Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Адвокат дини китапларны тыю турында: «Исламофобиягә караганда, монда наданлык күбрәк»

Адвокат Равил Тугушев дини китапларны тыюга бәйле суд эшләрендә катнаша. «Интертат»ка ул соңгы елларда мондый суд эшләренең ни сәбәпле артуын һәм бу тенденциянең сәбәпләрен аңлатты.

news_top_970_100
Адвокат дини китапларны тыю турында: «Исламофобиягә караганда, монда наданлык күбрәк»
Рамил Гали

Мәгълүмат өчен: Самара шәһәре Красноглин район суды карары, ул Ибн Касир тәфсиренең ике томын һәм Ас Саади тәфсиренең бер томын тыйды. Моңа карата ике апелляцион шикаять бирелде. (РФ Мөфтиләр шурасыннан, тәрҗемәче Эльмир Кулиевтан һәм нәшир Асламбек Эжаев (Чечня) шикаяте).

Август аенда Татарстанның Лаеш районы суды, Идел буе федераль округының Түбән Новгород Транспорт прокуратурасы таләбе буенча, Әл Бохари хәдисләре җыентыгын («Умма» нәшриятында 2007 елда чыккан җыентыкны), Ас Саади тәфсирен («Умма» нәшрияты, 2008 елда чыккан), «Булюгаль-Марам. Достижение цели в уяснении основ Шариата» җыентыгын (Эжаев, 2008) РФ Юстиция министрлыгының экстремистик материаллары исемлегенә кертте.

Равил Тугушев Лаеш районы судына бу китапларның ничек килеп эләккәнен сөйләде.

Гомрәгә баргач, бер кешегә Согуд Гарәбстанында шушы китапларны бүләк иткәннәр, ягъни ул бүләк ителгән басмаларны алып кайткан була. Ә таможня хезмәткәрләренә, нишләптер, бу китаплар ошамый, аларны экспертизага җибәрәләр.

Бу кешенең Казанда рестораннар челтәре бар. Ул бернинди дә экстремист түгел, ә законнарны үтәп яшәүче гап-гади кеше. Аны экстремистик материаллар алып кайтуда гаепләделәр.

Самарада «Красный Пахарь» дигән җәмәгать булган, оешма вәкилләрен экстремизм өчен дә җәлеп иттеләр. Тентү вакытында аларда шушы китаплар да табылган. Башта ФСБ экспертлары экспертиза үткәрде, анда ике лингвист –эксперт. Соңыннан Самара университетыннан психолог җәлеп иттеләр, ул экспертиза уздырды. Бу тикшерү вакытында Самара мәчете имамы Наил Сөләймановтан сорау алдылар. Бу мәчет Үзәк Диния нәзарәте составында бугай. Бу имам, сорау алган вакытта, Ас Саади тәфсирендә экстремизм бар, дип белдерде. Ягъни, мөселман булган имам бу китапларны тыюга ярдәм итте.

Экспертиза бу китапларга бәя бирә алырлык компетенциягә ияме?

Бу гаепләүләрнең нигезендә чын наданлык ята. Чөнки Аллаһ сүзләрен тыярга ярамый. Аларда, әлбәттә, бернинди дә экстремизм юк.

Экспертиза уздыру өчен безнең тарафтан кимендә ике эксперт оешмасы тәкъдим ителүгә карамастан, Красноглин район суды компетентлы булмаган белгечләр җәлеп итте – Волгоград шәһәрендәге «Южный экспертный центр». Бу экспертлык үзәгендә гарәп телен белгән бер генә белгеч тә юк. Тыелган барлык китапларда да, рус тексты белән беррәттән, гарәп тексты да бар. Гарәп телен белмичә, китаптагы мәгълүматны аңлау, өйрәнү мөмкин түгел. Бер генә белгечнең дә дин гыйлеме буенча фәннәр кандидаты исеме дә юк. Калган лингвист-белгечләр һәм психолог исламны һәм Коръәнне өйрәнү буенча гыйльми дәрәҗәгә ия түгел. Суд утырышында сорау алу барышында алар үзләре төзегән экспертизаның нигезсез булуын расладылар, дияргә була.

Ә бу экспертлар ул басмаларны гаепләрлек нинди кимчелекләр тапты?

Ас Саади тәфсирендә «яһүдиләрне, христианнарны үзегезгә дус итмәгез» дигән гыйбарә

ул. Ягъни, дус итеп алмагыз диелгәч, димәк, дошманлашу дип аңлый моны эксперт. Экспертлар өчен ниндидер урталык юк. Ягъни, күршеңә дус булмыйча, әйтик, битараф булырга да мөмкин, ләкин экспертлар дус булмауны. ни өчендер, нәкъ менә дошманлашу дип аңлата.

Бу китапларны тыю мөселманнар өчен нинди нәтиҗәләргә китерә?

Бу китапларны гомуми кулланылыштан алырга туры киләчәк. Әлеге китапларны таратуга, нәкъ менә массакүләм таратуга карата җаваплылык барлыкка килә. Аларны сакларга, укырга, өйрәнергә ярый, әмма бу китаплар гомуми кулланылышта булырга тиеш түгел. Һәм, әлбәттә, бу хезмәтләрне гамәлдән чыгарырга туры киләчәк.

Икенчедән, бу киләчәктә башка басмаларны да тыюга китерергә мөмкин.

Дини китапларны шулай җиңел генә тыю... Ни сәбәпле шулай?

Чөнки безнең экстремизмга каршы көрәш законы камил түгел. Конкрет басмалар тыела һәм рөхсәт ителә. Ягъни шул ук бер китап тыелырга да, рөхсәт ителергә дә мөмкин.

Мисалга Свердловск өлкәсенең Невьянск һәм Артемьевск судларының 2014 елгы карарларын китерәм. 2014 елда Невьянск суды Ән Нәвави хәдисләрен тыйды. Ә Артемьевск суды Ән Нәвавиның «Сады праведных» китабын тыйды. Экстремистик материаллар исемлегендә бу китаплар бары тик 2018 елның 5 декабрендә генә барлыкка килде. Шул сәбәпле, шикаять бирү сроклары үтте, һәм без җибәргән шикаятьләр, сроклары үтү сәбәпле, кире кайтарылды.

Октябрьский судының да бу китапларны тыю карары бар.

2016 елда Оренбург өлкә суды Ән Нәвавиның 40 хәдисеннән һәм «Сады праведных» китабыннан тыюны алды, әмма башка елда чыккан басмалардан.

Парадокс килеп чыга: 2008 һәм 2014 елда чыккан китапларны тыю турында карар һәм бу тыюны гамәлдән чыгарган карар да бар.

Бу мәсьәлә төрле дәрәҗәләрдә күтәрелде, шул исәптән, Иҗтимагый палатада да. Судларның дәрәҗәсен күтәрү мәсьәләсен күтәргән идек. Бу эшләрне өлкә судлары карарга тиеш. Әйтик, «Крепость мусульманина» дигән китапны тыйдылар. Бу – догалар китабы, һәм анда нинди экстремизм була алуы аңлашылмый. Хәзер бездә 4 суд карары бар, болар: Благовещенск, Хабаровск һәм Курганнан 2 карар. Ә Оренбург суды рөхсәт итте. Төрле елларда чыккан бер үк китап тыелган да, рөхсәт тә ителгән килеп чыга.

Димәк, бу китапларны тараткан кешене җәзага да тартырга, гаепләргә дә мөмкин булып чыга?

Китапның кайсы елда чыгуына карап. Артемьевск суды тыйган Ән Нәвавиның «40 хәдис» китабын таратуда гаепләнгән бер кеше мөрәҗәгать итте. Ул китапны таратмаган, ә өендә генә саклаган булган. Бәхеткә, вакытында моңа кушылдык һәм бу кешене хөкемгә җәлеп итүдән саклап калдык, эшне яптылар. Тик бу китапны алдылар. Китапны Таҗиксан консулы Свередловск өлкәсендәге бер колониядә мәчет ачылышында бүләк иткән булган. Димәк, Таҗикстан консулы экстремистик материал бүләк иткән булып чыгамы инде?

Судлар мондый эшләрне җентекләп карыймы?

2015 елга кадәр мондый эшләр гражданнар судында карала иде. Ягъни, прокуратура судка җибәрә, алар китапны әйләнештән ала, юстиция министрлыгын җәлеп итә. Министрлык вәкиле, кагыйдә буларак, алар катнашыннан башка гына карау өчен ходатайство яза. Тар даирәдә генә карар чыгарыла иде.

Мәсәлән, 2013 елда Новороссийск суды Кулиевның Коръән тәрҗемәсен тыйды. Анда утырыш 11 сәгатькә билгеләнде, 11:05 сәгатьтә эшне карауга кереште. 11:10 сәгатьтә суд киңәшмә бүлмәсенә чыкты. Ә инде 11:15 сәгатьтә инде карар чыгарды. 10 минут эчендә карар кабул ителде, булып чыга.

Ул вакытта без Новороссийск суды карарына шикаять белдердек. Без профессиональ диктор ялладык, һәм ул суд үтәргә тиеш формальлекләрне укып чыкты. Ягъни, ике якның да килүен тикшерү, якларның вәкаләтен тикшерү, боларны карау берничек тә 25 минуттан да азрак була алмый икәнен исбатладык. Ә монда 10 минутта карар чыгарып куйдылар. Бу бит китапларның судта бөтенләй тикшерелмәве турында сөйли. Бу карарга шикаять бирелде, Краснодар крае суды тыюны гамәлдән чыгарды.

2015 елда административ суд тәртибен керттеләр. Ягъни, эшләрне административ суд кысаларында карый башладылар. Анда, һичшиксез, административ дәгъвачы, административ җавап бирүче, барлык кызыксынган затлар булырга тиеш.

Әмма Красноглин районы суды формаль яктан бөтен таләпләрне дә үтәде, бар якларны да чакырды, әмма Кулиев эшләгән Ас Саади тәфсирен чыгарган «Эксмо» нәшрияты гына юк иде. Нишләптер, нәшриятка хәбәр итмәгәннәр, безнең эштә катнашмадылар.

Дини китапларны тыюда башбаштаклык булмасын өчен, нишләргә кирәк?

Беренчедән, экспертлык оешмасы булдырырга кирәк. Гадәттә, суд университетлардагы философия факультеты укытучыларын җәлеп итә. Ниндидер курслар, квалификация арттырулар уздыралар да, бу белгечләр дин өлкәсендәге ниндидер аңлаешсыз хезмәтләргә сылтама бирәләр. Әмма гарәп телен белгән, хәдисләрне, Коръәнне өйрәнә торган дин галимнәре юк бездә. Ислам дине галимнәре әзерләмиләр, кадрлар җитми. Кадрлар әзерләргә кирәк. Дин галимнәре дин гыйлеме буенча гына түгел, ә юридик яктан да белгеч булырга тиеш. Чөнки боларның барысын да безнең Россия законнары белән яраклаштырырга кирәк.

Безнең команда: Сәет Чапанов, Казаннан Руслан Нагиев, Мордовиядән Марат Ашимов, Саратовтан мин һәм тагын бер адвокат – Роман Миронов, без нибары бишәү генә, һәм без бөтен Россияне колачлый алмыйбыз. Ә бездә 83 төбәк. Һәрбер төбәктә теләсә кайсы район суды китапны тыярга мөмкин. һәм ул тыелган материаллар исемлегенә кертелгәч кенә, без бу хакта беләбез. Ул вакытта инде шикаять сроклары узган була.

Сез әлегә кадәр тыелган ничә китаптан тыюны алдыгыз?

Безнең команда Көньяк Сахалин суды тыйган «Дога һәм аның Исламда әһәмияте» китабына тыюны юкка чыгарды. Анда экспертизага нигез итеп «Фатиха» сүрәсе алынган иде, аны экстремистик дип таптылар.

Бу күренешнең сәбәпләрен нәрсә белән аңлатасыз? Ни өчен әледән-әле дини китапларны тыеп торалар?

Мин моны «палочная система» дип уйлыйм. Ягъни, хисап тотарга теләгән кешеләр бар, бу – беренче сәбәп.

Бу исламофобия күренеше булырга мөмкинме?

Исламофобиягә караганда, монда наданлык күбрәк.

Мәсәлән, җиһад белән бәйле хәдис бар, дини белеме булмаган кеше аны аңлата алмый. Лаешта алынган китапларга Казан экспертлык үзәге ясаган экспертиза – шуның ачык үрнәге. Ул экспертлар арасында татар фамилияле кешеләр дә бар, әмма мин ул экспертларның фамилияләрен атап тормыйм. Алар бу хәдисләрне бөтенләй дөрес аңлатмаган, ләкин кем дә булса бу хәдисләрнең мәгънәсен белергә тиеш бит инде. Экстремизм бөтенләй була алмаган җирдә аны эзләү дөрес түгел.

Диния нәзарәтләреннән, бу мәсьәләдә бердәм фикер булсын өчен, голәмалар бу процесста катнашырга, аңлату эшләре алып барырга тиеш.

Бу – 2002 елда экстремизмга каршы көрәш турында закон кабул ителгәч башланды бугай. Ул вакытта ук законның аңлатмасы дөрес булмау һәм аны дөрес кулланмау ихтималы турында сүзләр йөри иде инде.

Экстремизм белән көрәш белән беренче чиратта, без үзебез – мөселманнар кызыксынабыз. Ягъни, ислам – ул тынычлык дине, шуңа күрә без динебезнең тынычлык яклы булуын аңлатырга тиешбез.

Нәрсә дөрес эшләнгән, нәрсә дөрес түгел, кайсы тәфсирне кабул итәргә, кайсысын кабул итмәскә икәнен һич кенә дә адвокатлар, прокурорлар хәл итәргә, әлеге мәсьәлә судта чишелергә тиеш түгел, бу хакта беренче чиратта голәмалар бәхәсләшергә тиеш. Бу мәсьәлә буенча ныклы позиция кирәк. Һәм шушы фикер Россия хакимиятенә җиткерелергә тиеш. Без – мөселманнар – илебез патриотлары. Ә ислам дине – безнең ата-бабаларыбызның дине. Ә ниндидер тыюлар белән нәтиҗәгә ирешеп булмый. Бу – учакны бензин сибеп яндыруга тиң.

Бу тыюлар шул ук экстремистларга да кулай, алар, сезнең китапларны тыялар дип, моны үз максатларында файдаланырга мөмкин.

Без үзебезнең конституцион хокукларыбызны якларга тиеш. Әйе, ниндидер деструктив брошюралар чыгаралар, моның белән көрәшергә кирәк. Ә инде фундаменталь хезмәтләрне, хәдисләр җыентыгын, Коръән тәрҗемәләрен тыю... Әйе, тәрҗемә изге түгел, безнең өчен гарәб телендәге Коръән изге булып санала, әмма күпме тәрҗемәче – шуның кадәр тәрҗемә икәнен аңларга кирәк. Барлык тәрҗемәләр дә күпмедер дәрәҗәдә төрле-төрле, әмма аларның кайсы дөрес, кайсы дөрес түгел икәнен дин белгечләре генә шәрехләргә тиеш.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100