Аденоидларны алдыру тарихым: «Операциядән соң борыннан, авыздан кан акты»
Балагыз гел авыз аша гына суласа, кайбер хәрефләрне әйтә алмаса, мультфильмнарны акыртып караса, анда аденоидларның ялкынсынуы булырга мөмкин. Нәрсә ул аденоидлар һәм аларны алдырырга кирәкме?
Балачакта, кан артык сыек булу сәбәпле, әни миңа кычыткан суы ясап эчертә иде. Әлеге үсемлек суы канны куерта икән. Ул вакытта мин операциягә әзерләнгәнемне белми идем.
«Уколлардан соң үземне начар хис иттем»
Балачакта миңа табиблар дөрес диагноз куймаган. Бер яшьтә, сулыш кысылу белән интеккәнгә, миндә «бронхиаль астма» дигәннәр. Шуңа күрә мин 13 яшькә кадәр балалар республика клиник хастаханәсендә дәваландым. Ярты ел саен ун көн буе аллергология бүлегендә уколлар алдым. Алардан соң минем чәчем коелды, тән авырлыгы артты. Дәвалаучы табибыма зарлангач, ул мине эндокринологка җибәрде. «Нәрсә, камыр ризыгы ашарга яратасыңмы? Бу кадәр ашавыңны туктат, алайса симерүеңне дәвам итәчәксең», – дип кисәтте анысы. Бу сүзләрдән күңелем тулды. Күп ашап тазарган булсам, аның кадәр рәнҗемәс идем. Тазаруыма уколлар сәбәпче икәнне әйтәсем килсә дә, ул яшьтә минем сүзләргә кем колак салсын?
Әниемә, уколлардан соң үземне начар хис итәм, дип зарлансам да, ул тәҗрибәле табибларга күбрәк ышанды.
Еллар узгач, әни минем сулыш алуыма аеруча игътибар бирә башлады. Авыз аша гына сулау, «м», «н», «ң» хәрефләрен авырлык белән әйтү, төннәрен гырлау – барысы да аденоидлар турында кисәтә иде.
Без отоларингологка күрендек. Тумыштан аденоидлар булуы ачыкланды. ЛОР-табиб безгә, ниһаять, сулыш кысылуның сәбәбен әйтте. «Балагыз авыз аша гына сулагач, салкын һава белән тузан сулыш юлларына үтеп керә. Шул рәвешле, аның үпкәсенә зыян килә, сулышы кысыла. Тизрәк аденоидларны алдырырга кирәк», – диде ул.
Борын суламау аркасында, физкультура дәресләренә йөрмәдем. Миңа Казанда «физкультура дәресләреннән азат ителә» дигән белешмә язып бирделәр. Язгы-көзге чабуларда катнашмаганыма сыйныфташларның ачуы килде. Минем аденоидлар аркасында күпме җәфа чиккәнне белгән булсалар, өстәвенә аларны алдыру процессын күрсәләр, алар көнләшмәс иде.
«Борыннан, авыздан бертуктаусыз кан акты. Үземне кыйнап ташланган шикелле хис иттем»
Миңа унөч яшь булганга күрә, операциягә әнине минем белән кертмәделәр. Шуңа күрә палатада нәни балалары белән әниләр һәм мин үзем генә идем.
Башта шәфкать туташлары кереп, безне сабый балалар кебек ак җәймә белән төрделәр. Кулларны чыгарып булмаслык итеп, кысып бәйләделәр. Аннары авызга ниндидер сыекча тамыздылар. Күп тә үтмәде, тамагым шешкән сыман тоелды. Ул вакытта анестезиянең нәрсә икәнен белми идем.
Кечкенә сабыйларга тагын да авыррак булды. Әниләренә ябышып, бертуктаусыз «әни, су бир», «эчәсем килә», «су кирәк миңа, әни-и» дип ялындылар. Алар балаларына су эчәргә ярамаганны ничек кенә аңлатып карамады. «Түзсәң, теләсә нәрсә алып бирәм, кызым», – диделәр. Берсе, баласының газапланганын күрә алмыйча, су шешәсенең капкачына тамызып эчертте. Шул вакытта мин дә әниемнең янымда булуын теләдем. Әмма палатада мине тынычландырырга кеше юк иде. Дөресен генә әйткәндә, сабыйлар янында мин еларга да оялдым.
Иң олысы булганга күрә, мине хирург янына беренче алып киттеләр. Операция бүлмәсендә өч кеше иде. Хирург һәм тагын ике апа. Мин куркып калдым. Алар шуны сизеп: «Курыкма, без синең борыныңны гына карыйбыз», – диде. Хирург бер кәкре инструментын алды да авызны зур итеп ачарга кушты. Мин, беркатлы кызчык, аңа ышандым.
Биш секунд эчендә, алдымда торган тәлинкәгә авызымнан ике сантиметрлы әйбер килеп төште. Табибның ап-ак халаты кып-кызыл булды. Минем андый күренешне куркыныч киноларда гына күргәнем бар иде.
Хирург кашын җыерды да, тагын икенче тапкыр инструменты белән кермәкче булды. Мин, алдаганнарын аңлап, елый башладым. Янымда тәлинкә тотып торган шәфкать туташы түзмәде: «Нәрсәгә килдең соң син алайса? Син безгә кирәк мәллә? Бар, кайтып кит, алайса», – дип ачуланды.
Табиб икенче яктагы «ит кисәген» кисеп ыргытты. «Шулай да олы болар», – диде. Аннары кәгазьгә аларның нинди зурлыкта икәнен язып куйды: 2 см һәм 1,5 см.
Коридор буйлап ничек атлаганымны хәтерләмим. Күздә томан иде. Тик авызым кан белән тулганны ачык хәтерлим. Шәфкать туташы: «Берүк йота күрмә, яме?» – дип, юл буе кабатлап барды. Ә мин аның һәр әйткән сүзен тыңларга тырыштым.
Палатага кергәч, андагы әниләр калтырап куйды. Бер апаң: «Мой бедный ребёнок! За что это нашим детям!» – дип, бәргәләнә башлады.
Мине озаткан шәфкать туташы корсакка ятарга кушты. Алдыма шакмаклап төрелгән чәчәкле җәймә куйды. «Менә монда төкер. Җәймә тулгач, алмаштырырмын», – диде. Мин әле дә аңламыйм, нигә җәймә иде ул, ә савыт түгел?
Борыннан, авыздан бертуктаусыз кан акты. Үземне кыйнап ташланган шикелле хис иттем. Хәлем начарайды, күз аллары караңгыланды.
Шулай ятканда, күрше караваттагы баланы алып чыгып киттеләр. Тиздән ул нәрсә кичерәчәген мин яхшы аңладым. Унбиш минут бер торышта яткач, шәфкать туташы янәдән килде. Җәймәләрне алмаштырып куйды. Барлыгы күз алдыннан «тулы килеш» дүрт җәймә үтте.
«Борын суламау аркасында күпме рәхәтлекне сизми-тоймый яшәгәнмен»
Тулаем савыгыр өчен ике атна вакыт китте. Шул вакыт эчендә мин сыек салкынча ризык белән тукландым. Компьютерлар, телевизор, телефоннар катгый тыелды. Табиб салкын тидерергә ярамаганны кисәтеп куйды, шуңа күрә кыш көне ике кат чалбар кимичә әни мине урамга чыгармады.
Операция урыны тулаем төзәлеп беткәч, мин гомеремдә беренче тапкыр тирән итеп борын белән сулый алдым. Ис сизү, тәм тою, сөйләшү, йоклау – барысы да җайланды. Борын суламау аркасында күпме рәхәтлекне сизми-тоймый яшәгәнмен икән.
Бу хәл сигез ел элек булды. Медицина өлкәсендә нинди үзгәрешләр барлыкка килгән икән? Әле дә операция ясау тәртибе шулай укмы? Аденоидлар турында тулырак табиб-отоларинголог, Казандагы медицина үзәгенең балалар отоларингологы, беренче категорияле табиб Алсу Галләмова белән сөйләштек.
Нәрсә ул аденоид?
Аденоид – ул диагноз һәм авыру түгел. Ул – безнең иммун системабызның бик мөһим органы. Организмның алты миндальсыман бизе (миндалина) бар. Шуларның берсе йоткылык өстендә урнашкан. Ул бөтен кешедә дә тумыштан бар. Үзен ике яшьтә сиздерә башлый, чөнки бала социаль эшчәнлеген шул вакытта башлап җибәрә.
Аденоидларның ялкынсынуына нәрсә сәбәпче?
Табиб безгә бу сорауга ачыклык кертергә булышты һәм үзенең исемлеген тәкъдим итте:
- Чиста флорага инфекция эләгә дә, аденоидлар үсә башлый.
- Әгәр эндокрин авырулар, аллергия реакцияләре, хроник авырулар булса, бу да аденоидлар үсешенә йогынты ясарга мөмкин.
- Генетик фактор. Аденоидлар нәселдән нәселгә күчә ала.
- Дөрес тукланмау. Баллы ризыкны күп ашарга ярамый.
- Гастроэзофагеаль рефлюкс.
- Әйләнә-тирә мохит факторы: начар экология, фатирда артык коры һава.
ЛОР-табиб Алсу Галләмова аденоидлар турында нинди белгеләр кисәтүен әйтте:
- борын белән сулыш алу кыенлашу;
- авыз аша сулау;
- «м», «н», «ң» хәрефләрен начар әйтү;
- төнлә гырлау;
- ишетү сәләте начараю;
- бала видеоларны, музыкаларны акыртып тыңлый, сорауны кабатларга куша;
- томау төшү;
- бала, кислород җитмәгәнлектән, тиз арый;
- аденоидлар борын артында урнашканга күрә, лайланың тамактан агып төшүе кешене ютәлләргә мәҗбүр итә;
- кешенең аденоидлы теш казналыгы формалаша;
- өске теш казналыгы үсүе начарая.
ЛОР-табиб: «Бөтен кешегә дә аденоидларны алдырырга ярамый»
Диагноз куйганда, без пациентның нәрсәгә зарлануын белешәбез, нәселдә авыручылар бармы, дип сорыйбыз. Аннары инструментлар белән колак, тамак, борынны тикшерәбез. Әгәр баланың ишетү сәләте начар булса, аудиометрия кебек өстәмә тикшерү үткәрелә.
Шуны кисәтәм: бер генә дару да аденоидларны йөз процент дәваламый. Аның ялкынсынуын борынны тозлы су белән чайкау туктатырга мөмкин. Аденоидларны гел күзәтеп торырга кирәк. Әгәр бала борын аша сулый алмаса, ишетү сәләте начарланса, үлекләр бүленеп чыкса, аны аденоидларны алдырырга җибәрәбез. Аденоидларны алдыру операциясе «аденотомия» дип атала.
Бөтен кешегә дә аденоидларны алдырырга ярамый. Болар – йөрәк, бавыр, бөер авырулары булган кешеләр. Яралар озак төзәлмәсә, кан сыек булса да аденоидларны алдырмыйлар. Әгәр баланы дәвалаганнан соң симптомнар бетсә, 8-12 яшьләргә аденоидлар нормаль эшчәнлеген туктата, үсүдән туктый.
Балаларның дөрес туклануына аеруча зур игътибар бирергә кирәк. Рационда шикәрле ризыклар, фастфудлар күп булырга тиеш түгел.
Бүген операция ничек үткәрелә?
Элегрәк операцияне гади анестезия белән ясый идек. Ягъни баланы урындыкка утыртып куясың да, сукырларча, аденоидларын алып ташлыйсың. Бүгенгесе көндә наркоз белән ясыйбыз. Борын аша кирәкле җиһазларны үткәреп, бөтен нәрсә камерада күрсәтелә. Хәзер барысы да өзлегүләрсез һәм кан агусыз башкарыла.
Халык чаралары белән дәваланырга ярыймы?
Мин халык чаралары белән дәвалану яклы түгел, әмма бу – һәркемнең үз эше. Төп дәвалану – борынны тозлы су белән юдыру. Әллә нинди үләннәр тамызырга киңәш итмим, чөнки үлән аллергия ясарга мөмкин. Төрле мазьлар, препаратлар белән дә мавыкмагыз. Составында көмеш булган дарулар, киресенчә, организмга зыян салырга мөмкин.