news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ачу килгән чакта нишләргә?

news_top
Ачу килгән чакта нишләргә?
Фото: © "Татар-информ"

«Хозур дин турында» телеграм-каналында ачуланган чакта үз-үзеңне тоту турында язалар.

Бер сәхабә Расүлебездән салләллаһү галәйһи вә сәлләм: «Миңа нәсыйхәт бир әле, йә Расүлуллаһ!» – дип сораган.

Расүлебез: «Ачуланма», – дип җавап биргән.

Расүлебезнең салләллаһү галәйһи вә сәлләм хәдисләренә таянсак, без бу халәттән котыла алачакбыз. Ачуны туктата торган сүзләр бар.

Расүлебез салләллаһү галәйһи вә сәлләм ачуы чыккан кешегә: «Әгууз̣ү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗиим», – сүзләрен әйтергә кушкан. ⠀

Тәһарәт алу

Расүлебез салләллаһү галәйһи вә сәлләм: «Хакыйкатьтә, ачу килү – шайтаннан, ә шайтан уттан яратылган. Утны су белән сүндерәләр, шуңа күрә ачуы чыккан кеше тәһарәт алсын», – дигән. ⠀

Хакыйкый көч

Расүлебез салләллаһү галәйһи вә сәлләм: «Көрәштә җиңүче түгел, ә ачу чыкканда үзен тыеп калучы көчле», – дип әйткән. ⠀

Ачуны тыйган өчен бирелә торган әҗер-савап

Расүлебез салләллаһү галәйһи вә сәлләм: «Ачуы чыгып, нидер башкара алганда үзен тыеп калган кешенең йөрәген Аллаһы Тәгалә Кыямәт көнендә канәгатьләнү хисләре белән тутырачак», – дигән. ⠀

Дәшмәү

Расүлебез салләллаһү галәйһи вә сәлләм: «Берәрегезнең ачуы чыкса – дәшмәсен», – дигән. ⠀

Эмоцияләрне хәрәктләргә күчерү

Расүлебез салләллаһү галәйһи вә сәлләм: «Ачуың чыкканда басып торсаң – утыр, утырып торганда ачуың чыкса – ят», – дигән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар