Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җәен нинди һава торышы булачак?

Татарстанда һава торышы көйсезләнүен дәвам итә. Көчле җилләр, кар һәм мул явым-төшемнәр – синоптиклар март ахырыннан апрель башына кадәр Казанда шундый һава торышы булыр дип фаразлый. Язга һәм җәйгә һава торышы безгә тагын нинди сюрпризлар әзерләвен КФУ галимнәре сөйләде.

news_top_970_100
Җәен нинди һава торышы булачак?
Фото: © Солтан Исхаков / «Татар-информ»

 “Җылы һәм иртә яз булмады”

Быел Татарстанда метеорологик яз гадәти срокларына караганда соңрак килә. Һава температурасы ноль градус күрсәткеченнән тотрыклы рәвештә узып киткәч, чын яз башланачак. Әмма җылы, иртә яз булмады инде, диде профессор, КФУның география фәннәре докторы Юрий Переведенцев.

“Мартта антициклон булганда мондый һава торышы булып алды бездә, уңай температуралар да булды. Әмма хәзер без салкыннар килүне күрәбез. Әмма моның өчен аптырарга кирәкми, циркуляцияләр алмашы аркасында бу март аенда була торган гадәти хәл. Антициклон хакимлек иткәндә, аяз һәм кояшлы булды. Ә хәзер циклоннар чираты китте, алар Атлантикадан яки Урта диңгездән килә. Һава торышы тотрыксыз: көчле җил, кар, өем-өем болытлар. Температура һәм басым тирбәлеше күзәтелә”, - диде профессор.  

Юрий Переведенцев сүзләренчә, март әле кыш ае булып санала. Уртача тәүлеклек температура якынча -5 градусны тәшкил итә. Күпьеллык күзәтүләрдән чыгып караганда, Казанда язын температураның ноль градустан тотрыклы күчеше 31 марттан 2 апрельгә кадәр була, ә кар катламы 9-12 апрельдә эреп бетәргә тиеш.

Профессор әйтүенчә, һава торышының болай көйсезләнүе Татарстанда гына түгел икән. Хәзер бөтен дөньяда стихияле бәла-казалар арта һәм шушы күренешләр сала торган зур матди да елдан-ел арта бара. Әгәр элегрәк Бөтендөнья метеорология оешмасы начар метеокүренешләрдә елына якынча 150 мең кеше һәлак була дип әйткән булса, хәзер исә һава торышына алдан ясалган фаразлар аркасында бу сан кими. Стихияле бәла-казалар арта, ә кеше корбаннары кими.

“Март иң коры 3 ай исемлегенә керде”

Шулай да планетада глобаль җылыну дәвам итә. Бу безнең төбәктә дә күзәтелә. Әйтик, кышын бездә температура 10 елга якынча бер градуска күтәрелә.

“Әгәр мондый тизлек сакланса, инде бу гасыр ахырына ук кышлар ун градуска җылырак булачак. Җәйләр исә акрынрак – ун елга 0,5 градуска җылына. Ләкин бу темп сакланмаска да мөмкин”, - дип саный КФУ профессоры.

КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев фикеренчә, быел март тискәре аномалия белән истә калачак. Язның беренче ае нормадан якынча 1,5 градуска салкынрак булды.

“Март иң коры айларның берсе буларак тарихка кереп калачак һәм явым-төшем иң аз булган 3 ай исемлегенә эләгәчәк. Шул ук вакытта кар ята башлаганнан бирле – 11 ноябрьдән башлап – явым-төшемнәрнең уртача күләме артыграк булган, явым-төшемнәр 25 процентка күбрәк яуган”, - диде ул.

Мартның беренче ике атнасында Казанда бер миллиметр да явым-төшем булмаган. Язның беренче аенда барлыгы 7 мм явым-төшем булган. Әмма, тулаем алганда кар катламы биеклеге быел 71 миллиметрга җиткән, бу исә климатик нормадан югарырак. Кар актив эри һәм хәзерге вакытта метеомәйданчыкларда аның биеклеге 44 см, бу да нормадан 10 сантиметрга биегрәк.

“Апрель җылы, ә июль салкынча булачак”

Юрий Переведенцев вегетация чорына да һава торышы фаразлары белән бүлеште. Вегетация чоры республикада 150 көн чамасы дәвам итә. Бу вакыт игенчеләргә һәм аграрийларга авыл хуҗалыгы белән уңышлы шөгыльләнергә мөмкинлек бирә. Соңгы елларда вегетация чоры җылына бара. Тәүлеклек температуларның язын 5-10 градустан күчеше иртәрәк, ә көзен соңрак күзәтелә башлады. Якындагы айларга һава торышы турында әйткәндә, Юрий Переведенцев озак вакытка ясалган фаразларның 60-70 процентка туры килүен искәртте.

“Россия Гидрометеорология үзәге фаразларына караганда, апрельдә безнең төбәктә уртача айлык температураның 1,5 градуска күтәрелүе көтелә. Апрель җылы булачак. Республиканың көнчыгыш районнарында явым-төшемнәр җитеп бетмәскә мөмкин”, - диде ул.

Безнең төбәктә май аенда температура һәм явым-төшемнәр нормада булыр дип фаразлана. Майда Казанда уртача тәүлеклек температура гадәттә 13,5 градус була, ә явым-төшемнәр 40-45 мм чамасы ява. Июнь аенда Казанда уртача тәүлеклек температура климатик нормада – 17 градустан бераз югарырак булыр дип көтелә. Явым-төшемнәр 60-68 мм чамасы явар дип фаразлана, яшен, көчле яңгырлар да булырга мөмкин.

“Июль исә салкынчарак булыр дип көтелә, температура климатик нормадан түбәнрәк – 20 градустан бераз гына югары булырга мөмкин”, - дип кисәтте КФУ профессоры.

Профессор әйткәнчә, күптән түгел – 2010 елда Казанда июль аенда уртача айлык температура 26,5 градус булган, бу нормадан 6,5 градуска югары. Бу җәйгә булган һава торышы фаразлары бераз үзгәрер дигән өмет бар.

Августта температура нормада – якынча 17 градус булыр дип фаразлана. Җәйнең соңгы аенда явым-төшемнәр 60 мм чамасы явар дип көтелә. Ә менә фаразларга караганда, сентябрь эссе булырга тиеш, температура климатик нормадан бераз югары булачак, явым-төшемнәр кытлыгы булырга мөмкин. Казанда сентябрь аенда уртача айлык температура якынча 11 градус, ә явым-төшемнәр – 50 мм.

Шулай итеп, 2022 елның җәендә температура климатик норма чамасында булачак, бу исемлектән бары тик июль ае гына төшеп кала. Тимур Әүхәдиев аңлатканча, салкын июль җылы кышны компенсацияли. Быел кыш кыскарак булды, нормада 135 көн булырга тиеш кыш 122 көн дәвам итте – бу уртача тәүлеклек температуралар тискәре булган көннәр.

“Көчле җилләр һәм кар”

Якын арада һава торыш нинди булачак? КФУ экспертлары тотрыксыз һава торышы булачак дип ышандыра. Кар да яварга мөмкин, җепшетү ихтималы да бар. Бу үзгәрешләр ничек аңлатыла соң?

“Атлантикадан көнбатыш-көнчыгыш күчеше бара. Әгәр кышын Атлантика җылырак булса, җәен исә ул салкын эффект бирә. Киләсе декадада температура климатик нормага якын булачак”, - дип аңлатты Юрий Переведенцев.

Хәзер безнең территория аша атмосфера фронтлары уза, шулар аркасында тотрыксызлык барлыкка килә. Шуңа күрә көчле җилләр, кар явуы ихтимал. Явым-төшемнәр катнаш булырга мөмкин, әмма яхшы хәбәрләр дә бар – 1 апрельдән башлап язгы температуралар көтелә. Урта диңгездән килгән антициклон безнең төбәккә мул явым-төшемнәр алып киләчәк. Шулай итеп, март аенда булган явым-төшем кытлыгы тулылана башлаячак.

“Хәзер көннәр суытты, соңыннан җылытачак, аннан соң кабат суытачак. Тотрыклы һава торышы күренми әле, алдагы көннәрдә болытлы һәм яңгырлы һава торышы булачак”, - диде профессор.

Россия Гидрометеорология үзәге фаразларына караганда, Казанда апрельнең беренче көннәрендә шактый мул явым-төшемнәр көтелә. Әгәр бу фараз чынга ашса, берничә көн эчендә явым-төшемнәрнең айлык нормасы яварга мөмкин.

“Сыерчык тавышларын киләсе атнада ишетәчәкбез”

КФУ Фундаменталь медицина һәм биология институтының биоэкология, гигиена һәм җәмәгатьчелек сәламәтлеге кафедрасы мөдире, Россия кошларын саклау союзының Казан бүлекчәсе рәисе, профессор Илгизәр Рәхимов һава торышының фенологик процессларга йогынтысы турында сөйләде.

“Узган атналар бик җылы булды, мин хәтта чәчәк атып утырган үги ана яфрагын да күрдем. Аны тану бик җиңел – тузганакка охшаган сап-сары чәчәкләр булса да, нишләптер кайбер кешеләр аны кайвакыт тузганак дип атый. Үги ана яфракларының ике ягы ике төрле. Барлык фенологик күрсәткечләр буенча карасак, бу үсемлек үз вакытында чәчәк аткан”, - диде ул.

Орнитолог әйтүенчә, хәзер кара каргалар күренергә тиеш. Гадәттә апрель ахырында кош балалары ояларыннан оча башлый. “Әти-әниләре” аларны көзен җылы якка очра өчен әзерләп өлгерергә тиеш.

“Кичә Казан тирәсендәге берничә районны урап кайттым. Шуңа игътибар иттем: кара каргаларның өерләре белән утыруын күрмәдем. Бу мине гаҗәпләндерде. Кошларның соңрак оя кора башлавы күзәтелә”, - диде Илгизәр Рәхимов. Казанда кара каргаларның инде ояларына утырган. Чөнки шәһәр читенә һәм аның тирә-ягына караганда шәһәр эчендә температуралар бераз югарырак.

Орнитолог Илгизәр Рәхимов тагын бер кызыклы факт әйтте. Быел акчарлаклар кара каргалар белән бер вакытта диярлек очып кайткан. Шулай ук беренче дулкында кызылтүшләр, солы чыпчыгы да кайткан. Ә менә сыерчыклар әле күренми. Орнитолог әйтүенчә, Казанда сыерчыклар саны бик нык кимегән. Чөнки шәһәрдә кәүсәләрендә куышлар булган карт агачларны кисәләр, ә сыерчык оялары элмиләр һәм шуңа күрә кошларга оя корыр урын юк икән.

Орнитолог сыерчык сайравын киләсе атнада ишетербез дип өметләндерде. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100