 меңнән артып киткән була), курьерларга һәм, күпчелек очракта, вахта эшендәге эшче һөнәр вәкилләренә тәкъдим итәләр.

Елның җылы чорында гадәттә төзелеш проектлары тормышка ашырыла. Шуңа күрә төзелештә һәм проектлауда эшләүче белгечләргә ихтыяҗ артуны көтәргә була.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Җәйге чорда, гадәттә, «Туризм, кунакханәләр, рестораннар», «Спорт клублары, фитнес, матурлык салоннары», «Транспорт, логистика, әйбер ташу», «Эшче персонал», «Авыл хуҗалыгы» өлкәләрендә хезмәткәрләргә ихтыяҗ арта.
Эш бирүчеләр сатучыларга, промоутерларга, пешекчеләргә, официантларга, барменнарга, хостесларга, администраторларга, туризм буенча менеджерларга, кер юа торган урыннарда эшләүчеләргә, йөк ташучыларга, курьерларга һәм машина йөртүчеләргә мохтаҗ.
Моннан тыш, җылы вакытта төзелеш проектлары күпләп тормышка ашырыла. Шуңа күрә төзелеш һәм проектлау өлкәсендә эшләүче белгечләргә ихтыяҗ артуны көтәргә була, дигән «Татар-информ» сораштырган белгечләр.
Чыганак: «Татар-информ», Наталья Рыбакова