news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Адвокат: Интернетта пост язган өчен җинаять җаваплылыгы булырга мөмкин

news_top

Социаль челтәрләрдә урнаштырган постлар өчен җаваплылыкка тартырга мөмкиннәр. Бу хакта RT белән әңгәмәдә адвокат Виталий Богомолов хәбәр иткән.

Эксперт әйтүенчә, социаль челтәрләрдәге постлар һәм репостлар өчен эшләр еш очракта РФ Җинаять кодексының 282 нче маддәсе («Экстремизм») нигезендә ачыла. Законда җенес, раса, милләт билгеләре буенча нәфрәт уяткан өчен җаваплылык каралган. Моннан тыш, 319 нчы маддә бар. Ул хакимият вәкилен халык алдында мыскыллау өчен җаваплылык билгели. Постта яки комментарийда сүз конкрет полиция хезмәткәре, прокурор яки депутат турында барганлыгы төгәл язылган булган очракта, хурлау сүзләре өчен, әлеге маддә нигезендә җавап бирергә туры киләчәк, дип яза «Татар-информ».

Шулай ук, адвокат сөйләгәнчә, дин тотучыларның хисләрен мыскыллау, нацизмны аклау, яла ягу һәм шәхси тормышның кагылгысызлыгын бозу да җинаять эше ачу өчен сәбәп булырга мөмкин.

Моннан тыш, Богомолов билгеләп үткәнчә, социаль челтәрләрдәге аккаунтларны ватып кергән өчен дә җәза каралган. Җаваплылык хәтта корбанның мәгълүматларын уйлап чыгарылган исемнән язган очракта да билгеләнә, чөнки социаль челтәрләрнең администрацияләре шәхесне ачыкларга ярдәм итә торган техник белешмәләрне тиешле органнарга тапшыра, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар