Адашканда ачы бураннарда...
Кышкы салкын төн, тышта зәһәр җил улый. Сәгать телләре төнге уникенче яртыны күрсәтә. Кызым Рәмзия тәмле төшләрен күрә-күрә тынычлап йоклый. Ә мин кухняда тынычлыкка изрәп кайнар чәй эчеп утырам. Ниһаять, көндәлек эшләр тәмам, бераз ял итәргә дә була.
Башта әллә нинди уйлар бөтерелә. Соңгы елларда тормышымда булган хәл-вакыйгаларны бер-бер артлы күз алдыннан уздырам.
Әле кайчан гына минем тулы гаиләм бар иде бит. Һәм без бик бәхетле идек. Кызым Рәмзия, яраткан ирем Газиз, гаилә әгъзасына әйләнеп беткән этебез. Ләкин тормышыбызның астын-өскә әйләндергән хәл булды.
Берсендә кич Газиз шалтыратты да, өйгә кунарга кайтмаячагын әйтте. Аның сүзләре бик сәер булып тоелды миңа, чөнки мондый хәлнең булганы юк иде.
«Нәрсә булды? Әллә эшеңдә бер-бер мәшәкать бармы?» – дип сорадым аптырап.
«Назлыгөл, мин иртәгә дә кайтмаячакмын. Башка беркайчан да кайтмаячакмын. Мин синнән китәм. Минем икенче хатын-кызым бар. Сиңа баштарак әйтәсе булган икән. Гафу ит», - диде ирем телефоннан.
Иремнең сөяркәсе бардыр дигән шик-шөбһәләрем бар иде анысы...
Соңгы вакытларда ул уйчан иде, үз эченә йомылды, гел кем беләндер телефоннан сөйләшергә дип башка бүлмәгә чыгып китә башлады. Әмма мин бервакытта да тавыш чыгармадым, нишләптер күңелем дә тыныч иде.
Аның бу хәбәреннән соң да бернинди күз яшьләре, кычкырыш-талаш булмады. Нишләптер гаҗәп тыныч идем мин. Мөгаен, Газизне беркайчан да яратмаганмындыр. Аңа яратып түгел, ә балага узып кияүгә чыктым бит. Баланың әтисе булырга тиеш бит инде дип уйладым.
«Ярар, чукынып китсен. Синнән башка да яшәрбез әле», - дип уйладым.
Дөрес, бу рәхәт, күңелгә ятышлы хәл түгел инде. Мин декретта, акчаны ирем эшләде. Хәзер нәрсә эшләргә, ничек яшәргә? Кызым Рәмзия дә еш чирли, ә эштә җитәкчем бик таләпчән, кырыс, хезмәткәрләренең эш көнен калдырганын, бигрәк тә «больничный» алганнарын җене сөйми...
...Уйларыма бирелеп кенә киткән идем, моннан тиз арындырдылар мине. Этем тышкы ишек янына килде дә, шыңшый башлады. Аның урамга чыгасы килә, элек аны кич эштән кайткач, ирем урамга алып чыга иде. Ә урамда бик салкын, ачы буран, ләкин берни эшләп булмый, киенеп урамга чыгарга туры килде. Җил этне дә, мине дә аздан гына аяктан екмый калды. Буранда берни күренми иде диярлек.
Эт белән балалар мәйданчыгы яныннан узганда, эскәмиядә утырган боек кына бер хатын-кызны күрдем. Ул мамык шәлгә төренеп, дер-дер калтырап утыра иде.
«Сәер, урамда күз ачкысыз буран, ә ул монда утыра. Берәр нәрсә булгандыр, мөгаен. Алла сакласын, катып үлә бит бу хәзер», - дип уйладым.
Янына барып, нәрсә булганын белешергә уйладым.
«Исәнмесез, сезгә берәр нәрсә булдымы? Мондый ачы буранда нишләп ялгыз утырасыз?» – дип сорадым әбидән.
Якынрак килгәч, аның үксеп елаганын абайладым. Күзеннән агып төшкән яшьләре салкында бозланып ката иде. Ничектер күңелгә бик авыр булып китте. Бу әби күп еллар вафат булган үз әбиемне хәтерләтте. Әлеге ялгыз карчыкның да күзләре шулкадәр мәрхәмәтле иде, аннан ниндидер җылылык бөркелеп тора.
«И, барыр җирем юк шул, балакаем. Ярар, сине үз мәшәкатьләрем белән борчымыйм инде. Хәзер бераз утырып торам да китәрмен. Ә син бар, кызым, бар, туңа күрмә, минем өчен борчылма», - дип пышылдады карчык ишетелер-ишетелмәс кенә.
«Ничек инде барыр җир юк? Бәлки полиция чакыртыргадыр? Юк, мин сезне мондый буранда төн уртасында урамда калдыра алмыйм», - дидем һәм әби янына утырдым.
Этем шыңшып җибәрде һәм тәпиләрен бөрештерде.
«Мескен көчек, тә өшегәндер инде. Барыгыз, бар да әйбәт минем. Бераз туңдым гына, менә китәм хәзер. Күбрәк хәрәкәтләнгән саен җылырак булыр әле», - диде әби туңган бит очларын бияләйләре белән уып.
«Әйдәгез, хәзер миңа керәбез. Кайнар чәй эчәрсез, аннан нишләргә икәнен уйлашырбыз», - дип җитди итеп әйттем дә, әбинең чемоданын кулыма алдым.
Әби тыңлады һәм эскәмиядән торды, бәләкәй бала кебек минем арттан китте.
Әбинең исеме Миңкамал иде. Өйгә килеп керүгә үк беренче эш итеп чәй куйдым һәм әбигә салкын тия күрмәсен дип кура җиләге кайнатмасы белән кайнар чәй эчердем. Калын юрганга төрендердем. Әкренләп Миңкамал әбигә хәл кереп китте. Без кухняда озак сөйләшеп утырдык. Аның авыр тормыш юлы турында бик күпне белдем. Менә ниләр сөйләде ул миңа.
«Ирем бик иртә вафат булды, кызым. Бердәнбер улым Фәритне ялгыз гына үстерергә туры килде. Улымны бик яраттым, иркәләдем. Болай да яртылаш ятим бала, үзен башкалардан ким хис итмәсен, бернигә дә мохтаҗ булмасын дип тырыштым. Иң матур уенчыклар, иң әйбәт киемнәр минем улымда булды. Үзем артык иркәләп бозганмындыр инде. Үзен генә ярата торган булып үсте, иртә эчә башлады, миңа да каршы эндәшергә оялып тормады ул. Дусларын өйгә алып кереп, шунда ук аракы эчә торганнар иде.
И балакаем, күпме күз яше түктем. Улымнан эчүен ташлавын ялвара-ялара сорыйм, ул: «Акыл өйрәтеп торма әле, үзем беләм мин!» – дип кенә җикеренә. Берсендә аздан гына сукмый калды. Ул исерек килеш өйгә кайтканда бөтенләй куркып калам. Тавыш-тыным чыкмасын, каршында күз көеге булып йөрмим дип бүлмәмә кереп бикләнәм. Намазлыгыма тезләнәм дә, улымның туры юлга басуын, иманга, ипкә килүен ялварып Аллаһка дога кылам, намаз укыган саен улым өчен сорыйм.
Ә менә кичә бик куркыныч хәл булды. Улым курчак кебек бизәнгән бер кызны ияртеп кайтты. Икесе дә эчкән, ике метрдан аракы исе аңкып тора.
Теге кыз бала мине күргәч бөтенләй җенләнә башлады. «Син үзең генә яшим дип әйткән идең бит. Кем бу?» – дип сорый улымнан.
Теге шайтан малай да, «Әйе, мин үзем генә яшим. Бу минем түткәй, хәзер китә ул», - диде ачулы итеп.
Нишлим, тизрәк бүлмәмә кереп киттем, тавыш-тыным чыкмасын, мин әйтәм. Бераздан Фәрит килеп керде, мине куа башлады, өйдән чыгып китәргә кушты.
«Кая барыйм соң мин, улыкаем? Бердәнбер өем шушы бит...» – дидем.
«Синең дачаң бар, шунда китеп олак. Гел проблема гына чыгып тора синнән, бөтен тормышымны боздың син. Күралмыйм мин сине!» – дип кычкырды улым. Үзенең күзләрендә шундый нәфрәт, ачу иде...
Әле ярый, Аллага шөкер, әйберләремне җыярга ирек бирделәр, тиз-тиз генә әйберләремне төйнәдем дә, чыгып киттем. Урамда зәмһәрир салкын, күз ачкысыз буран, бардым да бардым шулай. Менә теге балалар уйный торган җиргә килеп чыктым. Шунда мине таптың инде син, кызым...»
Миңкамал әби сөйләгәннәрдән чәчләрем үрә торды, каз тәннәре чыкты. Газиз әниеңнә ничек шундый мөнәсәбәттә булып була? Әбекәйне ипләп кенә диванга яткырдым, юрганнар ябындырып куйдым да, үз бүлмәмә кереп киттем. Озак кына йоклый алмый яттым, бу бичара карчыкка ничек ярдәм итәргә икән дип баш ваттым. Ниһаять, бер план уйлап чыгардым да елмаеп йокыга киттем. Бу вакытта таң беленеп килә иде инде.
Иртән уянгач, Миңкамал әби белән тәмләп иртәнге аш ашадык. Әби миңа рәхмәт укыды да хушлаша башлады.
«Миңкамал әби, кая җыендың?» – дидем аптырап.
«Үземә яшәргә җир эзләргә китәм инде, балам. Бәлки дачага барырмын, анда җылылык юк инде. Һичьюгы, социаль яклау үзәгенә барырмын, берәрни уйлап табарлар», - диде әби.
«Беләсеңме, Миңкамал әби, сезгә бер тәкъдим бар. Миннән ирем китте, хәзер акча юк. Миңа эшкә чыгарга кирәк. Ә сез миндә яшәгез, кызымны карап торырсыз. Ул еш авырый, ә гел больничныйда утырган эшчеләр кемгә кирәк булсын. Этне дә урамда йөртеп өлгерә алмыйм. Калыгыз әле. Сез миңа бик ярдәм итәчәксез», - дип елмайдым.
Миңкамал апа миңа карады да, сөенеченнән елап җибәрде.
«И, кызым, Аллаһ бәхеткәйләреңне бирсен. Көннәр җылыткач, Рәмзия белән дачага барырбыз, Алла боерса. Анда табигать, җиләк-җимешләр, саф һава, авырулары да кимер, боерган булса. Ялларда син дә безнең янга килеп йөрерсең, кызым», - диде Миңкамал әби елый-елый.
«Рәхмәт яусын, Миңкамал әби! Әлбәттә киләм, килми кая барыйм инде» – дип әбиемне иңнәреннән кочып алдым.
Менә шулай итеп без бергә яши башладык. Әбине үземдә калдырганда бер тапкыр да үкенгәнем булмады. Ул миңа бик ярдәм итте, кызым Рәмзия дә аны үз әбисен яраткан кебек яратты. Кыска гына вакыт эчендә бер-беребезгә бик ияләшеп өлгердек.
Яз көне дачага бардык. Миңкамал әбинең искиткеч матур агач бакчасы, ике катлы зур гына өе бар иде. Өй артында гына урман һәм күл. Җәннәт почмагы кебек җир!
Бу рәхәт урынга гашыйк булдым, отпускны Миңкамал әби һәм кызым Рәмзия белән шунда уздырдык. Якын кешеләрең янында булу шундый рәхәт бит ул!
Язлар үтте, җәй җитте. Берсендә безгә күршедә яшәүче ир-ат керде. Ягымлы елмаюлы матур гына ир-ат.
«Хәерле кич. Карыйм, сездә кунаклар бар бугай? – диде тулып пешкән чия белән мөлдерәп торган кәрзинне Рәмзиягә сузып.
«Кунаклар түгел бу, Фәрхәткәем. Кызым белән оныгым. Хәзер минем яңа гаиләм бар», - диде Миңкамал әби елмаеп.
«Әйдә, кухняга узыгыз. Чәй куям, чәй эчәрбез», - дип өйгә чакырдым Фәрхәтне.
«Рәхмәт, мин бик рәхәтләнеп. Мөһим сүз белән кердем бит әле мин. Монда газ үткәрергә җыеналар. Әйдәгез, сез дә кертегез, күптән тели идегез бит», - диде күрше.
«И, Фәрхәт, улым, бик яхшы булыр иде дә соң. Әле акча ягы чамалырак шул. Бу юлы булмас инде. Алга таба тагын берәр җае чыгар әле», - дип авыр сулап куйды Миңкамал әби.
«Миңкамал апа, юкка борчылма әле. Әйдә мин газ кертү чыгымнарын үземә алам. Барыбер эшчеләр килә бит, сезгә бер игелегем тияр. Каршы килмә инде? Синең яңа гаиләңә шундый бүләк ясарга телим», - дип елмайды Фәрхәт.
«Рәхмәттән башка сүзем юк, улыкаем. Аллаһ ярдәм итсен үзеңә, бу игелегең өчен әҗер-савапларын бирсен. Шулай да мин әкренләп-әкренләп, бүлеп булса да түләп барырмын, яме. Бурычка батарга яратмыйм бит мин», - диде Миңкамал әби.
Кич җитте. Бергәләп кичке аш ашадык. Мин Рәмзияне йокларга яткырдым да ишегалдына чыктым. Миңкамал әби белән Фәрхәт сөйләшеп утыралар иде. Фәрхәт миңа борылды да:
«Назлыгөл, безнең күл буенда гына була торган кояш баеганын күрдеңме соң әле?» – дип сорады.
«Әле күрмәдем шул, вакыт та булмады. Тик аның нинди матур күренеш икәнен миңа сөйләделәр инде», - дидем.
«Барыгыз, урап килегез шуннан. Рәмзия йоклый. Мин дә арыдым инде, кереп ятам. Ә сез вакытны юкка уздырмагыз, барыгыз, кояш баеганын карагыз», - диде Миңкамал әби.
«Әйдәгез, Назлыгөл, барыйк инде?» – дип ялына башлады Фәрхәт.
Миңкамал әби Фәрхәтнең артында басып тора иде һәм төрле ым-ишарәләр күрсәтеп, мине ризалашырга күндерә башлады. Читтән караганда бу кызык тоела иде, мин ирексездән елмаеп җибәрдем.
«Ну, ярар, әйдәгез барыйк», - дидем мин.
Дөресен әйтим, Фәрхәт миңа беренче күрүдә үк ошады. Тышкы кыяфәте буенча да төшеп калганнардан түгел, мәрхәмәтле, игелекле ир-ат иде ул. Шуңа күрә мин ризалаштым да, әмма барыбер бераз дулкынландырып тора иде.
Күл буенда кояш баеганы белән хозурланып, байтак йөрдек Фәрхәт белән. Ул миңа үзенең тормышы турында сөйләде. Хатыны иртә вафат булган икән, аны югалтуны бик авыр кичергән һәм күп вакытын эштә уздырырга гадәтләнгән. Эш белән онытылып, бераз булса да авыр уйлардан котылган.
Ә мин Фәрхәткә үзем турында, Миңкамал әби белән ничек танышуымны сөйләдем. Фәрхәтне гомерем буе көткән кеше булуын шундук аңладым, шуңа күрә аннан берни дә яшереп тормадым, ышандым.
Иртән ишегалдында кычкырышкан тавышка уяндык. Мин курыктым, караваттан сикереп тордым да урамга йөгереп чыктым. Миңкамал апа ниндидер исерек егет белән бик ачынып ызгыша иде.
«Хәзер нотариуска барабыз, аңладыңмы? Дачаны миңа яздырачаксың. Син үзеңне ул хатынга кирәк дип уйлыйсыңмы әллә? Сине тизрәк теге дөньяга олактырып, дачаны үзенә алырга гына йөри ул! Беркатлы аңгыра, надан син!» – дип төкерек чәчә-чәчә акыра иде исерек егет.
«Ә-ә-ә, фәрештәбез үзе дә чыкты! Әнинең өен тартып алырга телисеңме? Барып чыкмас! Бар, аламаларыңны җый да, яхшы чакта чыгып олак моннан! Бу минем дача! Аңладыңмы? – дип кычкырды Фәрит.
«Кума, Назлыгөлне кума, ул минем үз кызым кебек...» – дип елап җибәрде Миңкамал әби.
«Әхәә, кызым кебек дисеңме? Ә үз улыңны бөтенләй оныттыңмы? Ну-ка ычкын әле моннан!» – дип мине иңсәмнән җилтерәтеп тотты Фәрит.
Әгәр көтмәгәндә Фәрхәт килеп кермәгән булса, белмим, бу хәл ни булып бетәр иде икән?
«Нәрсә булды монда?» – дип сорады ул керә-керешкә.
«Сиңа нәрсә кирәк? Синең эшең түгел бу. Бар, син дә ычкын!» – дип җикеренде исерек Фәрит.
«Син башка минем улым түгел, мине тынычлыкта калдыр, Фәрит. Мине – газиз әниеңне үз фатирыннан куып чыгаруың гына җитмәдеме? Оялмыйча, күзеңне тондырып, монда да килеп җиткәнсең!» – дип Миңкамал әби дә ярсый башлады.
Күрәсең, улының кыланмышлар тәмам үзәгенә үткән булган, чөнки моңа кадәр Миңкамал әбине беркайчан да болай ачулы күргәнем булмады.
«Фәрхәт, ярдәм ит миңа. Бу минем алкоголик улым. Мин аннан куркам», - дип елап җибәрде Миңкамал әби.
Фәрхәт бик тыныч иде, ул аягында көчкә басып торган Фәриткә җирәнүле караш ташлады да, аны кулыннан тотып алып арткы бакчага алып чыгып китте.
Алар озак сөйләште. Миңкамал әби Фәрхәт улын кыйный күрмәсен дип борчылды, курыкты. Нинди генә булса да, үз улы бит.
Без аларның сөйләшеп бетергәнен көтеп утырдык. Ниһаять, җилкапка шыгырдаганы ишетелде, ишегалдына йөгереп чыктык. Каршыбызда Фәрхәт елмаеп басып тора.
«Нәрсә әйттең син аңа? Ул киттеме?» – дип бер-бер артлы сораулар яудырдык.
«Йә, тынычланыгыз әле. Сезне беркемнән дә кыерсыттырмам, – диде ул икебезне ике яктан кочып. – Мин аның белән тынычлап кына сөйләштем. Аңа бу йорт синеке һәм минеке дидем, Назлыгөл. Миңкамал апа аны безгә сатты, ә син минем хатыным дип әйттем», - диде Фәрхәт мут елмаеп.
Бу сүзләрдән катып калдым.
«Нишләп мине хатының дип әйттең?» – дидем калтыранган тавыш белән, оялудан, кыенсынудан тәнемә кызыл тимгелләр бәреп чыкты.
«Ә, үзеннән-үзе чыгып китте, ничек әйткәнне сизми дә калдым», - диде Фәрхәт.
«Алланың амин дигән сәгатенә туры килсен!» – дип куйды Миңкамал әби.
«Тәк, балалар. Иртәгә нотариуска барып, бу өйне Назлыгөл кызым сиңа һәм Рәмзиягә яздырабыз. Каршы килеп маташма да. Картлык көнемдә шундый миһербанлы кызым һәм оныгым булыр дип уйламаган да идем. Бик яратам сезне, балакайларым», - диде дә әби безне кочаклап алды.
Мин бәхетнең җиденче катында идем. Миңа гомер буе әни назы, әни ярдәме җитмәде иде бит. Миңкамал апа миңа шушы ярату-назны, ана мәхәббәтен бирде. Ул миңа үз әнием кебек якын булды. Үз әниемне бик иртә югалттым мин, ятимә булып үстем. Хәзер тормышымда барысы да яхшы булачак, Алла боерса. Иң мөһиме – кызым, яраткан ир-атым һәм әнием бар.