Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Адашып, юл сорарга килгән йөртүче нәни кызны әтисе каршында таптап үтергән

news_top_970_100

Мордовиядә кроссовер йөртүчесе 1 яшьлек кызны әтисе күз алдында таптый. Сабый һәлак була. Бу турыда Мордовия басмасы яза.

Фаҗига 30 августта Зубовая Поляна бистәсендә була. «Шкода Кадьяк» белән идарә итүче 55 яшьлек ир-ат артка таба барганда, игътибарсызлык аркасында, уң як тәгәрмәче белән сабый баланы таптый.

Сабыйны хастаханәгә илтәләр, тик ул шунда үлә.

Кроссовер йөртүчесе Саранск шәһәрендә яши, ул бистәдә адаша һәм, юл сорар өчен, урам чатына килә. Аңа 33 яшьлек ир-ат очрый. Ул 1 һәм 8 яшьлек ике кызы белән урамга йөрергә чыккан булган. Шунда кроссовер баланы имгәтә.

«Шкода» машинасында арткы парктроник та була, ни өчен йөртүче аның тавышына игътибар итмәгән – билгесез, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100