Адвокат: «Эштән ручка, карандаш, кәгазь алып киткән өчен җинаять җаваплылыгы яный»
Хезмәткәр компания милкен үзләштергән өчен, җаваплылыкка тартылырга мөмкин. Бу очракта канцелярия кирәк-яраклары да шул исәпкә керә. Урланган әйберләрнең бәясенә һәм эшнең шартларына карап, җәза штрафтан алып ике елга кадәр иректән мәхрүм итүгә кадәр булырга мөмкин. Бу хакта адвокат Александр Зоринга сылтама белән «Татар-информ» яза.
Юрист сүзләренчә, законда арзан бәяле офис кирәк-яракларын урлау өчен аерым категория каралмаган. Әгәр үзләштерелгән ручка, блокнот һәм башка кирәк-яракларның бәясе 2,5 мең сумнан артмаса, хокук бозучыга административ җәза – штраф яки 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алу янарга мөмкин. Әлеге чиктән арткан очракта җинаять эше кузгатылуы ихтимал.
«Күрсәтелгән суммадан арткан очракта урлау турындагы маддә нигезендә җинаять җаваплылыгы каралган, җәза ике елга кадәр иректән мәхрүм итү булырга мөмкин. Катлауландыра торган шартлар булганда яки законда каралган кабатлану очрагында бәясе түбәнрәк булган милекне урлаган өчен дә җинаять җаваплылыгы янарга мөмкин. Димәк, урланган әйберләр саны, беренче чиратта, аларның гомуми бәясен билгеләү өчен әһәмияткә ия», – дип белдергән Зорин.
Моннан тыш, эш урынында урлау хезмәткәрне эштән азат итү өчен нигез булырга мөмкин. Адвокат аңлатканча, хокук бозу факты билгеләнгән тәртиптә расланган очракта, эш бирүче Россия Федерациясенең Хезмәт кодексы нигезендә шундый карар кабул итәргә хокуклы. Дәлилләр сыйфатында видеокүзәтү камералары язмалары, инвентаризация нәтиҗәләре һәм шаһитларның күрсәтмәләре кулланылырга мөмкин.
Шул ук вакытта хезмәткәрдә офис кирәк-ярагы булу гына урлау фактын расламый: урлау булганын дәлилләргә кирәк, дип билгеләп үтте Зорин.