news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ачуы чыккан ир-ат әнисенә һәм иптәшенә янучан сыеклык сибеп ут төрткән

news_top
Ачуы чыккан ир-ат әнисенә һәм иптәшенә янучан сыеклык сибеп ут төрткән
"Татар-информ" архивы

Ленинград өлкәсендә 31 яшьлек ир-ат, әнисе эчтә булган килеш, мунчага ут төрткән. Фаҗига 20 августта Большой двор авылында булган. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Хастаханәгә ике кешене китерәләр. Алар – 68 яшьлек хатын-кыз һәм 36 яшьлек ир-ат була. Бу кешеләр төрле йортларда яши. Икесенең дә бите, аяк-куллары, күкрәге, сулыш органнары пешкән. Аларны реанимациягә салганнар, хәлләре авыр, дип бәяләнә.

Мунчага ут төртүдә шикләнеп, имгәнгән хатынның 31 яшьлек улын тоткарлаганнар. Аңа да медицина ярдәме таләп ителгән.

Соңрак ачыкланганча, тоткарланган ир-ат дусты һәм анасы белән бергә хәмер эчеп утыра. Аннары ул әнисеннән дә, иптәшеннән дә котылырга карар кыла. Җинаятьче анасына һәм иптәшенә янучан сыеклык сибә һәм ут төртә, үзе йокларга кереп китә.

Җинаять эшен тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар