news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Аджика рецепты: тәҗрибә дә, күп әйбер дә кирәкми, ә тәме – телеңне йотарлык

news_top

Киңәшләр сайтында аджика рецепты чыкты. «Хәтта тәҗрибәсез хуҗабикә дә ясый ала, ингредиентлар аз, ә тәме – телеңне йотарлык», – дип язалар бу рецепт турында.

Традицион аджиканың нигезе – томат һәм борыч.

Кирәк

  • 2 кг өлгергән, итләч помидор
  • 2 кг кызыл татлы борыч
  • 400 г кызыл ачы борыч
  • 400 г сарымсак
  • 100 г тоз
  • 150 г шикәр комы
  • 100 мл 9 %лы аш серкәсе

Мөһим ньюанс – продуктлар чистартылмаган килеш үлчәнә. Бу күләмнән якынча 4 литр әзер аджика чыга.

Сарымсак әзерләүгә аерым игътибар бирелә. Сарымсак тешләрен кайнар суга салырга (суның кайнарлыгы бармак пешмәслек булсын) һәм 15-20 минутка калдырырга. Шуннан соң ул бик тиз чистарыр.

Барлык яшелчәләрне дә турыдан-туры зурлыгы 4,5 литрдан ким булмаган кәстрүлгә иттарткычның уртача рәшәткәсе аша чыгарырга. Масса кайнап чыккач, тоз, шикәр һәм аш серкәсе өстәргә.

«Аджика куера башлагач, һәм куе белән сыек өлеше аерылгач – ризык әзер дигән сүз», – дип аңлата хуҗабикә. Бу процесс гадәттә 25-30 минут вакытны ала. Әзер продуктны стериль банкаларга тутырып, ябып куялар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар