news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Адвокат телефонда чит кешенең документларын саклау куркынычы турында кисәтте

news_top

Телефонда чит кешеләрнең документларын саклау җинаять-хокукый куркынычларга китерергә мөмкин. Бу хакта адвокат, Россия Федераль адвокатлар палатасы киңәшчесе, Россия яшь адвокатлары берлеге рәисе Екатерина Худова «Газета.Ru» басмасына биргән аңлатмасында белдерде.

Аның сүзләренчә, шәхси мәгълүматларны кешенең законлы рәвештә алу-алмавы, шулай ук аларны сакларга яки кулланырга хокукы булу-булмавы мөһим. Башка кешенең паспорты фотосының телефонда булуы гына җинаять саналмый. Көнкүрештә дә, мәсәлән, туганы билет сатып алу яки бронь ясау өчен документ күчермәсен үзе җибәргән очракта, автомат рәвештә җинаять җаваплылыгы барлыкка килми.

Адвокат ассызыклаганча, хезмәт вазыйфалары буенча документларга керү мөмкинлеге булу клиентларның документларын шәхси телефонга күчереп алырга яки моның ихтыяҗы беткәч тә сакларга хокук бирми. Әгәр мәгълүматлар инде кирәк булмаса, ул телефонның фотолар галереясен, йөкләнгән файлларны, хәбәр алышу тарихын һәм болыттагы күчермәләрне тикшерергә киңәш итте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар