«Әдәбиятның бүгенгесе һәм киләчәгенә борчулар күп»: «Иделем акчарлагы» тудырган сораулар
XXIV «Иделем акчарлагы» яшь язучылар бәйгесендә Гран-при поэзия һәм проза номинацияләрендә катнашучыларга бирелде. КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студенты Ралинә Хәбирова җиңеп чыккан әсәрләргә тәнкыйтьчеләрнең фикерләрен тәкъдим итә.
Җиңүчеләрнең әсәрләре әлегә интернетта юк, алар җыентык булып басылырга әзерләнә. Поэзия номинациясендә Гран-при алган Эльвина Миңнуллинаның бәйгегә җибәрелгән шигырьләре нигездә мәхәббәт турында. Бу хисне төрле яклап ачарга тырыша ул: сыкрану китергән җавапсыз мәхәббәт тә, бер-береңне аңламау да, сөйгәненә чиксез ышану да, балаңны, телеңне, «аяусыз бомба» булган тормышны ярату да бар. Шигырьләрнең кайберләре фәлсәфи эчтәлектә. Эльвина ак шигырьләр, акрошигырь дә иҗат иткән.
«Йөрәгеңнең бар җылысын җыеп,
Кешеләргә таратып
ЯШӘ!»
«Бәхетсезмен дигән кешеләр дә,
Һичшиксез, бәхеткә ирешә», – ди ул.
Эльвинаның үзенә сүз бирик.
Мин, Миңнуллина (Мөхәммәдиева) Эльвина Марат кызы, 1998 елның 12 июлендә Байлар Сабасында туганмын. Әдәбиятта әти фамилиясе белән эз саласым килә. Без гаиләдә 2 кыз. «Фамилияне дәвам итәр кеше юк», – ди әти. Ә мин кыз фамилиямне дә, әтиемне дә бик яратам. Мәктәпне дә Байлар Сабасында тәмамладым. 2016 елда КФУның татар филологиясенә укырга кердем. 2021 елда инглиз һәм татар телләре, татар әдәбияты укытучысы белгечлеген алдым. Декрет ялына кадәр Сабада инглиз телен укыттым.Мин поэзия юнәлешендә иҗат итәм, хикәяләр дә язгалыйм.
Гаиләгездә иҗат белән шөгыльләнүчеләр бар идеме?
Гаиләмдә иң иҗади кеше – әнием. Яшь чагында ул да шигырьләр язган, ә бүгенге көндә кул эшләнмәләре эшли, тегә. Кечкенә чакта апай белән миңа матур-матур киемнәр тегә иде. Болар балачакның иң җылы истәлекләренең берсе булып хәтердә уелып калган.
Иҗатка килүегез ничек булды? Беренче әсәрләрегез нәрсә турында иде?
Татар телендәге беренче шигыремне икенче курста яздым. Университеттагы укытучы апа аны «себереп түкте». Ул вакытта үземне бәяләү югарырак булган ахры. Мин ул озын шигырьне конкурска җибәрдем һәм беренче урынны алдым. Шигырь язу тарихы шуннан башланды. Иң беренче шигырьләрем «Ялкын» журналында басылды. Аннары «Идел», «Казан утлары»нда. Тематика ягыннан иң актуаль тема – мәхәббәт иде. Араларында ялгызлык, сугыш, татар теле турындагылары да бар.
Сезнең өчен кайсы иҗатчылар үрнәк?
Үрнәк дип, төгәл генә әйтә алмыйм. Сибгат Хәким, Муса Җәлил һәм башкаларны укып үстем. Йолдыз Миңнуллина, Луиза Янсуар, Ленар Шәех, Рифат Сәлах, Равил Файзуллин, Лилия Гыйбадуллиналарны укырга яратам. Үземнең яшьтәшләрнең иҗатын да яратып укыйм. Мәсәлән, Энҗе Хөсәенова, Ләйлә Фаяз, Алинә Хәбибуллиналарны.
Әдәби бәйгеләрдә катнашу тәҗрибәгез турында сөйләгезче. «Иделем акчарлагы»ннан нинди тәэсир калды? Ул нәрсәгә өйрәтте?
Кызганыч, әллә ни конкурсларда катнашканым юк. «Сәләткә нур булган йолдызлар»да урын алган бар, «Яңа исем» проектында җиңүчеләр рәтенә кердем. «Иделем акчарлагы»нда дүртенче тапкыр катнашуым иде. Бәйге турында чагыштырмача соң, 22 яшемдә генә белдем. Ә монда мәктәп балалары да катнаша икән. «Иделем акчарлагы» – сәләтеңне күрсәтер, илһамланып иҗат итәр өчен искиткеч мөмкинлек дип саныйм. Мине гел иҗади үсештә булырга өйрәтте. Анда шундый күп каләмдәш дусларымны таптым. Алар белән ничә еллар буе элемтәдә торабыз.
Иҗатка кагылышлы нинди киңәшләр бирә аласыз?
Киңәшләргә килгәндә, белмим дә инде. Хисләрне иҗатка салу мөмкинлеге, ә иң мөһиме, сәләте бар икән, моны һичшиксез кулланырга кирәк. Күбрәк укырга. Илһам юк дип, ялкауланмаска. Илһам ялкауларга килми.
Иҗат итү стилегезне ничек бәялисез? Анда нинди үзгәрешләр булды? Иҗатыгыз аша нәрсә җиткеререргә телисез?
Минем эчемдә кайнаган хисләр – иҗатымда. Хисләр тулы «чәйнегем кайнаганда», ташып-ташып шигырь туа. Стиль турында әйтә алмыйм, төрлесе бар дип уйлыйм. Әмма каләмдәшләрем: «Синең язу стилеңне тиз таныйбыз, башкалардан нык аерыла», – диләр.
Киләчәккә нинди максатлар куясыз?
Башта бик матур хыял гына иде, хәзер максат итеп куйдым: үземнең җыентыгымны бастырасым килә. Шулай ук балалар өчен билингваль (татар-инглиз) китап язу теләге бар. Аның өстендә эш бара, берничә хикәя тупланган инде.
***
Фирүзә Бикбаева «Проза» номинациясендә Гран-прига лаеклы дип табылган. Ул «Ләйсәннең туган көне, яки Мәхәббәт романнарда гына була» хикәясендә студентлар тормышын сурәтли. Мәхәббәт романнары укырга яратучы студент кыз тормышта алардагы шикелле булмавына боегып, үз яры табылуын зарыгып көтә. «Романнарда бер үк сценарий», – диюче Ләйсәннең мәхәббәте әсәрләрдә сурәтләнгәнчә булырмы?
Фирүзәнең үзе белән танышыйк.
Туган җирем – Саба районы Иске Мичән авылы. Белемем: 1) КФУ, ИФМК, Г.Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе, татар теле әдәбияты һәм инглиз теле укытучысы; 2) КФУ, ИПиО, Психологик-педагогик белем (магистратура). 2 ел Казан педагогик көллиятендә инглиз теле укыттым, хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә эшлим. Хикәя, новелла жанрын үз итәм.
Гаиләгездә иҗат белән шөгыльләнүчеләр бар идеме?
Юк. Кечкенә вакытымда әбиемнең: «Безнең нәсел җебе Мөхәммәт Мәһдиевләргә барып тоташа, кызым», – дигәнен генә хәтерлим. Имештер, Мәһдиевнең бер әсәрендә хәтта апамнарның иске йорты телгә алына.
Иҗатка килүегез ничек булды?
Университетта укыганда, Гөлфия Расилевна Гайнуллина һәм Нурфия Марсовна Йосыпова безгә әдәбият фәнен укытты. Аларның имтиханына күз яшьләре түгә-түгә әзерләнгәнемне хәтерлим. Шулкадәр күп калын китаплар укырга кирәк иде. Тулай торакның уку залына иртәнге 7дә кеше-фәлән уянганчы төшеп китәм дә, кич белән, баш тубалга әйләнгәч кенә, кире бүлмәгә әйләнеп кайтам. Шушы имтиханны бирсәм, ниһаять, котылыр идем, дип уйлаганымны хәтерлим. Ә лекцияләрен шулкадәр йотлыгып тыңлый идем үзем. Бертөрле ләззәт, рәхәтлек алып чыгып, озак кына илһамланып йөри торган гадәтем дә бар иде. Имтиханнар да бирелде, калын-калын китаплар да укылып бетте һәм… көннәрдән-бер көнне «котырып» язасым килә башлады. Озак уйлап тормый, бер хикәя язып ташладым. «Ә күңелдә әле яз иде» дип атадым мин аны. «Үз фикерегезне җиткерә алмассызмы», – дип, Гөлфия Рәсилевнага җибәрдем. Әсәр бик «чи» булгандыр. «Игътибар итәсе урыннар күп, бер анализларбыз», – дигән иде укытучым ул вакытта, әмма ничектер онытылды бу.
Берникадәр вакыттан соң, ул хикәямне иләктән йөз кат үткәреп, үзгәртеп, «Сәләткә нур булган йолдызлар» әдәби конкурсына җибәрдем һәм көтмәгәндә 3нче урынны яулауга ирештем. Шуннан соң, мин нидер яза беләм ахрысы, дигән фикер туды.
«Ә күңелдә әле яз иде» хикәямне үзгәртеп, шомартып язылганы – «Хамелеон» иде. Ул «Идел» журналында басылды. Укытучы булып эшләгән елларым кайтавазы, шундагы хис-кичерешләр урын алды анда. Аннан соң 1-2 очерк һәм хикәя язып карадым, әмма аларны беркемгә дә диярлек күрсәтмәдем, беркайда да бастырмадым. Мин гомумән, бик аз язам, чөнки озаклап уйлап йөрергә яратам. Китап укыганда да ниндидер кызыклы фикер күрәм икән, баш казанында кайнатмыйча, алга таба китмим. Гел тирән мәгьнә эзлим, сызып-бозып бетерәм. Ямьсез итеп укыйм мин китапны. Шуңа күрә дә, бәлки, үз иҗатыма бик зур тәнкыйть белән карыймдыр. Ниндидер тузга язмаган әйберләр язып ятасым килми. Сан мөһим түгел, сыйфатлы булсын ул.
Кайсы иҗатчылар сезнең өчен үрнәк?
Әмирхан ага Еники. Йөрәгемә иң якын язучы. Мин аны нык хөрмәт итәм. Теле, каз канаты кебек, шундый йомшак итеп, күңелләрне кытыклый, эретеп җибәрә. Ә хәзерге язучыларны алсак, аерып кына әйтә алмыйм. Эзләнәм. Чит ил әдәбиятына тирәнтен кереп киттем әле. Эрих Фроммнан аерылып булмый.
Әдәби бәйгеләрдә катнашу тәҗрибәсе турында сөйләгезче.
Әдәби бәйгеләрдә катнашу тәҗрибәсенә килгәндә, «Сәләткә нур булган йолдызлар» конкурсы һәм менә быел беренче тапкыр – «Иделем акчарлагы».
«Иделем акчарлагы» конкурсында Гран-при алу минем өчен көтелмәгән хәл булды. Мин бу хакта белгәч, бер мәлгә телсез калдым. Үз көчемнән шикләнеп үткәргән вакытларымны искә төшердем дә, кыюрак булырга һәм күбрәк иҗат итәргә кирәк икән, дигән нәтиҗәгә килдем. Җиңү минем өчен өмет чыганагы булды. Димәк, мин булдыра алам. Галимҗан ага Гыйльманов әйтмешли, язарга да язарга.
«Иделем акчарлагы» нәрсәгә өйрәтте?
Кыю булырга.
Иҗатка кагылышлы нинди киңәшләр бирә аласыз?
Башыңа берәр фикер килә икән, шунда ук язып куярга. Образмы ул, символмы, күңелгә тәэсир иткән берәр вакыйгамы. Берникадәр вакыттан соң алардан шәп әсәр килеп чыгарга мөмкин.
Иҗат итү стилегезне ничек бәялисез? Анда нинди үзгәрешләрләр булды?
Әйткәнемчә, әсәрләрем аз, шуңа күрә бу хакта фикер йөртергә авыррак. Символик образлар, чагыштыруларны бик яратам инде мин. Барды-кайтты ише гади җөмләләр фикерләү сәләтен үстерми. Серле кәнфит кагазенә төреп, укучыны уйландыра, кызыксындыра торган итеп язарга тырышам. Аннан публицистик стильдән акрын гына әдәби, символик образларга һәм тасвирлауларга бай стильгә күчеп барам сыман тоелды үземә.
Башка иҗатчылардан аерып торучы нинди үзенчәлекләрегез бар?
Белмим дә. Бер атып туры тидерергә яратам, дисәм генә инде.
Иҗатыгыз аша нәрсә җиткеререргә телисез?
Тормыш син уйлаганча гына бармый ул, әмма кешене өмет яшәтә. Яхшыга өметләнеп яшәргә кирәк. Шул очракта көтелмәгән җирдән әллә нинди бәхетләр килә дә чыга.
Киләчәккә нинди максатлар куясыз?
Сайлаган кыйблам дөрес дип тоям. Сыйфат минем өчен беренче урында калыр. Эчтәлеге тирән, күпкатлы әсәрләр язасым килә.
***
Ә бәйгедәге икенче як – жюри нәрсәгә игътибар итә икән?
Әдәбият галиме, тәнкыйтьче, «Иделем акчарлагы» бәйгесенең жюри әгъзасы Әлфәт Мәгъсүмҗан улы Закирҗанов бәйге турында:
«Иделем акчарлагы» әдәби конкурсы 24 тапкыр үткәрелде. Мин 15 еллап жюри буларак катнашып киләм. Ул – үзгә бер дөнья, һәм мин аның алга таба да дәвам итүен телим. Укучыларда булган тематик төрлелек, мотивларга игътибар итә идем. Әдәбиятны өйрәнүче буларак, мәктәптә укучыларның иҗатында кызыклы урыннарны тотып аласым килә. Билгеле хакыйкать: язучы булырга өйрәтеп булмый. Әдәби әсәр тормыш-чынбарлыкның чагылышы булудан тыш, аның үзәгендә вакыйгалар белән бергә язучының шәхси фикерләре кушылып китә. Шуның белән безгә кызыклы да ул. Укучы буларак, миңа иҗатчының үз фикерен, үзе сурәтләгән вакыйгага шәхси мөнәсәбәтен күрү кызыклы. Язганнарың беренче чиратта үзең өчен булса, фикерең белән башкаларның танышуын да телисең. Алар укучыларга нинди йогынты ясый, күңелендә эз калдырамы? Ул укып чыкканнан соң онытамы, я йокларга ятар алдыннан искә төшерәме? Шулай булса, язганың укучыга барып җитте, дигән сүз. Авторларга менә шуны җиткерергә телим.
Драма юнәлешендә җиңүчеләр аз, беренче урын билгеләнмәде. Әлфәт Закирҗановтан моның сәбәбен сорадым.
Соңгы елларда драма әсәрләре номинациясе пәйда булды. Төп критерий – язманың пьеса таләпләренә җавап бирүе, сәнгать әсәре буларак оешкан булуы. Каршылыкны хәрәкәт аша күрсәтә алу, сәхнә өчен язылган әсәр булуы тоемлануы мөһим. Кызганыч, беренче урынга лаеклы пьеса юк, таләпләргә берничәсе генә җавап бирә. Укучы диалог я монолог аша бер вакыйганы сөйләп чыга. Беренче күренештә үк каршылык тоемланырга, аңа бәйле эчке каршылыклар күренергә тиеш. Алар хәрәкәт тудыра. Бер-ике геройның бәхәсеннән тормыш рәвеше күзалланырга тиеш. Моңа ирешү кыен.
Проза һәм поэзия юнәлешләренә эшләр күп килә. Быел бу юнәлешләрдәге катнашучылар Гран-прига лаек дип табылды. Тәнкыйть күзлегеннән караганда, кайсы юнәлеш алгарак чыга?
Өзеп кенә әйтү кыен. Гомер-гомергә дип әйтсәм була, гадәттә шигърият алда йөри иде. Гомумән, ул – татар әдәбиятының бер үзенчәлегедер инде. Гадәттә, прозаик буларак үсеп китәчәк, танылачак авторларыбыз шигърияттән башлыйлар. Күрәсең, иҗат чаткысы булганнарда шигърият – сүзләр тәлгәше булып, күңелләрендә яна. Сүз аша күңелендәгене әйтеп бирү теләге әкренләп үсә. Шигърият – субъективлык, шәхси күңел халәте чагылышы. Укыганда да, андагы халәт уйлаганнарым белән туры килсә, кызыксынып укуны дәвам итәм. Күңел халәтенә туры килмәсә, алып куям. Ә проза әсәрендә вакыйгалылык бар. Шәхсидән бигрәк, вакыйгага мөнәсәбәтеңне белдерәсең. Димәк, син киңрәк җәмәгатьчелеккә чыгасың, үзеңнең бәя аша башкаларга да таныту теләге белән яшисең. Ә шигърияттә үзең өчен язу күбрәк. Шушы халәтне бирергә омтылган катнашучыларның эшләреннән чыгып та әйтәм.
Соңгы елларда бәйгегә проза әсәрләренең шактый күп килүеннән һәм аларның сыйфатыннан чыгып, әдәбиятка яңа агым прозаиклар килә, дип әйтеп буламы?
Бу – шактый каршылыклы сораудыр. Без өмет-ышаныч белән яшәп, кайвакыт мактанып та җибәрәбез. Кызганыч, гомумән алганда, әдәбиятның бүгенгесе һәм киләчәгендә борчулар күп. Татар телендә иҗат итү өчен татарча укырга-язарга тиеш кеше. Рус мәктәбендә укып, татарча иҗат итү – шактый кыен. Нәкъ татарча уку барышында тел байлыгы, аның аһәңе сеңә. Татар мәктәпләре кимү – менә бу балаларның санын да киметү. Татарча язып караганнар да, русча язу җиңелрәк дип, рус теленә күчәргә мөмкин. Русча уйлап, татарча язылганы инде тәрҗемә әсәре була, борынгыдан, Еники, Мәһдиевләрдән килгән моң һәм рухи байлыгыбыз кими. Шуңа бәйгеләргә килгән хезмәтләр булу сөендерә, татарның рухи байлыгы бүгенге буынга да күчә. Ә сыйфат мәсьәләсе төрлечә бәяләнергә мөмкин. Кайбер әсәрләрнең русча язылып, татарчага тәрҗемә ителгәне, тел кытыршылыгы сизелә.
Эльвина Миңнуллина һәм Фирүзә Бикбаева турында нәрсә әйтә аласыз?
Икесен дә «Иделем акчарлагы» аша беләбез. Иҗатлары тулаем бар, җәмәгатьчелек тарафыннан кабул ителә. Гран-при аларга алга таба иҗат итәргә стимул булсын иде.
Тематика һәм проблемалар мәсьәләсенә килсәк, кайсыларына күбрәк язалар?
Бәйгеләрдә катнашучыларның күбесе мәктәп укучылары булгач, мәктәп тормышы беренче урынны алып торадыр. Мәктәп тормышы, укытучы, ата-ана «өчлеге» мөнәсәбәте, тормышта очрый торган фаҗигале хәл, күңелсез вакыйгалар, ата-аналар белән мөнәсәбәтләр, блогерлар тормышын чагылдырырга омтылу очрый. Нәрсә җитми, дигәнгә өздереп әйтү авыр. Әдәбиятта шул 10-15 тема инде ул. Бер вакыйганы ачып бирү өчен дә зур осталык сорала. Мәсәлән, мәхәббәт – һәркемнең үзенеке. Символ, образ, метафоралар белән аның синеке, чын булуына ышандыра аласыңмы? Коры пафос кына булмасынга, үзеңне, күңел халәтеңне тыңла. Рифма һәм ритмга гына туры китерелгән булса, шигырь түгел, бер минутта чыгарылган такмак кына була. Хисне, вакыйганы күңелең ничек тоя, шуны күрергә телим. Ә моны эшләү, авторның үзен күрсәтү кыен. Сюжет, образның нәрсә икәнен белергә тиеш язучы. Тормышны өйрәнү – бер яктан, башкалар белән аралашу булса, икенче яктан уку, өйрәнү. Башкаларны өйрәнү аша гына иҗатка кереп була, ләкин аларны кабатлап түгел. Тәҗрибә туплап, яза-яза, каләм дә шомара.