news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ачулы ир-ат Яңа ел алдыннан дустының башын балта белән чапкан

news_top

Якутиядә яшәүче ир-ат Яңа ел алдыннан танышының башын балта белән чапкан. Аны үтерүдә шикләнеп кулга алганнар. Бу турыда РЕН ТВ каналы Тикшерү комитетына сылтама белән хәбәр итте.

Тикшерү версиясе буенча, ир-атлар Яңа ел алдыннан талаша, шуннан соң берсе икенчесен үтерә.

«Яңа ел алдыннан ир-ат исерек була. Ул үзе яши торган йортка керә торган бүлмәдә 53 яшьлек танышы белән талаша. Аннары башына берничә тапкыр балта белән бәрә», – дигәннәр Якутия буенча Тикшерү идарәсенең телеграм-каналында.

Имгәнгән ир-ат урында ук үлә. Аңа балта чапкан ир-ат исә күршесенә керә һәм барысын да сөйләп бирә. Күрше полиция чакыра.

Җинаять эше ачылган. Тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар