news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Әдип Маликовка 105 ел: «Әлмәтне милли шәһәр итеп саклап калуы — гаять зур казаныш»

16 августта күренекле шагыйрь, фронтовик, Әлмәт язучылар оешмасына нигез салучы Әдип Маликовның тууына 105 ел тулды. Шул уңайдан узган җомгада нефтьчеләр башкаласында «Гомер мизгелләре» исемле әдәби кичә үтте.

news_top
Әдип Маликовка 105 ел: «Әлмәтне милли шәһәр итеп саклап калуы — гаять зур казаныш»
Фото: © Татарстан Язучылар берлеге матбугат үзәге

Очрашуда Казаннан, Мөслимнән, Азнакайдан, Башкортостаннан килгән кунаклар, Әлмәт язучылары, артистлары, китапханәчеләре, укытучылары, төрле җәмгыять оешмалары вәкилләре катнашты.

Мактаулы гражданин

Ул татар дөньясы өчен бик олы эш башкарды — Әлмәтнең милли шәһәр буларак формалашуына гаять зур өлеш кертте. Мөгаен кичәдә яңгыраган иң төп фикер шушыдыр. Чараны оештыручылар — Татарстан Язучылар берлеге һәм Әлмәт районы үзәк китапханәсе. «Татнефть» хәйрия фонды һәм Әлмәт татар драмтеатры шулай ук иҗади мәҗлес матур узсын өчен зур өлеш кертте. Кичәне Әлмәт районының мәдәният идарәсе башлыгы Роза Галиева ачып җибәрде. Сценарий авторы һәм очрашуның алып баручысы китапханәче Алсу Хуҗина кунакларның чыгышлары арасында аның биографиясенең төп вакыйгалары турында сөйләде.

Әдип Малик улы Маликов — Бөек Ватан сугышы ветераны, Әлмәт районы һәм шәһәренең мактаулы гражданины, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, «Почет билгесе» ордены кавалеры, 2нче дәрәҗәдәге Ватан сугышы ордены һәм башка дәүләт һәм әдәби бүләкләр иясе. 1955 елда ул нефтьчеләр шәһәрендә беренче әдәби түгәрәк оештыра, аның активистларыннан тулы бер плеяда язучылар үсеп чыга. Әлеге түгәрәк нигезендә 1963 елда Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге оеша, Ә.Маликов 12 ел аның җитәкчесе булып хезмәт куя.

Шулай ук актив иҗтимагый эшчәнлек алып бара, биш тапкыр шәһәр советы депутаты, өч мәртәбә Татарстан Язучылар берлеге идарәсе әгъзасы булып сайлана, ике срок дәвамында Россия Язучылар берлегенең ревизия комиссиясе әгъзасы була. Ә. Маликов — өч дистәгә якын китап авторы, алар татар һәм рус телләрендә нәшер ителгән. Әлмәтнең ул яшәгән йортында (Ленин ур. 24) истәлек тактасы урнаштырылган. Әлмәт шәһәрендәге һәм Колшәрип авылындагы урамнарга Әдип Маликов исеме бирелгән.

Мәңгелеккә беренчеләр исемлегендә

Казаннан очрашуга ике олпат шагыйрь (икесе дә Татарстанның халык шагыйрьләре, Г.Тукай премиясе лауреатлары) Зиннур Мансуров һәм Газинур Морат килгән иде.

«Мин Әдип абый белән бераз аралашып яшәдем, — дип башлады сүзен Зиннур Мансуров. — Классик язучы булу өчен өстән бирелгән талант кына җитми, кешелекле булу да кирәк. Кешелекле булу таланты Әдип абыйга мулдан бирелгән иде. Ул шулкадәр зыялы, тәрбияле иде, күркәм холыкның үрнәге иде. Менә шуңа күрә ул җәмәгать эшлеклесе буларак та, шагыйрь буларак та зур уңышларга иреште, җәмәгатьчелек арасында бик хөрмәтле кеше иде».

Казан университетын тәмамлагач, Зиннур Мансуровны офицер буларак армиядә хезмәт итәргә Ерак Көнчыгышка җибәрәләр, аңа Татар бугазына да барып чыгарга туры килә. Әдип абый да шушы Татар бугазына карап торган бит инде, мин бит аның эзләреннән йөрим, дип уйлана ул. Чөнки 1945 елның августында Ә. Маликов көньяк Сахалинны японнардан азат итүдә катнаша.

«Уйлап карагыз, борынгы бабаларыбыз Балтыйк буендагы Татар күленнән алып Татар бугазына кадәр күпме безнеңчә исем кушып калдырган?! — дип дәвам итте Зиннур Мансуров. — Әдип абый да болар турында уйланган. Мин моны ышандырып әйтә алам, чөнки аның көндәлекләрен укыганым бар. Аннары әле аның тагын «Яшьлек утравым» дигән искиткеч повесте бар — теләсә кайсы буын кызыксынып укырлык әсәр. Аллага шөкер, Әлмәт авылы, Татарстан нефтьчеләре башкаласына әверелгәч тә, үзенең миллилеген саклап кала алды. Бу беренче чиратта Әдип Маликов һәм аның каләмдәшләренең тырышлыгы нәтиҗәсе. Совет елларындагы вәзгыятьне исәпкә алганда, Әлмәтне милли шәһәр итеп саклап калу — ул гаять зур казаныш!» — диде Зиннур Мансуров.

Газинур Морат Әдип Маликовны мәңгелеккә беренчеләр исемлегенә кергән, дип саный. Ул Әлмәттә беренче әдәби түгәрәк оештыручы, аннары ул түгәрәк нигезендә Татарстан Язучылар берлегенең беренче бүлеге үсеп чыга.

«Әле аның тагын бер беренчелеге бар — ул татар поэзиясендә нефтьче образын иң беренче булып сурәтләгән шагыйрь, — диде Газинур Морат. — Ә нефтьче һөнәре бик зур мактауга лаек, чөнки безнең тормышыбызның нигезе аларның хезмәте нәтиҗәсендә ныклы һәм тотрыклы. Тагын форсаттан файдаланып минем Әнвәр әфәндегә (Ә. Маликов һәм С. Сөләйманованың улы — ред. иск.) аерым зур рәхмәтемне әйтәсем килә. Чөнки ул хәләл җефете Асия ханым белән шушы гаиләдәге ике олуг шагыйрьнең мирасын, алар турында чыккан мәкаләләрне бөртекләп җыеп, туплап менә дигән китап чыгарды һәм бүген дә әти-әнисенең мирасын киләчәккә буыннарга җиткерү өчен актив эшчәнлек алып бара».

«Галәм безгә эләгеп тора»

Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе Равил Сабырның чыгышы фәлсәфә ноталарына бай булды.

«Барыгызга да — бу кичәне оештыруда өлеше кергән, безнең чакыру буенча бирегә килгән тамашачыларга зур рәхмәтемне әйтәсем килә, — диде ул. — Бу турыда әйткәнем бар, бүген тагын бер кабатлыйсым килә. Беләсезме, бер уйлаганда, Әдип абый нигез салган язучылар оешмасы, шул ук театр, китапханәләр, башка иҗат кешеләре бик кечкенә масштабтагы эш башкарган кебек. Әйтик, менә без бүген бу залда 50-60 кешедер, бик күп булса җитмеш. Яки берәр шагыйрь соңгы биш-алты елда язган иң яхшы шигырьләрен туплап җыентык чыгара, мәсәлән. Аның тиражы 1000 данә була инде. Ә менә футболда, әйтик, бер уенга 50-60 мең кеше җыела. Бәлки кайберәүләр безгә бернигә дә йогынты ясамый торган, берни дә хәл итми торган микроб дип карыйдыр. Ләкин шушы азсанлы кешеләрдә шулкадәр көчле рух, шулкадәр чиста, гаҗәеп гүзәл, илаһи энергия, шулкадәр үз-үзен аямас хәлгә җитәрлек фидакарьлек бар! Мәсәлән, бүген чыгыш ясаучыларның берсе дә моның өчен бер тиен дә акча алмый. Алар Әдип абыйны, гомумән язучы хезмәтен, иҗатын хөрмәт иткәнгә килгән кешеләр. Менә шуларны уйлыйм да, минәйтәм, дөнья әлегә кадәр мәтәлеп китмәгән икән, ул беренче чиратта шушы иҗат кешеләре аркасында гына, галәм шуларга гына эләгеп тора дим».

Моңардан тыш Равил Сабыр Әлмәт язучысы Миңзифа Әхмәтшинага татар әдәбиятын үстерүгә, пропагандалауга керткән зур өлеше, иҗади хезмәтләре, Татарстан Язучылар берлеге үткәргән чараларда актив һәм нәтиҗәле катнашуы өчен «Габдулла Тукай – 140 ел» истәлек медале тапшырды.

«Миңзифа ханым 16 ел буена Әлмәт язучылар оешмасында хезмәт куйды. Ул 14 китап авторы. Әле дә актив иҗат итә, китаплары чыга, студентлар, мәктәп укучылары белән очрашып тора, төбәкче буларак чит өлкәләргә оештырылган сәфәрләрдә йөри, җыр фестивальләрендә, ветераннар йөгерешләрендә катнаша. Кыскасы, ул һичшиксез бу бүләккә лаек. Чын күңелдән котлыйбыз!» — диде Равил Сабыр күкрәк билгесен тапшырганда.

Урсал тау кайда?

Чыгышлар арасында Әлмәт татар драмтеатры артистлары Алмаз Шаһимәрдәнов, Дилбәр Әбунагимова, Фәймә Бикморатова, Адилә Шәмсетдинова Әдип Маликовның шигырьләрен һәм хикәяләреннән өзекләр укыдылар. Әлмәт музыка көллияте студенты, «Урсал Тауда» Бөтенроссия фестиваль-бәйгесе лауреаты Динислам Миннеяров баянына ияреп Раилә Маннанованың шагыйрьнең «Солтанай» җырын, Ләйсән Галиеваның «Тәңкә карлар» җырын, Алмаз Шаһимәрдәновның Габдулла Тукайның «Пар ат» җырын башкарулары тамашачыларның күңелләренә хуш килде.

Әлмәт татар дәүләт драма театры директоры Фәридә Исмәгыйлева 2001 елда Әдип Маликовның «Гомер мизгелләре» китабы чыккач, аның презентациясен уздыруны искә алды.

«Мин ул китапны кат-кат укып чыктым, Әдип абый белән әллә ничә мәртәбә очрашып, ул кичәнең ничек барырга тиешлеген, һәр минутын кат-кат сөйләшеп, сценариен шулай бергәләп яздык, — диде Фәридә Исмәгыйлева. —Кичә искиткеч үтте, бу презентация йөрәгемә уелып калды — чынлап әйтәм! Ә икенче бер кичәдә, — анысы Әдип абыйның юбилее булды бугай, театр сәхнәсендә үтте ул, — мин аның бер җырын башкардым. Аның бик матур көен Әнвәр Бакиров язган, ул Әлмәт театрының «Тальян моңы» спектаклендә яңгырый иде. «Авыр юл җиңел, чын дустың булса. Илтегез еракка, юлларым, юлларым». Әдип абый дөньясын онытып тыңлады бу җырны һәм кичә тәмамлангач, кочаклап рәхмәтләрен әйтте. Минем күңелемдә бу кичә дә мәңгелеккә калды».

Әдип Маликовның төрле әсәрләрендә тасвирланган әдәби геройларның тормыштагы прототипларының туган-тумачалары да катнашу кичәгә тагын бер күркәмлек өстәп җибәрде. Очрашуда «Чигүле кулъяулык» поэмасында тасвирланган немка Эмма–Әминәнең оныгы Зөлфия Галимова һәм Колшәрип авылы китапханәсе мөдире Әлфия Габдрахманова; «Салкын алан» поэмасында тасвирланган, сугыштан аяксыз кайтса да, яшәргә көч тапкан укытучы Нури Сибгатуллинның оныгы, журналист Лилия Седельникова; балалар язучысы, «Татнефть» генераль директорының урынбасары булып эшләгән Үзбәк Саттаровның (аның турында Ә. Маликов «Газ Бензинович» дигән шаян шигырь язган) тормыш иптәше Извилия Саттарова һәм аның кызы Гөлнара; язучы Рафаил Төхфәтуллинның улы Рөстәм, Маликовларның гаилә дусты, атаклы нефтьче Шәһит Таипов үзләренең истәлекләре белән бүлештеләр.

Әнвәр һәм Асия Маликовлар Әлмәтнең туган якны өйрәнү музее директоры Евгения Герасимовага Әдип Маликовның орденнар калыбын тапшырдылар. Музейда экспозиция әзер булгач, шагыйрьнең сугыш елларында язган көндәлек дәфтәрен һәм шул вакытта чыккан, Ерак Көнчыгышка хат белән килгән, Ә.Маликовның поэмасы басылган «Совет әдәбияты» журналын да бүләк итәчәкләрен белдерделәр.

«Минем күптәнге бер хыялым бар, — диде Әнвәр Маликов. — Урсал тауның җырларда җырланганын барыбыз да беләбез. Әтинең 1960 елда язылган «Фәрданә» исемле поэмасында шундый юллар бар: «Урсал тауда үсә чияләр, Куакларын киткән кар басып...» Ләкин рәсми рәвештә бу тауның исеме юк. Хәтта әлмәтлеләрнең дә күбесе аны белми. Урсал тауга исеме ничек дип, күрсәтсәң, мәйдан, снежинка дип җавап бирәләр. Шуңа күрә аңа бара торган юлга «Урсал тау» дип язып күрсәткеч такта булса да куярга иде».

Кичә күмәкләп «Туган тел» җырын башкару белән тәмамланды. Аннары бер төркем язучылар Әдип Маликов һәм Саҗидә Сөләйманованың каберләрен зиярәт иттеләр.

Резедә Шәмсуллина

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар