Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җәен калка торган чирләр: Татарстанда кызамык белән авыручылар саны 72 тапкыр арткан

Тычкан бизгәген йоктырмас өчен саклану чаралары турында Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина сөйләде.

news_top_970_100
Җәен калка торган чирләр: Татарстанда кызамык белән авыручылар саны 72 тапкыр арткан
Җәй - күпчелек кешенең иң яраткан вакыты, ләкин җәен табигатьтә һәм сәяхәттә очратырга мөмкин булган инфекцияләр турында онытырга ярамый.
Владимир Васильев / «Татар-информ»

Җәй – күпчелек кешенең иң яраткан вакыты, ләкин җәен табигатьтә һәм сәяхәттә очратырга мөмкин булган инфекцияләр турында онытырга ярамый. Татарстанның Баш санитар табибы Марина Патяшина сүзләренчә, экзотик илләргә барыр алдыннан, әлеге ил территориясендә нинди йогышлы авырулар булырга мөмкинлеге турында алдан белешергә кирәк. Бу турыда «Татар-информ»да Елена Фенина яза.

«Туроператор һәм туристик агент туристлар барырга җыенган илләрдә очратырга мөмкин булган йогышлы авырулар турында сөйләргә тиеш. Шуны аңларга кирәк: кайбер илләргә керү чикләнгән һәм чикләү чаралары бар. Мәсәлән, сары бизгәккә (желтая лихорадка) каршы прививка ясалмаган булса, Африканың 32 иле һәм Көньяк Американың 12 иленә керү тыела», – дип сөйләде «Татар-информ» да узган матбугат конференциясендә Марина Патяшина.

Марина Патяшина: «Кергәндә вакцинация мәҗбүри булмаган, ләкин бик киңәш ителгән илләр бар».

Фото: © Абдул Фархан / «Татар-информ»

Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан территориясендә ял алдыннан прививка ясатырга мөмкин булган берничә пункт эшли. Вакцинация сәяхәткә 2 атна кала үткәрелә, һәм иммунитет гомер буе саклана. Вакцинациядән соң кешегә халыкара таныклык бирелә.

«Кергәндә вакцинация мәҗбүри булмаган, ләкин бик киңәш ителгән илләр бар. Болар, мәсәлән, менингококк инфекциясенә, А вируслы гепатитка яки корсак тифына каршы вакцинация. Моннан тыш, профилактика өчен препаратлар кабул итәргә кирәк булуы әйтелгән берничә ил бар. Мисал өчен, маляриядән. Бу – малярия буенча эндемик булган илләрдә черкиләр аша йога торган авырулар», – дип аңлатты Татарстанның баш санитар табибы.

Халыкара статистика буенча, быел кызамык авыруының 84 мең очрагы теркәлгән.

Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ»

Кызамык чит илдән кергән

Кызамык кебек инфекция дә чит илләрдән кергән, дип санала. Халыкара статистика буенча, быел кызамык авыруының 84 мең очрагы теркәлгән. Марина Патяшина әйтүенчә, бүген дөньяда кызамык инфекциясе буенча имин булган бер генә урын да юк.

«2022 елда кызамык авыруы илнең 17 субъектында теркәлгән һәм 102 очрак булган, ә бүгенге көндә бу инде – 63 субъект, ә очраклар саны – 3725. Татарстан Республикасын алсак, 2022 елда Таҗикстаннан кертелгән 1 генә очрак булды. Ә менә 2023 елда инде 72 кызамык очрагы ачыкланды, шул исәптән 32 балада», – дип сөйләде ул.

Татарстанның баш санитар табибы сүзләренчә, кызамык авыруы очраклары Таҗикстан, Кыргызстан һәм республиканың прививка ясатмаган кешеләре арасында теркәлгән.

«Хәзер Татарстанда кызамыкка каршы чистарту вакцинациясе уза, һәм без элек прививка ясатмаганнарга прививка ясыйбыз».

Фото: © Салават Камалетдинов / «Татар-информ»

Балага 1 яшь тулгач, кызамыктан прививка ясыйлар, 6 яшендә ревакцинация үткәрәләр. Риск төркеменә керүче өлкәннәр 55 яшькә кадәр прививка ясатырга тиеш. Болар – күп кеше белән эшләүчеләр: медицина хезмәткәрләре, мәгариф өлкәсендә эшләүчеләр һәм вахта ысулы белән эшләүчеләр.

«Хәзер Татарстанда кызамыкка каршы чистарту вакцинациясе уза, һәм без элек прививка ясатмаганнарга прививка ясыйбыз. Республикада вакцина җитәрлек, бары тик яшәү урыны буенча поликлиникага мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шулай ук дифтерия, столбняк һәм кызамыкка каршы прививкалар буенча да прививка статусын белү кирәк булачак. Бу прививкалар мәҗбүри. Дифтерия һәм столбняк һәр 10 ел саен ясалырга тиеш, һәм кызамыктан прививка 25 яшькә кадәрге хатын-кызларга мәҗбүри рәвештә ясала», – дип аңлатты ул.

А вируслы гепатит һәм корсак тифы кебек эчәк инфекцияләрен ешрак Һиндстан, Таиланд, Таҗикстан, Үзбәкстан һәм Азия илләреннән йоктырып кайталар. Бу авыруларга каршы прививка да бар.

«Ул юлга чыкканчы 2 атна алдан ясала. Инфекция йоктыру куркынычы зур булган илләргә килгәч, шәхси гигиенага зур игътибар бирелергә тиеш. Бигрәк тә эссе чорда. Кулларны юарга яки антисептик кулланырга мөмкинлек булырга тиеш. Азык-төлекне урамнан сатып алмаска тырышыгыз, экзотик ризыкларны кайнар су белән юганнан соң гына ашагыз», – дип кисәтте Татарстанның Баш санитар табибы.

Денге бизгәген черки тарата

Черкиләр күп булган илләрдә малярия һәм Денге бизгәген йоктыру куркынычы бар. Ел саен Роспотребнадзор авыруларның читтән кертелгән очракларын теркәп бара.

«6 ел эчендә без Таиланд һәм Шри-Ланкадан йоктырып кайтылган 16 Денге бизгәген теркәдек. 2018 елдан бирле 9 малярия очрагы булды. Бу авырулар нигездә Танзания, Руанда, Чад Республикасы һәм Гана Республикасы кебек Африка илләреннән кайта. Быел бездә малярия очраклары юк, Таиландтан Денге бизгәген йоктырып кайту буенча 1 очрак булды», – дип сөйләде республиканың Баш санитар табибы.

«Денге бизгәге җиңел дәвалана, иң мөһиме – медицина ярдәме сорап вакытында мөрәҗәгать итү. Ләкин бездә маляриядән хәтта үлем очрагы да булды. 2020 елдан 2022 елга кадәр Татарстан халкында Танзания, Төркия, Чад, Руанда кебек илләрдә булып кайтканнан соң маляриянең 5 очрагы теркәлде, шул исәптән 1 үлем очрагы. Ул кеше медицина ярдәме сорап бик соң мөрәҗәгать иткән», – дип сөйләде Марина Патяшина.

Быелның 5 аенда Татарстанда талпан боррелиозының 22 очрагы теркәлгән.

Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»

Талпаннар да, тычканнар да...

Марина Патяшина Татарстанда ял итүчеләргә урманда һәм дачаларда булган куркыныч турында онытмаска киңәш итте.

«Табигатьтә ял иткәндә талпан инфекциясен эләктерү куркынычы һәрвакыт бар. Бу – талпан энцефалиты һәм талпан боррелиозы. Илебезнең талпан инфекцияләре куркынычы зур булган эндемик территорияләренә килгәндә, болар – Себер, Урал, Ерак Көнчыгыш, Башкортстан Республикасы, Свердловск, Вологда, Новгород, Киров өлкәләре, Удмуртия һәм Пермь крае. Татарстан Республикасының 30 районы, шул исәптән Казан һәм Чаллы. Бүгенге көндә талпаннар тешләүнең 5834 очрагы теркәлгән, шул ук вакытта аларның 1500е – балаларда. Бу – күпьеллык уртача күрсәткечтән 2 тапкыр артык», – дип сөйләде Марина Патяшина.

Быелның 5 аенда Татарстанда талпан боррелиозының 22 очрагы теркәлгән. Мөслим районыннан 5 яшьлек кызда талпан вирусы энцефалитының бер очрагы ачыкланган, дип хәбәр итте республиканың Баш санитар табибы. Бу – соңгы берничә елда Татарстан территориясендә беренче шундый авыру очрагы.

Марина Патяшина инфекция йоктыру куркынычы зур булган районнарга барырга 2 атна кала энцефалитка каршы прививка ясатырга һәм ярты елдан соң ревакцинация үткәрергә киңәш итә.

«Дача ялын яратучылар өчен бөер синдромы белән геморрагик бизгәк куркынычы бар. Моның турында да әйтмичә кала алмыйм. Бүгенге көндә республика территориясендә 223 тычкан бизгәге очрагы теркәлде. Бу – узган елгыдан 4 тапкырга күбрәк. Инфекция очракларының 70 проценты дача участокларында һәм урманда йоктырылган», – дип сөйләде Марина Патяшина.

Республиканың баш санитар табибы Татарстан халкын дачаларда җыештыру эшләре башкарганда саклык чараларын үтәргә чакырды. Коры җирләрне һәм участокны җыештыру вакытында инфекция йоктыру куркынычы бар.

«Урманга алып барган азык-төлек җирдә, ачык урында ятарга тиеш түгел. Әгәр дә учак ягу өчен утын җыйсагыз, аннан соң кулларыгызны юарга кирәк. Ял итү өчен кояшлы һәм җилләтелә торган урын сайлагыз», – дип киңәш итте Марина Патяшина.

Итне утын ягып кыздыру яхшырак, чөнки күмердә күп күләмдә бензопирен бар – бу канцероген матдә иткә дә сеңә.

Фото: © «Татар-информ»

Итне утын ягып кыздыру яхшырак

«Әгәр тавык шашлыгы кыздырылып бетерелмәсә, сальмонеллез йоктыру куркынычы бар. Шуңа күрә аны әзерләү технологиясенә игътибар итәргә кирәк. Итне, һичшиксез, сыналган урыннарда гына сатып алырга кирәк, аны үзең маринадлау яхшырак. Микроблар маринадны яратмый, ләкин аны да артык күп салырга ярамый, бигрәк тә ашказаны-эчәк юлы белән проблемалары булганнарга», – дип сөйләде ул.

Марина Патяшина шашлыкны яшелчәләр белән бергә ашарга киңәш итә. «Итне утын ягып кыздыру яхшырак, чөнки күмердә күп күләмдә бензопирен бар – бу канцероген матдә иткә дә сеңә», – дип сөйләде Марина Патяшина.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100