Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Министерство хатыны» аркасында Алия Исрафилова имтиханга соңга калган

news_top_970_100
«Министерство хатыны» аркасында Алия Исрафилова имтиханга соңга калган
Фото: Алия Исрафилованың шәхси аккаунтыннан

Җырчы Алия Исрафилова автобуста барганда кондуктор белән бер пассажир арасында низаг килеп чыккан. Җырчы гына түгел, журналист та буларак, Алия бу хәлгә, әлбәттә, битараф кала алмаган һәм булган хәлләрне тәфсилләп ВКонтакте челтәрендәге сәхифәсенә язган, уй-фикерләре белән уртаклашкан.

«Мәрхүм остазыбыз Илдар Низамов, җәмгыятебезне һәм, гомумән, гади халык сулышын яхшырак аңлар өчен, безгә җәмәгать транспортында ешрак йөрергә куша иде. Шул нәзерен истә тотып та, аннары көне дә матур булганда, машинаны калдырып, автобуста йөргәлим мин. Күзәтүчән кешегә һәр җирдә дә гыйбрәт табыла инде ул, ә автобуста барганда – бигрәк тә. Һәр баруда хикәя язарлык вакыйга булып куя.

Күптән түгел генә, университетка автобуста гына утырып барырмын дигән идем, ә анда булган вакыйга аркасында, хәтта, кабул итү имтиханына да соңга калырга туры килде.

Эш шунда ки, кондуктор бер пассажир ханымның юл йөрү картасыннан акчаны, ни сәбәпледер, ала алмады. Картагыз эшләми, акчалата бирегез, ди. Теге пассажир ханым, ниндидер кызыл тышлы кенәгәсен чыгарып, аны кондукторның борын төбендә болгый-болгый, мин түләмим, бу юл картасын минем эштән бирделәр, теләсә нишләгез, шуннан алыгыз, дип, үзенекен туктый.

Кондуктор да юл бирми, картагызда акча юк, хет әллә кайдан бирсәләр дә, миңа барыбер, түләү үтми. Я түләгез, я чыгып китегез, дип тавыш күтәрә башлады. Теге ханым бик интеллигент булып кыланырга тырышса да, сүзен бирми. Гаеп кондукторда икәнен белдермәкче була. Акырыша торгач, чыгып китте, тәки.

Инде ике остановка узып, барыбыз да тынычландык дигәндә, теге хатын тагын килеп кермәсенме?! Арттан килгән автобуска утырып, безнең автобусны куып тоткан икән. Теге автобуста түләү үткән, янәсе: «Ягез әле, тагын алып карагыз!» – дип, юл картасын кабат кондукторга сузды. Бу юлы түләү алынды. «Әһә! Әйттем бит гаеп сезнең аппаратта, дип! Мин сезнең өстән жалоба язачакмын!» – дия-дия, телефонын кондукторның битенә терәп, аны видеога төшерергә тотынды.

Кондуктор апа: «Син әле генә башка картадан юл картасына акча күчердең дә, хәзер мине җүләргә чыгармакчы буласың, кабәхәт!» – дип, тегенең телефонын бәреп төшерә язды. Теге пассажир хатын да, шундук, кондукторга селтәнә башлады. Үзе «сез» дип кенә сөйләшә инде, интеллигент, янәсе. Куенындагы ниндидер министерствоның кызыл тышлы кенәгәсе дә көч биреп тора, күрәсең, бирешми.

Бераз шулай төрткәләшкәч, теге «министерство хатыны»: «Мин үземнең хаклыгымны гына исбатларга теләгән идем, принципиаль рәвештә. Минем карта эшли, гаеп сездә! Кадалып китегез автобусыгыз белән!» – дип, җиңү яулаган спортсмен рәвешендә, киләсе тукталышта чыгып китте. «Бар, с...!» – дип, артыннан кондуктор ямьсез сүзләр кычкырганын ишеткәндерме, юкмы – билгесез.

Үзенең хаклыгын яклау аңа 60 сумга төште. Дөресрәге, аңа да түгел, эшеннән бирелгән ниндидер «министерство картасы» исәбеннән чыкты инде. Министерство исәбеннән булганда, тукталыш саен чыгып-кереп йөрсәң дә, жәл түгелдер инде ул хаклыгыңны исбатлау, үз кесәңнән чыкмагач.

Тупас һәм дорфа сөйләшсә дә, мөлдерәмә тулып кызарган күзләре кондуктор апайның нечкә күңелен сиздерә иде. Ничектер, жәлләп тә куйдым үзен.

Ә теге хаклык эзләүче принципиаль ханымның кыланмышларыннан чыгып, нинди министерствода эшләгәнен чамалыйм да кебек. Шундый «мөһим» сорауларда ул министерство искиткеч принципиальлек күрсәтә. Чынлыкта, кызыл тышлы кенәгәсен селтәп, үзен бик каты абруйлы кеше икәнен исбатларга маташса да, интеллигентлык, абруйлык ул бит әле «сез» дип сөйләшүдә генә түгел.

Кемнеңдер ялгышын яки хатасын башкаларга сиздермичә генә үзенә белгертә белү, мөмкинлек булганда, аны сиздермичә төзәтеп тә кую – менә болар зыялы кешенең бер билгесе.Утыз сум өчен бу кадәр тавыш куптарып, хаклык эзләү – адәм көлкесе инде. Принцип түгел – күңел ваклыгы», – дип язган Алия Исрафилова.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100