Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Аек яңа ел". Башкортстанда Яңа ел бәйрәмнәрендә бер көн алкоголь сатылмаячак

Проект беренче укылышта, киләсе пәнҗешәмбедә кабул ителер дип көтелә.

news_top_970_100
"Аек яңа ел". Башкортстанда Яңа ел бәйрәмнәрендә бер көн алкоголь сатылмаячак
pixabay.com

Башкортстан хакимияте алкоголь сатуга яңа чикләү керткән — ул хәзер Яңа ел ялларында да гамәлдә булачак. 3 гыйнварда алкогольне азлап сатуны тыю турында төзәтмә проектын Республика Корылтаена тәкъдим иткәннәр. 4-6 гыйнварда көннең беренче яртысында спиртлы эчемлекләр сату вакытын чикләү планлаштырыла, дип хәбәр итте Башкортстан ресубликасы башлыгы администрациясе җитәкчесе Александр Сидякин. Бу хакта «Коммерсантъ» яза.

Сидякин бу карарны «янгыннар, исерек хәлдә кылынган күңелсезлекләр, гадәттә 4-5 гыйнвар көннәрендә була» дип аңлатты.

Администрациядә бу проект беренче укылышта, киләсе пәнҗешәмбедә кабул ителер дип уйлыйлар.

Сидякин әйтүенчә, бу инициативаны кабул итү җиңел булмаган, чөнки ул «Башспирт» дәүләт холдингы директорлар советын җитәкли.

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров бу инициативаны хуплаган. Алкоголь сату тыелган көннәрдә контрафакт продукция сатуны контрольдә тотарга һәм спорт, күңел ачу чаралары санын арттырыга кирәк дип әйткән.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100