Җырчы Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар үзләренең социаль челтәрләрендә кызыклы видео белән уртаклашты. Кадрларда – Алмаз белән Зөлфирәнең һәр концертына йөри торган, гаҗәеп энергияле бер тамашачылары.
Беренче сезоннан ук бер концертны да калдырмыйча йөргән тугры тамашачыбыз бу безнең! Безгә генә түгел, бөтен мәдәни чараларга да йөри ул, - дип яза Алмаз.
Җырчы әлеге видеоны очраклы рәвештә генә төшереп алуын да әйтә. Ул мондый ихлас һәм дәртле биюләрне игътибарсыз калдыра алмаган. «Ачуланмаса ярый инде», - дип тә борчылган.
Алмаз белән Зөлфирә тиздән чыгачак яңа җырларын да Ренатның дәртле бию кадрлары белән тәкъдим итәргә булганнар. «Ренат, бөтен өмет синдә», – дип яза алар.
Артистлар әйтүенчә, «Төрле хәлләр була» җыры киләсе сезонның финал җыры булачак. Аны Зәлифә Шәймөхәммәтова сүзләренә Җәмил Минегалиев иҗат иткән.