«Хозур дин турында» телеграм-каналында ачуланганда үзеңне ничек тотарга икәнен аңлаталар.
Бер сәхабә Расүлебездән саллаллаһү галәйһи вә сәлләм: «Миңа нәсыйхәт бир әле, йә Расүлуллаһ!» – дип сораган. Расүлебез: «Ачуланма», – дип җавап биргән.
Расүлебезнең саллаллаһү галәйһи вә сәлләм хәдисләренә таянсак, без бу халәттән котыла алачакбыз.
Ачуны туктата торган сүзләр бар.
Расүлебез ачуы чыккан кешегә: «Әгууз̣ү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗиим», – сүзләрен әйтергә кушкан.⠀
Тәһарәт алу. Расүлебез саллаллаһү галәйһи вә сәлләм: «Хакыйкатьтә, ачу килү – шайтаннан, ә шайтан уттан яратылган. Утны су белән сүндерәләр, шуңа күрә ачуы чыккан кеше тәһарәт алсын», – дигән.
Хакыйкый көч. Расүлебез саллаллаһү галәйһи вә сәлләм: «Көрәштә җиңүче түгел, ә ачу чыкканда үзен тыеп калучы көчле», – дип әйткән.
Ачуны тыйган өчен бирелә торган әҗер-савап. Расүлебез саллаллаһү галәйһи вә сәлләм: «Ачуы чыгып, нидер башкара алганда үзен тыеп калган кешенең йөрәген Аллаһы Тәгалә Кыямәт көнендә канәгатьләнү хисләре белән тутырачак», – дигән.
Дәшмәү. Расүлебез саллаллаһү галәйһи вә сәлләм: «Берәрегезнең ачуы чыкса – дәшмәсен», – дигән.
Эмоцияләрне хәрәктләргә күчерү. Расүлебез саллаллаһү галәйһи вә сәлләм: «Ачуың чыкканда басып торсаң – утыр, утырып торганда ачуың чыкса – ят», – дигән.