Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Исерек хатыныма кул күтәргәннән соң күз яшьләре белән еладым»

Хатын-кызларга шәраб белән нервыларны тынычландырырга киңәш биргән табибларны да, танышларны да күрә алмыйм. Кайгыны басам дип, бокал төбеннән башлыйлар да, соңрак тулы шешә дә җитми башлый. Туктый белмиләр бит, каһәр, туктый белмиләр...

news_top_970_100

Рәмзия белән яратышып өйләнештек. Һәр көнне бергә, иңне иңгә куеп, бер-беребезгә терәк була белеп, дөньяга сөенеп яшәдек. Зур сөюдән бер елдан соң улыбыз Әмир туды. Хатыным ана булгач, бөтенләй нечкә күңелле кешегә әйләнде. Бөтен булган мәхәббәтен балага бирергә тырышты. Бәхетебезгә сөенеп туя алмадык. Әмма язмыштан узмыш юк. Әмиргә 8 ай булгач, аның өстенә кайнап торган су түгелде. Күп санлы тән җәрәхәтләре алган улыбыз үлеп китте.

Рәмзия аның үлемен бик авыр кичерде. Үз-үзен гаепләп, төннәрен мендәр белән авызын каплап, эт кебек улады. Бөтенләй депрессиягә бирелеп китеп, беркем белән сөйләшмәс булды. Бармаган психологлар, неврологлар калмады.

Рәмзиям, Ходай шулай теләгән бит, үз-үзеңне алай бетермә. Миңа болай да авыр. Сине мондый халәттә күрү – икеләтә авыр. Тормыш моның белән бетмәс, үстерербез әле тагын балалар, ишетәсеңме? Син миңа кирәк, - дип әйтеп, аны тынычландырырга тырыштым. Әмма файдасыз.

Соңрак, бераз тынычлана төшкәч, Рәмзия табибларга йөри башлады. Мин инде барысы да яхшыга таба дип ниятләдем.

Бер кичне эштән кайткач, фатирыбызда кунаклар бар икәнен ишек төбеннән үк аңладым. Рәмзия дус кызлары белән кухняда шәраб эчеп утыра иде. Мин аларга сүз әйтмичә, бүлмәмә кереп яттым. Бу утыру аңа бушанырга булышыр, дидем.

Башка көнне кунаклар булмаса да, Рәмзия һәр кичне бокал белән йөри башлады. Көннән-көн шәрабнең күләме арта барды.

Син артык мавыга башладың түгелме, Рәмзия? Көн саен хәтта мин дә эчмим.

Табиблар шәрабне сәламәтлеккә файдалы диделәр, ә мин алар белән килешәм. Син борчылма, әлегә ул миңа кирәк, - дип җавап бирде. Мин түземсезлек белән хатынның тынычланганын көтә башладым. Әмма бу хәл яхшыга таба бармады. Бокал гына Рәмзиягә җитмәс тоелды. Бер бокал урынына икешәр, аннары өчәр, дүртәр һәм бер шешәгә әйләнде. Ә исергәч, ул төннәрен миңа ябырыла башлады.

Минем исерек хатын белән йоклыйсым килми, аңла шуны, айнырга вакыт, - дип әйткәч, истерикага бирелеп, еларга тотына иде. Бу көннәр кабатланып, тәңкәмә тиде.

Тагын бер кичне, эштән кайтып, шул ук картинаны күргәч, түзмәдем. Хатынымны тотып селкиселәрем килде. Тагын кычкырып, миңа холкын чыгара башлагач, кулым аның йөзенә менеп төшкәнен сизмичә дә калдым. Үземне томандагы кебек хис иттем. Аек баштан исерек хатыныма кул күтәргәннән соң күз яшьләре белән еладым. Ә ул хәтта сукканны аңламады да.

Мин хәзер гомере буе исерек ирләр белән тормыш иткән барлык хатын-кызларның халәтен күзаллый идем. Гомеремдә дә бу хәлгә калырбыз дип уйламадым. Бер көнне айнытырга дип система куйдырмакчы идем, ә ул җеннәре котырган сыман, миңа тырнаклары белән ябышып: «Җибәр! Җибәр мине! - дип тартышты, - Әле син аңламадыңмыни? Безнең киләчәк юк бүтән!» – диде.

Нишләп алай кыланасың син, Рәмзия? Булыр әле тагын балалар! Ахырзаман түгел бит.

Кадерләп үстергән балаңны язмыш синнән тартып алгач, яшәүдән нинди мәгънә соң?!

Бүген мин Рәмзия белән әле дә тормыш итәм. Хатыным нинди булса да, аны ташлап китә алмыйм. Мин китсәм, газ плитәсендә кайнап торган чәйнекне дә сүндермәячәк бит ул. Үземне шундый бәхетсез итем тоям. Кайчак урамга чыгып: «Ходаем, нигә мин?!» – дип акырасым килә. Ир булсам да, үкереп-үкереп елыйсым килә…

Марат Әмирханов

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 14 гыйнвар 2024
    Исемсез
    Туганнары ни карый
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100