Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әдәби суд «меланхолик» авторларны «сүтеп җыйды»: «Автор елатырга телидер, мин көләм!»

Татар китабы йортында «Идел» журналы һәм Татарстан Язучылар берлеге «Меланхоликлар эше»нә карата «Әдәби суд» уздырды. Бер төркем яшь иҗатчыларның күңел төшенкелегендә язылган әсәрләре тикшерелде. «Интертат» әдәби судтан репортаж тәкъдим итә.

news_top_970_100
Әдәби суд «меланхолик» авторларны «сүтеп җыйды»: «Автор елатырга телидер, мин көләм!»
Салават Камалетдинов

Хөкемгә җәлеп ителгән авторлар арасында Гөлүсә Хөсәенова («Җанымны күбәләкләргә бирерсез» хикәясе), Гүзәлә («...Күкләргә ярәшкән болытлар...» шигыре), Миләүшә Гафурова («...Төнлә дөнья сыеп бетә тәрәзәгә...» шигыре), Рифат Сәлах («Еламагыз!..» шигыре), Рүзәл Мөхәммәтшин («Мин дә үләрмен әле...» хикәясе), Фәнил Гыйләҗев («Җеназа» шигыре) бар.

Рифә Рахман Гүзәләнең шигырен «сүтеп җыйды»: «Укыган саен сорау арты сорау туа»

Гаепләүче – язучы, шагыйрә Рифә Рахман егетләрнең әсәрләрендә меланхолия күренешләре булмавын, кызларның шигырьләрен образ һәм сөйләм логикасы ноктасыннан камилләштерергә һәм эчтәлеккә фикер ачыклыгы бирергә кирәклеген әйтте.

– Күп гасырлык әдәбиятны һәм аның авторларын өйрәнгән белгечләр меланхолия күренешен «акыл чире» дип саный һәм психологик тайпылышларның үзенчәлекле холыклы кешеләргә хас булуы турында әйтә. Димәк, без әдәби-меланхолик язучыларны таныйбыз икән, бу вакытта аларны «талантлы, тирән кичерешле язучылар, шагыйрьләр» дип атарга тиешбездер.

Әгәр бу хис-тойгы, боеклык яхшы әсәрләр язуга этәрә икән, димәк, әдәби меланхолизм – начар күренеш түгел. Шул ук вакытта җиңелчәрәк психик тайпылышларны тулы канлы психозга, әдипләрнең шатлык хисеннән бөтенләй мәхрүм истерикка әйләнүе куркыныч күренеш булып тора.

Меланхолияне аңлау халыкта төрле: күпчелек аны моңсулык, күңел төшенкелеге дип кенә кабул итә. Стресслар кешеләрне тәэсирле язарга этәрә. Үзем дә шагыйрә буларак әйтә алам: бик нык тәэсир кичерсәң, яхшырак язасың. Шушы күзлектән караганда уйлы, мәгънәле, моңсу әсәрне иҗат итү – начар күренеш түгелдер. Бүгенге әдәбиятта рус терминологиясендә ул күңел төшенкелеге, шуңа таба психик тайпылыш, бернәрсәгә ис китмәү, начар кәеф, тормыштан баш тарту, яшисе килми торган халәт буларак күзаллана. Андый әсәрләр күчеш чоры әдәбиятында күп языла.

Гүзәлә туташның үземә аңлаешлы булмаган шигыренә тукталыйк. Укыган саен сорау арты сорау туа. Автор күңеленә нигә «күкне өер белән ярәшү» образы килеп кергән, кем ярәшкән? Объект – субъект мөнәсәбәтләре ачык түгел. Аллаһы Тәгалә дияр идең, шагыйрә үзе үк аңа мөнәсәбәттә «канынмы сыеклый?» дигән сорау куя. Аллаһы Тәгалә турында болай дип әйтү мөмкин түгел. Ә нигә кемнеңдер канын сыеклавы «әллә бу аңыма чорналган төш кенә» рәвешендәге бөтенләй урынсыз янәшәлектә килә. Шагыйрәнең нәрсә әйтергә теләгәнен аңлый алмадым.

Юл арты юл бәйләнештә торырга тиеш, бәйләнешне таба алмыйсың икән – шигырьне, авторның әйтергә теләгән төп фикерен аңламыйсың. Шигырьнең мәгънәсезлеген аңлатыр өчен тормыштан гади мисал китерәм: «Мин ашап утыраммы, әллә әни болында җиләк җыя микән?». Боларны чагыштырып буламы соң?

Гаепләүче: «Һәр юлны укыган саен «ничек болай язып була инде?» дим дә көләм»

– Мондый нигезсез язулар, әдәби детальләр яшь шагыйрәләр иҗатында киң таралган, – дип дәвам итте Рифә Рахман. – Егетләрдә булып ала да, алар бу этаптан тиз чыга. «Гаепне яза белмәүдә күрмиләр, Сез моны аңларлык дәрәҗәдә түгел», – диләр миңа. Әдәбият фәнен укыткач, үзем дә нәрсәдер язгач, мин аңлыйм үзе. Менә бу шигырьдә күчеш арты күчеш, әмма бу бит – хәрәкәт күчеше, динамика бирә торган күчеш түгел.

Лирик «мин»нең табанын сусыл үлән кытыклый. Матур бит. Күз алдына килә: матур гына кыз бара, табанын үлән кытыклый. Сөен инде, көл, син бит яшь әле, синең әле иң матур чагың! Юк, ул елый: «чынбарлык упкыны аның җанын сорый» дип уйлый. Белмим инде мин моны. Кара хәсрәткә батып, үлемгә барган кеше үлән кытыклавына шушы рәвешчә игътибар итәмени? Упкынга таба барган кеше: «Ай, рәхәт, табан астын кытыклый», – дип уйламый бит инде.

Автор, бәлки, мине кара тәэсирләр белән елатырга телидер? Еламыйм, тәэсир итми. Һәр юлны укыган саен: «Ничек болай язып була инде?» – дим дә көләм. Кеше хәсрәт күрәдер, мин көләм. Хәтта грамматик планда да дөрес оешмаган җөмләләр бар.

Әлбәттә, кеше язганча түгел. Бүгенге берәр галимнең «шәп әйткән» дигән мисалына китерергә мөмкин. Чынлап та, бездә шигырьнең эчтәлеген аңламасалар, кешечә түгел, дип, мактыйлар. Язганны галим аңламаган икән, уйланырлык урыннар бар, дип уйлыйм.

Гүзәләнең шигырен «төшләнүне, психологик тайпылышны тасвирлау» дип әйтер идем, лирик «мин» аның төш түгеллеген, тормышның төшкә охшаганлыгын әйтә. Кызганыч, «ул»ның кем икәнлеген ахырдан да аңламадым. Аллаһы Тәгалә булдымы, тормыш үземе, әллә мифик героймы?

«Бу тормыш – тоташтан төш ахры, һәм беркөн, сүгенеп кайтканда, ул мине очратыр, уятыр һәм сөяр, күтәреп кулына». Сүгенеп кайтучы – кем? Егетме, кызмы ул? Җөмләне дөрес төземәгәч, кем икәне аңлашылмый. Ике төрле аңлауга юл кала.

Текстта баштан караңгылык өстенлек итсә дә, соңгы юллар яктылык алып килә. Шигырь сәнгати яктан уңышлы язылмаганлыктан, иртәгә әсәрен дә, авторын да онытам. Мин аны талантлы кыздыр дип уйлыйм. Мондый образлар, һичшиксез, талантлы кешенең генә башына килә. Моңа яхшы әдәбиятны уку, үз шигыреңә кайтып карау, дөрес яздыммы-юкмы дип, аңларга тырышу җитми.

Киләчәктә бу кызның яхшы, матур язасына, таныласына ышанам. Тәнкыйтькә ул үпкәләмәсен, тәнкыйть файда алып килсен, – диде гаепләүче Рифә Рахман.

Рифә Рахман шагыйрәләргә шигырьләрен кешедән укытып карарга кушты. «Язгач та, кешедән «нәрсә аңладың син минем шигыремнән?» дип сорарга кирәк».

«Теләсә нинди сүздән эпитет ясау, нигезсез метафоралар уйлап табу югары әдәбият өчен хас булырга тиеш түгел»

Рифә Рахман калган авторларга да үз бәясен бирде:

– Миләүшә Гафурованың «...Төнлә дөнья сыеп бетә тәрәзәгә...» шигырендә психологик тайпылышлар тоемлана. Нәрсә генә язсам да, әсәрне укыганда, нәфис фильм кебек, күз алдыма килә. Фикер һәм сюжет логикасы өзелә икән, лента да өзелә. Миләүшәнең шигырен укыганда да ул «лента» өзелде.

Лирик «мин» «күрмәгән дөньяга сынап карыйм» дип әйтә. Ничек инде ул, «күрмәгән дөньяга?» Һәм ничек инде «сынап карыйсың?». Бер егеткә мин сынап карый алам, ул миңа гашыйк микән, юк микән, дип. Ә монда автор нинди планда дөньяга сынап карый? Болай гына сынап карап булмый инде...

«Игътибар иттем һәм тугарылдым», – ди автор. Сез бу сүзне аңламыйча куллангансыздыр. Чөнки нәрсәгәдер игътибар иткәннән соң, хәрәкәт итәр өчен ихтыярны җигәргә кирәк.

«Җиһан мичкә яга иде идеалга

Табынырга базган сатлык бер мәркәзен».

Мәркәз ул – башкаламы, образлы әйтелгән сүзме, автор нәрсәне күздә тота? Шайтан гына белә...

Миләүшәнең шигырен укыгач туган уйлар шушы: образ тудырам дип, шигырь язу дигәч тә, теләсә нинди сүздән эпитет ясау, нигезсез метафоралар уйлап табу югары әдәбият өчен хас булырга тиеш түгел.

Бу – укучыны катлаулы язу белән шаккатыруга корылган әсәр. Мин аның һәр юлына шундыйрак бер тәнкыйть сүзе әйтә алам, – диде Рифә Рахман.

Рифат Сәлахның «Еламагыз» дип исемләнгән гади, эчтәлеге ачык, аңлаешлы шигырьне меланхолик шигърият төренә кертмәс идем. Ул анда ислам тәгълиматының мәет белән хушлашу тәртипләре белән генә таныштыра. Артык гади шигырь. Анда да хаталар бар. Мәсәлән, «Сез бит лаек түгел еларга» юлында «лаек түгел» сүзен «тиеш түгел»гә алмаштырырга кирәк. Үлгән кеше «бу кеше минем өчен еларга лаек яки лаек түгел» дип, аерып ята алмыйдыр инде…

Фәнил Гыйләҗевның каләме соңгы елларда сизелерлек үзгәрде, камилләште. Кеше үзенә таләпчәнгә әйләнә, үз язганыннан да хата эзли башлый. Миңа аның сәяси кыюлыгы, милли көрәш юлыннан читкә тайпылмаган, фикерен ачыктан-ачык әйтергә курыкмаган яшь каләм иясе булуы ошый. Бу яссылыктан караганда, Фәнил бүгенге көндә Гаяз Исхакый премиясен алуга лаек. Аның мирасында меланхолик шигърият төп урынны алып тора, дип санамыйм.

Аның «Җеназа» шигыре – төрле хисләргә бай әсәр: яшәү һәм үлем, аларның гаять якынлыгы, тормыш иткәндә кылган гамәлләр турында уйланулар рәвешендә язылган. Монда чиксез боеклык темасы юк. Фәнил җеназа вакытында теләсә кайсы нормаль кеше кичерә торган хисләрне бөтен табигыйлегендә сөйләп бирә. Ислам ритуалларының кешене мәгънәле уйларга тартуын күрсәтә, иманлы яшәүгә чакыра.

Алда әйтелгән барлык фикерләрне Рүзәл Мөхәммәтшинның «Мин дә үләрмен әле...» әсәренә карата әйтеп була. Уңышлы хронотоп, урыны укучыны тартып торырлык, игътибарын сюжет корылышыннан аермаслык иткән вакыйга фәлсәфә күчешләре, тел камиллеге, аның тормышчанлыгы, заманчалыгы, гадилеге, кирәгеннән тыш алынмалар белән чуарланмавы әсәрне гаять укылышлы итә.

Гөлүсә Хөсәенованың әсәре бик матур тел белән язылган, аның җөмләләре камил. Гөлүсә – талантлы кыз. Әмма бу төр язулар аның иҗатының төп урынын алып торырга тиеш түгел. Гөлүсәнең әсәрен укыганда, сорау туды: герое кем аның? Кызмы, егетме? Соңыннан гына аның егет кеше икәне «күренеп» ала. Әмма аның теле – хисле хатын-кыз теле. Бүген әллә нинди сюжетларга нигезләнеп проза иҗат итүчеләр бар, әмма телләре юк. Иң авыры – кешегә аңлаешлы, ачык, матур тел белән язу. Әсәрне нәсер итеп үзгәртеп язсагыз иде, – дип киңәш итте гаепләүче.

Хәбир Ибраһим кызларның шигырьләрен «сүз боламыгы» дип сүкте, Фәнил Гыйләҗевныкын ошатмады

Гаепләү ягыннан шаһит — язучы-драматург, ТАИС татар интеллектуаль милек агентлыгы җитәкчесе Хәбир Ибраһим Гүзәлә белән Миләүшә Гафурованың шигырьләрен аңламаган.

– Алар бер-берсенә охшаган, бер автор язган кебек кабул иттем. Мин аны «шигырь» дип түгел, «сүзләр тезмәсе» дип атар идем. Сүз тезмәсе белән шигырьне аерырга вакыт җиткәндер. Бу – «больная фантазия»нең ачык бер мисалы. Мондый сүзләрне хастаханәдә яткан вакытта язарга була.

Чын шигырьдә өч компонент булырга тиеш: ритм, рифма һәм мәгънә, фикер. Укыган әсәр укучыга тәэсир итәргә тиеш. Менә монда өч компонентның берсе дә юк. Моны «шигырь» дип атарга хакым да юк.

Әйтик, Гүзәлә, Миләүшә әниләре янына кайтып, шушы шигырьләрен укыса, күз алдына китерегез. Әниләре аларга: «Кызым, син татар телен оныттыңмы әллә? Бездә авылда болай сөйләшмиләр», – дип әйтәчәк. Кыз: «Мин төшне тасвирладым», – дигәнгә, әнисе: «Без төшне тасвирлаганда да шулай сөйләшмибез, аңлатып бирче», – дияр иде. Төштә реаль элементлар булырга тиеш. Монда бернәрсә юк: монда – сүз боламыгы. Менә моны ничек аңларга: «Җиһан мичкә яга иде идеалга табынырга базган сатлык бер мәркәзен».

Әнисе кызына: «Бар, эзләп кайт әле ул мәркәзне», – диячәк. Җәмәгать, гаепләүче буларак, «Идел» журналына дәгъвам бар. Мондый шигырьләрне чыгармагыз инде... Без «Идел» журналында 6 ел эшләдек, әмма без мондый мәгънәсез һәм аңлаешсыз шигырьләрне чыгармадык. Әйе, редакциягә мондый әйберләр килгәне булды.

«Конкурста урыннар алалар әле алар, шунысы гаҗәп!» – дип кушылды Рифә Рахман.

Гөлүсә Хөсәенованы бер дә яманлыйсы килми. Әгәр дә мин яклаучы булсам, аны суд залыннан чыгарып җибәрер идем, – дип күчте ул икенче эшкә. – Чөнки ул матур һәм күркәм әсәр иҗат иткән. Кайсы вакытта «һаман бер әйберне сөйли бу» дип, туйдыра да башлый. Геройның биографиясе юк, хатын-кызмы бу, ир-атмы, дип уйлыйсың. Бездә «күбәләк булып җаның бер кайтыр» дигән гыйбарә бар. Әгәр кешенең җаны бакыйлыкка күчкәч, күбәләк булып кайта икән, димәк, кеше юкка яшәмәгән. Теле дә бик матур, аңлашыла да. Теге шигырьләр кебек түгел инде.

Рифат Сәлахның «Мин үлгәч тә, үксеп еламагыз» юлы шигырендә 7 мәртәбә кабатлана. Хәзер мин дә кабатлыйм (бу вакытта гаепләүче шул юлларны 3 тапкыр укыды. – авт.). Туйдыгызмы? Туйдыра. Бу бит дини шигырь түгел, бу – үзенең теләгеннән ургылып чыккан шигырь, әмма ул эшләнеп бетмәгән, ул сыйфатсыз. Монда тема да бар, әмма ул ашык-пошык кына язылган. Шигырьне яшереп язарга кирәк. Менә болай язса, кызыграк булыр иде:

Мин үлгәчтен, дуслар, еламагыз...

Нишлим инде, шуңар дучармын.

Мин, үлемем белән, әле сезгә

Исән яшәү серен ачармын.

Бу темага әкрен генә кереп китәргә кирәк.

Фәнил Гыйләҗевның «Җеназа» дигән шигырен карыйк. Үсеше бар, бөтен әйберләре әйбәт. Ләкин мин бу шигырьне аңлап бетермәдем. Нәрсә соң ул – җеназа? Ул – күмү процессы һәм Аллаһы Тәгаләдән кешенең үлемен җиңеләйтүне сорау. Җеназаның нәрсә икәнен белмәгәнсең, син аны үстерә алмагансың.

– Шигырь бит монда җеназа вакытындагы күңел халәте һәм кичерешләр, үзеңә нәтиҗә ясау турында бара, – дип аңлатма кертте Фәнил Гыйләҗев.

– Гафу ит, җеназа турында инструкция язарга, дип әйтмим. Җеназа турында күбрәк белергә кирәк, – дигән нәтиҗәгә килде Хәбир Ибраһимов.

– Аннан соң шигырь тарала бит! – дип кушылды Рифә Рахман.

– Җеназа темасы турында язасың икән, син ул теманы яхшы белергә тиешсең, – диде Ибраһимов.

– Белә ул аны! – диде Ландыш Әбүдәрова.

– Мин монда белгәнен күрмәдем. Миңа бу шигырь бөтенләй ошамады, иң начар шигырь шушы. Матур гына башлаган, үстермәгән ул аны, – дип кырт кисте Хәбир Ибраһимов.

Дөресен әйткәндә, Хәбир абыйга нәрсә җитмәгәнен мин дә аңламадым. Азактан, эмоциональлеккә бирелеп, ул шушы шигырьне бөтенләй ошатмавы турында әйтте. Ә сүзенең башы шундый матур гына башланган иде югыйсә. Иҗатчыга «шигырең начар» дип бәреп әйтү дөрес түгел, иде, әлбәттә. Ә ничек язарга кирәк иде икән? Аңлатма булмады.

Рүзәл Мөхәммәтшинның әсәрен яратып укыдым, бик җылы язган. Әмма дә ләкин көнкүреш дәрәҗәсендә генә калган, ул аны идея югарылыгына күтәрә алмаган, – дип өстәде гаепләүче ягыннан шаһит.

Яклаучылар: «Моны бер генә кат укып булмый, тагын бер кат укып аңларга кирәк!»

Яклаучы – язучы, «Казан утлары» журналы җаваплы сәркатибе Ландыш Әбүдәрова:

– Гүзәлә белән Миләүшә Гафурованың шигырьләрендә үлем мотивы сюрреалистик планда кертелгән. Авторлар өчен үлем – депрессив халәт, япон экзистенциализмындагы кебек, җиңеллеккә ирешү, чистарыну буларак кабул ителә.

Рифат Сәлахның шигырендә үлем мотивы дини аспектта хәл ителә. Фәнил Гыйләҗев исә шигырендә бакый дөньяны котылу чарасы итеп күрмәсә дә, фани дөньядагы яшәешнең мәгънәсе үтүенә ишарә итә. Рүзәл Мөхәммәтшин үлемне һәртөрле идеологиядә, үлемнән куркуны җиңеләйтер өчен кешелек уйлап тапкан мәдәни механизмнардан азат итеп, махсус физик бетү белән сурәтләп бара. Гөлүсә Хөсәенованың хикәясе – яшәүне раслау турында, – диде яклаучы.

– Без язарга өйрәтергә тиеш түгел. Язу – һәркемнең үз эше, – дип кушылды яклау ягыннан шаһит – шагыйрь, Татарстан Язучылар берлеге әдәби консультанты Марат Закир. – Кимчелекләрне әйтергә кирәк. «Идел» журналы әлеге әсәрләрне эксперимент буларак тәкъдим иткән. Гүзәлә дә, Миләүшә Гафурова да – кызык шагыйрәләр. Хис-тойгылар кайнап торган вакытта фикер шигырьдә артта калса да ярый, бу бит пьеса түгел. Ребус булсын, һәр укучы аны үзенчә чишсен. Кызык кына образлары, ачышлары бар.

Миләүшәнең шигырендә образ өстендә образ. «Чәпәп» кенә тора! Хәбир, моны бер генә кат укып булмый, тагын бер кат укып аңларга кирәк. Кызларның эзләнүләре игътибарга лаек дип уйлыйм, – дип, кызларны яклады ул.

Хөкемгә җәлеп ителгән авторларның бары икесе генә судка килгән иде. Шулай итеп, бөтен «удар»ны Гөлүсә Хөсәенова белән Фәнил Гыйләҗев үзенә алды. Килмәүчеләрнең сәбәпләре булгандыр... Әмма судка килсәң, яхшырак булыр иде. Әсәреңне төрле яклап тәнкыйтьләү процессын күрү, үзең дә шунда катнашу файдага гына, билгеле.

Гөлүсә Хөсәенова сюжет коруы авыр булуын, хисләрне тасвирлау аның өчен җиңел булуын аңлатты. Фәнил Гыйләҗев шигырендә җеназа процессын тасвирлау күз уңында тотылмавын әйтте. «Андый максат куелса, ул я поэма, я хикәя булыр иде», – диде ул.

Казый Батулла карары: «Безнең әдәбият «абсурд» баскычын әле үтмәгән»

Соңгы сүзне казый – Татарстанның халык язучысы Рабит Батулла әйтте. Ул да шагыйрәләрнең шигырьләрен аңлап бетермәгән һәм, мисаллар китереп, аңламаган урыннарын атап үтте.

Гүзәлә «күкләргә ярәшелгән болытлар» дип яза. Күк белән болыт ярәшелгән булып чыга. Аңлап булмый. Күк белән болыт кушылса, яңгыр тудырырга мөмкин.

Миләүшә Гафурова «өнди теләк, ышандыра, тик көчләми» дип яза. Көчләү – «изнасилование» дигән сүз. Теләк көчләми булып чыга. «Ирексезләү» дигән сүзне кулланырга кирәктер.

«Үксез төшем искә төшә: җиһан мичкә яга иде идеалга табынырга базган сатлык бер мәркәзен» – бернәрсә дә аңламадым.

«Ялкыннар салкыны» – ялкын салкын була ала микән, белмим. «Ихтыярның җигүләре сына». Атны җигәргә ярый, җигүле ат. Монда ихтыяр җигүлеме? Ихтыярны тугарыргамы әллә? Аңлашылмый. Сюрреализм.

Рифат Сәлах «Заяга үтмәгәндер һәр көнем» ди. «Бер көнем» дияргә кирәк. Фәнил Гыйләҗевның әсәре ошады. Рүзәл Мөхәммәтшин «Рауза карчык Аллаһыдан минем гөнаһларымны кичерүен ялварды» дип яза. «Кичерүен сорап ялварды» дип язса, дөресрәк булыр иде. «Бернинди төш кермәде» дигәне аңлашылмый. «Бернинди төш күрмәдем» булса – аңлашыла. Гөлүсә Хөсәенованың хикәясендә «салкын җылылык», «җылы салкынлык» сүзләрен аңлап бетермәдем.

Егетләрнең әсәрләрен укып чыккач, өметем артты. Безнең әдәбият «абсурд» баскычын әле үтмәгән. Көнбатышлар ул баскычны үттеләр дә алга таба киттеләр. Без эксперименталь әсәрләр бирә алмадык, мондый тәҗрибәне үтмәдек. Минемчә, бу әсәрләрне «кичереш чоры» дип атарга кирәк. Кешечә язарга кирәк түгел, Әмирхан Еники, Фатих Хөснине өйрәнеп, алар нигезендә үз юлыңны табарга кирәк. Бу экспериментлар миңа ошады, аларны дәвам итәргә кирәк.

Авторларның барысын да талантлы дип уйлыйм. Тәнкыйтьтән үлә торган иҗатың була икән, иҗаттан китүең яхшы. Өеп тәнкыйтьләсеннәр, ләкин колак та салырга кирәк. Нәрсә язып ятасыз сез анда, дип әйтсеннәр, моннан куркырга ярамый, – дип хөкем чыгарды казый.

  • Әдәби суд – «Идел» журналы башлап җибәргән иҗади проект. Аның асылы – яшь иҗатчыларның (яки иҗади биографиясе зур булмаган язучыларның, шагыйрьләрнең) әсәрләренә бәя бирүдән гыйбарәт.
  • «Әдәби суд» та гадәти суд формасында оештырыла – анда гаепләнүче, гаепләүче, яклаучы, шаһитлар һәм казый бар. Гаепләүче гаепләнүченең әсәрләрен тәнкыйть итә, яклаучы – яклый, казый «хөкем карары» чыгара.

Рифат Сәлах

Мин үлгәч тә, үксеп еламагыз,

Сез бит лаек түгел еларга.

Аллаһыга мең-мең шөкер итәм,

Сезнең белән үткән елларга.

Мин үлгәч тә, үксеп еламагыз,

Зая үтмәгәндер һәр көнем.

Җан өләшкән бөек Раббыбызга

Җирдә соңгы рәхмәт әйтүем.

Мин үлгәч тә, үксеп еламагыз,

Кирәк булыр изге догагыз.

Каберемдә юк-бар сүзләр сөйләп,

Коръәннән дә өстен булмагыз.

Мин үлгәч тә, үксеп еламагыз,

Җаным исән әле бүген дә.

Үкенечләр калыр, гөнаһлар күп,

Әзер тору авыр үлемгә.

Мин үлгәч тә, үксеп еламагыз,

Елау юкка хәзер, яшь әрәм.

Дөнья авырлыгын ташлап китеп,

Мәңге картаймаска яшәрәм.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 23 ноябрь 2022
    Исемсез
    Бер дэн бер юнле язучы калды Татарстан жомхуриятендэ, Рабит ага Батуллин. Исэнлеклэр-саулыклар аксакалыбызга.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100