Альцгеймер авыруын нинди симптомнар буенча ачыкларга мөмкин? Аның үсешен туктатып буламы? «Аргументы и Факты» әлеге сорауларга җавап эзләгән.
Бу сораулар күпләрне борчый, яшь барган саен, алар аеруча актуаль була бара. Чөнки бу чир – иң авыр һәм куркыныч авыруларның берсе. Аны һәрвакытта да алдан фаразлап булмый, аның үсешенә бик күп факторлар йогынты ясарга мөмкин.
Врач-гериатр, невролог Валерий Новоселов сүзләренчә, авыруны иртә ачыклау бик мөһим. «Әлегә без аны дәвалый белмибез, ләкин аның үсешен акрынайта алабыз. Патологик процесс никадәр иртәрәк ачыкланса, аның үсеш тизлеге шулкадәр акрынрак булачак», – ди ул.
Шунысын билгеләп үтү мөһим: субъектив, җиңел һәм уртача когнитив тайпылышлар – ул әле деменция түгел. Һәм ул деменциягә әйләнәчәк, дип тә әйтеп булмый.
Шуны да әйтергә кирәк: әлеге авыруны булдырмау өчен медикаментоз чаралар, БАДлар бүгенге көндә әле уйлап табылмаган.
«Когнитив тайпылышлар вакытында бөтен көчне аларның деменция стадиясенә күчүен кисәтү һәм акрынайтуга куярга кирәк, – дип киңәш итә доктор Новоселов. – Бу вакытта баш мие әле пластиклыгын саклый, аның әле зур булмаган когнитив резервлары була. Деменция башлангач, алар инде булмаячак».
Шуңа күрә, когнитив үзгәрешләрнең кайчан башлануын аңлау мөһим. Менә бу халәтнең типик билгеләре:
- Яңа мәгълүматны истә калдыру һәм кабатлау белән бәйле кыенлыклар.
- Яңа мәгълүмат күләмен истә калдыру сәләте кимү.
- Сөйләм ярлылану һәм акрынаю.
- Кирәкле сүзләр таба алмау һәм катлаулы фикерләрне бәян итүдә кыенлыклар.
- Сөйләү процессында фикерне югалту.
- Фикерне формалаштыра һәм/яки аны тәмамлый алмау.
- Игътибарны туплау сәләте кимү.
- Абстракт фикерләү чикләре кысылу.
- Фикерләү сыгылмалылыгы булмау.
- Нәфис хәрәкәтләр, бигрәк тә язу моторикасы начараю.
- Киңлек-визуаль ориентация бозылу.
- Юмор хисе үзгәрү.