Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Адәм көлдерү бу» – авыл көнендә Азат Абитовны «мунча чабындырганнар»

news_top_970_100
«Адәм көлдерү бу» – авыл көнендә Азат Абитовны «мунча чабындырганнар»
Салават Камалетдинов

Балык Бистәсе районы Бикчурай авылы көнендә җырчы Азат Абитовны «мунча чабындырганнар». Сабантуйларда әллә нинди колак ишетмәгән, күз күрмәгән уеннар карап туйган идек бит инде. Авыл көннәрендә дә шушы мәгънәсезлек артыннан куалар икән.

Азат Абитов белән бер апа сулы ваннага утырып бер берсен каен себеркесе белән чаба. Кабат бу уенны оештырган алып баручыга да эләгә.

Азат Абитов бу уенны кызык дип тапкан. Юеш киемнәр белән бәйрәм карау ошап киттеме икән үзенә?

«Фатирда кайнар суны сүндергәннәр иде, рәхмәт мунча кертеп җибәргәнегезгә. Тагын кайсы якларда мондый кызык уеннар оештыралар», - дип яза Азат Абитов социаль челтәрләрдә.

Җырчының дуслары гына ярышны оатмаган. «Уен түгел бу, әллә нәрсә….», «Кызык уен шундый буламы? Адәм көлдерү бит бу», - дип яза алар.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100