
Мәктәпләрдә акча җыюда катнашу ата-аналар өчен мәҗбүри түгел, ә ирекле булырга тиеш. Бу турыда адвокат, «Каретников, Батдалгаджиев һәм партнерлар» адвокатлар коллегиясен гамәлгә куючы Олег Каретников әйтте, дип яза РИА «Новости».
«Дәфтәрләр, кәгазь, кулерлар, сак хезмәте, сәфәрләр, бүләкләргә акча җыю – болар барысы да күптән инде мәктәп тормышының гадәти өлешенә әйләнде. Ләкин инициатива белән законсыз таләп итү арасында чик кайда? Акча тапшыру – бурыч түгел, ә ирекле карар», – дип ассызыклады юрист.
Гамәлдәге законнар нигезендә, укучыларны барлык кирәкле әйберләр белән тулысынча дәүләт тәэмин итә, ди ул.
«Барлык төп чыгымнар – ремонт, сак хезмәте, дәреслекләр, техника, бинаны карап тоту – барысы да бюджет хисабына тәэмин ителә. Хәтта эш дәфтәрләре, методик материаллар һәм күрсәтмә әсбапларын да, кирәк булган очракта, мәктәп бушлай бирергә тиеш», – диде Каретников.
«Әгәр сезгә «барысы да тапшырды» яки «шулай тиеш» диләр, ә сез акча бирергә теләмисез икән – берәү дә сезне мәҗбүр итә алмый. Ата-аналарның финанс мөмкинлекләре төрле, һәм бу – нормаль. Баш тарткан өчен ниндидер тискәре мөнәсәбәт булырга тиеш түгел», – ди адвокат.
Белгеч сүзләренчә, ата-аналар чатында яки укытучылар ягыннан басым яки янаулар булган очракта, мәктәп директорына, Мәгариф департаментына яки Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең җирле бүлегенә, ә җитди хокук бозулар булганда, прокуратурага яки полициягә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
«Укытучыларга бүләкләр алу, сәфәрләргә бару, сыйныфларны бизәү һәм башкалар – болар барысы да мәҗбүри программадан тыш эшләнә торган эшләр. Димәк, мондый чыгымнарга кушылу – бары тик ирекле булырга тиеш», – ди юрист. Ул акча җыюда катнашуны рәсми иганә яки учреждение белән килешү буларак рәсмиләштерергә киңәш итә.
Белгеч фикеренчә, әгәр акча җыюны ата-аналар комитеты оештыра икән, «чыгымнар гади һәм аңлаешлы итеп исәпләнсен» өчен, үтә күренмәлелекне таләп итәргә кирәк, диелә хәбәрдә.