Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Аджика» – борычлы аштәмләткеч рецепты

news_top_970_100
«Аджика» – борычлы аштәмләткеч рецепты
Ләйсән Вәлиева фотолары

Бакча уңышыннан кышка әзерләнә торган әлеге аджика артык ачы булмый, ипигә ягып ашарга да тәмле.

Кирәкле яшелчә һәм тәмләткечләр: 2,5 килограмм помидор, 1 килограмм кишер, 1 килограмм баллы борыч, 100 грамм кузаклы ачы кызыл борыч, 200 грамм сарымсак, тәменчә тоз, 1 стакан шикәр комы, 1 стакан көнбагыш мае, 1 стакан 9 процентлы аш серкәсе.

Помидор, кишер, баллы һәм ачы борычларны юып-чистартып иттарткычтан чыгарырга. Аннары кәстрүлгә салып бутап, газ плитәсенә куярга. Кайнап чыккач, тәменчә тоз, шикәр комы, көнбагыш мае һәм аш серкәсе өстәргә. Талгын утта 1 сәгать пешерергә.

Соңыннан сарымсак сытарга һәм тагын 10 минут тирәсе кайнатып алырга.

Әзер аджиканы стериль банкаларга (әлеге рецепт буенча 0,5 литрлы 7-8 банка чыга) тутырып, тимер капкач белән ябарга.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100