Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ачып карарга киңәш ителми: Татарстан предприятиесе эшчеләре радиоактив капсула югалткан

news_top_970_100
Ачып карарга киңәш ителми: Татарстан предприятиесе эшчеләре радиоактив капсула югалткан
Цезий-137 салынган контейнер
Фото: "Бизнес онлайн" сайтыннан. «ТНГ-Групп» матбугат хезмәте фотосы

Татарстандагы «ТНГ-Групп» нефть сервисы компаниясе хезмәткәрләре Иркутск өлкәсендә радиоактив цезий-137 дигән матдә булган капсула югалткан. Чәнчә бармак зурлыгындагы капсуланы тапкан кешегә 200 мең сум акча вәгъдә итәләр.

Махсус контейнердагы капсуланы махсус җиһазландырылган автомобильдә алып барганнар. Коллектив зимниктан (каткан елга үзәненнән) Усть-Кут шәһәреннән 100 километр ераклыктагы урынга барган. Бик көчле буран булган, машина бик сикерткән, контейнер кабинада булмаган, барып җиткәч кенә аның төшеп калганын белгәннәр.

Ничек шундый кадерле әйберне югалтырга була, һәм ул нәрсәсе белән куркыныч?

Цезий газ һәм нефть сәнәгатендә скважиналарны тикшерү өчен кулланыла икән. Ул шулай ук яман шешне дәвалаганда, медицина препаратларын стерилизацияләгәндә, датчиклар ясаганда кулланыла. Төп куллану юнәлеше – гамма-дефектоскопия, дип язалар.Бу – зур кисәк металларны эретеп ябыштырганнан соң алар арасында куышлыклар калганмы-юкмы икәнен белү ысулы. Цезий-137 Җир шарын радиоактив пычраткан матдәләрнең берсе санала.

Компания сейсмик разведка һәм геофизик тикшеренүләр белән шөгыльләнә – цезий шуның өчен кирәк. Бу кыйммәтле һәм куркынч металлны алар «КамАЗ» машинасында алып барган. Компаниянең генераль директоры Ян Шәрипов irk.aif.ru сайтына хәбәр итүенчә, компания 70 ел буе шушы металл белән эш йөрткән, бер тапкыр да югалтмаганнар. Ул дүртенче класс куркынычында дип санала – коточкыч дәрәҗәдә үк куркыныч түгел икән. Капсуланы ачмасаң, 5 метрдан аның бернинди тәэсире юк икән. «Контейнерны ачкан очракта, куркыныч булуы мөмкин, – дигән директор. – Аны белгечләрсез ачарга ярамый. Контейнерны тапкан кеше хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итсен иде. Без табучыга 200 мең бирергә әзер. Вазгыятьне аңлап кабул итсәгез иде. Без төбәктәге экологик вазгыять өчен җавап бирәбез, бу – төбәктәге экологиягә зыян салмаячак», – дигән ул.

Хәзерге вакытта капсуланы махсус ике бригада һәм полиция эзли икән.

Мондый хәл 2014 елның 27 августында Казахстанда булган. Анда да 30 см биеклектәге, 20 см диаметрдагы контейнер «КамАЗ»дан төшеп калган. Аның авырлыгы 60 кг булган. Полиция ачып карамаска киңәш иткән – аз гына дозада булса да, ул агуларга һәм үлемгә китеррегә мөмкин, дип язган «Ридус» сайты ул вакытта. Контейнерны 100дән артык хәрби, полицейскийлар 10 көн эзләгән – җәяү йөреп чыкканнар. 300 мең сум вәгъдә ителгән булган. Аннары контейнерны югалган җирдән 1000 километр ераклыкта 7 сентябрьдә тапканнар – аны ике кеше табып, бөтенләй башка өлкәгә алып качкан булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100