Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Адель Хәмзин Иркә белән Динәне дингә каршы баруларында гаепләде

15 ел «Барс-Медиа» ширкәтендә эшләгән Адель Хәмзин Иркә белән Динә арасындагы мөнәсәбәтләрне динебезнең хупламавын белдерде.

news_top_970_100
Адель Хәмзин Иркә белән Динәне дингә каршы баруларында гаепләде
https://www.instagram.com/p/BopXo_dAAdF/?utm_source=ig_web_button_share_sheet

Ландыш Нигъмәтҗанованың «Барс-Медиа» ширкәтеннән китү сәбәпләрен җиткергән видео-мөрәҗәгатеннән соң күп җырчылар Иркә турында фикерләрен яшереп кала алмадылар. Алсу –Азат Фазлыевлар, Рамил-Рамилә Хәйретдиновлар, Айгөл Рәхимова Иркә белән булган начар мөнәсәбәтләре хакында сөйләделәр. Коллегалары арасыннан Иркәне җырчы Элвин Грей яклап чыкты.

Күптән түгел җырчы Элвин Грей үзенең инстаграмында «Иркәнең машина тәрәзәләрен ватып киткәннәр. Бу кешеләрдән киләчәктә нәрсә көтәргә?» дип, видео урнаштырган иде. Өстәмә концертын өзү максатыннан шартлаткыч куйганнар дип аноним шалтырату гына җитмәгән, Иркәнең машинасын да яраксыз хәлгә җиткергәннәр. «Сез нәрсә кыланасыз, мәгънәсезләр?», — дип ачынып яза инстаграм сәхифәсендә Элвин Грей.

Элвинның әлеге язмасы астында Адель Хәмзин Иркә белән Динәне дингә каршы баруларында гаепләп яза:

«Радик, әйт әле, нигә соң алар әлеге видеоны үзләренең инстаграм аккаунтларында куймыйлар? Нигә синең артыңда торалар? Син бит аларның мөнәсәбәтләре хакында бик яхшы хәбәрдар. Безнең дин андый мөнәсәбәтләрне хупламый! Нигә син Иркә белән Динәне яклыйсың?»;

Инстачылар арасында Адельны яклап язучылар күп:

«Адель, афәрин, һәрвакыт туры сөйлисең. Иркә турында да син беренчеләрдән булып дөресен әйттең. Артистлар әлеге дус кызлардан туйган»;

Адель, син бик кыю. Мин гайбәт түгел, гыйбрәт яклы, Иркә үзе гаепле. Элвинны артист буларак хөрмәт итәбез, тик аның өчен дә хаклык һәм кешелеклелек беренче урында торырга тиештер бит»;


https://www.instagram.com/p/B8HO892nXnf/?utm_source=ig_web_button_share_sheet
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100