news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

1 июньнән заправкада телефон кулланырга ярамый дигән хәбәр дөрес түгел

news_top
1 июньнән заправкада телефон кулланырга ярамый дигән хәбәр дөрес түгел
Фото: «Татар-информ»

1 июньнән ягулык салу станциясендә кәрәзле телефоннардан файдалануны тыячаклар дигән мәгълүмат чынбарлыкка туры килми. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бу хәбәрнең дөрес булмавын әйтте, дип яза «ТАСС».

«Гамәлдәге норматив база ягулык салу станцияләре территориясендә кәрәзле элемтә чараларын куллануны турыдан-туры тыймый. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мондый тыюны кертүне гомумән карамый да», – дип ачыклык керттеләр ведомствода.

Ягулык салу станцияләрендәге янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре Россия Хөкүмәтенең 2020 елгы карары белән расланган Янгынга каршы режим кагыйдәләрендә һәм 2014 елгы «Автомобильләргә ягулык салу станцияләре. Янгын куркынычсызлыгы таләпләре» кагыйдәләр җыелмасында теркәлгән.

Моңа кадәр «Гребнева и партнеры» адвокатлар бюросының идарәче партнеры Ирина Гребнева 1 июннән Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм ягулык операторлары ягулык салу станцияләрендә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен катгыйландырачак, дип хәбәр иткән иде. Аның сүзләренчә, имеш, машинадан чыккач, колонка янында телефоннан файдалану бөтенләй тыелачак (терминалда QR-код аша түләүдән тыш). Әмма министрлык бу имеш-мимешләрне тулысынча кире какты.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар