«Ачыктан-ачык янамадылар, әмма...»: район башлыгы урынбасарының машинасын яндырганнар
![«Ачыктан-ачык янамадылар, әмма...»: район башлыгы урынбасарының машинасын яндырганнар](https://intertat.tatar/resize/shd/images/uploads/news/2023/9/15/55d9d0f632bdb27a37f6a14597eb9623.jpg)
Уфаның Дим районында Благовещен районы хакимияте башлыгының төзелеш һәм архитектура буенча урынбасары Никита Дмитриевның автомобилен яндырганнар. Бу хакта ««Честно говоря» телеграм-каналы хәбәр итә.
Урынбасар, видеокүзәтү камералары язмаларына карап, ничек булганын ачыклаган. Төнге сәгать 2дә бер кеше автомобильгә пакет салып китә. 50 минуттан ул шартлый, һәм машинага ут каба.
Башлык урынбасары: «Ачыктан-ачык янамадылар, әмма мин моны профессиональ эшчәнлегем белән бәйләп карыйм», – дигән.