news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Әдәбият галиме, профессор Флера Ганиева вафат

news_top
Әдәбият галиме, профессор Флера Ганиева вафат
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Татар дәүләт гуманитар институтын оештыручыларның берсе, аның ректор урынбасары булган, әдәбият галиме, профессор Флера Ганиева вафат булган.

«Озакка сузылган авырудан соң Флера апа вафат булган. 5 көн элек хастаханәдән чыккан булган. Хушлашу иртәгә Бондаренко урамы, 4 нче йорт янында була, дип хәбәр итте Фәния Хуҗахмәт. Флера Әкрам кызының урыны җәннәттә булсын», – диде «Интертат» хәбәрчесенә КФУ доценты, әдәбият галиме Миләүшә Хәбетдинова.

Флера Ганиева быел февраль аенда Зилә Мөбәрәкшинага интервью биргән иде. «Мин берүзем яшим, әмма ялгыз түгел. Яратуымны бирә алырлык туганнарым, хезмәттәшләрем, укучыларым, шәкертләрем бар минем. Кызларга-егетләргә рәхмәт, мөнәсәбәтләр, Аллаһка шөкер. Алар хөрмәт итеп, син кирәк бит әле, дип кенә тора», – дип сөйләгән иде ул.

Флера Әкрам кызы Ганиева – 1940 елның 25 мартында Татарстанның хәзерге Арча районы Шура авылында туа. 1958 елда Казан дәүләт университетының татар филологиясе һәм тарихы факультетына укырга керә. 1962 елда югары уку йортын тәмамлап, аспирантурада укуын дәвам итә. Казан дәүләт (соңрак федераль) университетында татар әдәбияты профессоры, 1992-2005 елларда Татар дәүләт гуманитар институтында проректор булып эшли.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар