Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җәен бакча җиләген чиләкләп җыяр өчен, язын ни эшләргә?

Яфракларны йолкып алмагыз, матур итеп кенә кисегез.

news_top_970_100
Җәен бакча җиләген чиләкләп җыяр өчен, язын ни эшләргә?
https://pixabay.com

Бакча җиләген дөрес иттереп тәрбияләсәң, мул уңыш та җыеп алырга була. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Җиләк чәчәк атканчы берничә эшне башкарырга кирәк. 

Башта үсемлекне кисәләр. Иске яфракларын алып ташлыйлар. Алар җиләкнең энергиясен алып утыра. Иске яфракларда авырулар һәм корткычлар да була. Яфракларны йолкып алмагыз, матур итеп кенә кисегез. Үсемлекне бакчага таратып үрчетергә җыенмасагыз, зур җиләкләр үстерергә теләсәгез, мыекчаларны да кисеп алыгыз.  

Җиләкнең төбен йомшартыгыз. Иске мульчаны алып ташлагыз. Бик тирән казымагыз, йомшак тамырларны зарарларга ярамый. Төпләрне йомшарткач, ылыслардан, саламнан яки пычкы чүбеннән яңа мульча җәегез.

Җиләккә ашлама кертергә онытмагыз. Гадәттә, комплекслы ашламалар кулланалар. Аларда азот, фосфор һәм калий була, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100