Кукмара мәдрәсәсе җитәкчесе галим Ришат хәзрәт Курамшин «ВКонтакте» челтәрендәге сәхифәсендә ачу чыккан чакка киңәшләрен бирә.
– Адәм баласына хас булган хис-тойгыларның берсе ул – ачу. Аның асылында – кемгә дә яки нәрсәгә дә булса ризасызлык белдерү, кайчакта исә үз-үзеңе яки килеп чыккан ниндидер хәлне битәрләп, тискәре эмоцияләрне тышка чыгару.
Ачуны басу өчен динебездәге киңәш-нәсыйхәтләр
Ачуны «кабартып» кеше арасын бозу – шайтанның яраткан эше булуын онытмагыз. Шуңа күрә ачу килә башлаган вакытта «әгузү билләһи минәшшәйтанирраҗим», ягъни «сыенам Аллаһка ләгънәт кылынган шайтаннан» дип әйтергә кирәк («Әл-Әграф» сүрәсе, 200 аять).
Аллаһны зикер итү, мәсәлән, кәлимәне («ләә иләәһә иллә Аллаһ») берничә тапкыр кабатлау, яки Аллаһның гүзәл исемнәрен кат-кат әйтү, ачуны басарга ярдәм итә.
Хәдистә аңлатылганча, ачуы килгән кеше басып торса – утырсын; тынычланмаса – ятсын; алай да тынычлана алмаса – тәһарәт алсын. Пәйгамбәребез Мөхәммәд гәләйһиссәләм билгеләп үткәнчә, «ачу ул – ут, ә су утны сүндерә».
Икенче бер хәдистә: «Әгәр берәрегезнең ачуы килсә, дәшмәсен», – дип әйтелә. Ни өчен? Чөнки ачу килгән вакытта әйтелгән беренче сүз белән шайтан низаг учагын кабызып җибәрә, моңа юл куймас өчен, әлегә дәшми калу хәерле. Ә әйтәсе килгән сүзеңне соңрак, тынычлангач җиткерергә була.
Ачуны баса алуның фазыйләтләрен искә төшерегез. Әйтик, хәдисләрдә бу хакта шундый мәгълүмат китерелә: «Башкаларны беләге белән җиңә алган кеше түгел, ә ачу чыккан вакытта үзен тыя алган кеше көчле».
«Ачу ул – ут. Үз ачуын баса алган кеше шул утны сүндерер. Ачуына ирек биргән кеше исә шул утта янып бетәр».
«Кешенең 2 олы дошманы ул – ачу һәм шәһвәт (похоть, страсть). Шушы 2 дошманын җиңә алган кешенең дәрәҗәсе үсәр, һәм ул рухи камиллеккә ирешер».
«Ачу килгән вакытта шул ачуына тәңгәл килгәнчә гамәл кылу мөмкинлегенә ия була торып та үзен тыеп кала алган кешене Аллаһы Тәгалә Кыямәт көнендә барлык мәхлуклары алдында чакырып алып, аңа хур кызларыннан үзенә ошаганны сайлап алырга рөхсәт итәр».
Шулай итеп, ачу хисен басу фазыйләтләренә багышланган мәгълүмат динебездә шактый күп. Аларның асылы «шайтанның кешегә иң якын мәле кеше ачу хисен кичергәндә була» дигән фикердән гыйбарәт. Ә шайтанның максаты – кешегә зыян салу, туры юлдан тайпылдырып, үзе артыннан җәһәннәмгә алып китү.
Нәкъ шуңа күрә пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләм шундый нәсыйхәт биргән: «Ачу хисен салмаклык һәм тотнаклылык белән басыгыз, аның утын тынычлык һәм бернигә дә ис китмәү илә сүндерегез».
Биредә тугры хәлифәләрнең берсе – Гомәр ибне Хәттаб радыйәллаһү гәнһүнең шушы хикмәтле сүзләрен дә искә төшерү урынлы булыр: «Аллаһ ризалыгы өчен йотылган ачу «йотымы»ннан башка күбрәк әҗергә ия булган бүтән йотым юк».
Иманлы кешеләрне вәгазьләп, Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләм болай дигән: «Кем Аллаһка һәм Кыямәт көненә ышана, башкаларга яхшы мөгамәләдә булсын». Димәк, тотнаклылык асылы – ихлас иманлы булуда. Шуны да өстәп әйтергә мөмкин: тотнаклылык ул – тәрбияле һәм акыллы булуның күрсәткече.
Татар халык мәкалендә «сабыр төбе – сары алтын» дип әйтелүе дә юкка түгелдер. Ә сиңа сары алтын кирәкме, кара үкенечме – һәркем уйлап-фикерләп үзе сайласын. Сайлаганның нәтиҗәсе үзебезгә ирешәчәк, – дип яза Ришат хәзрәт Курамшин.