Машина ачкычлары салонда бикләнеп калган очракта, ишекне ничек ачарга? Бу турыда киңәшләр «Мир» телеканалы сайтында чыкты.
Ишекне ачу өчен запас ачкычны кулланып була. Бу – иң гади ысул. Белгечләр машинаның ике ачкычын да бер бәйләмдә йөртмәскә киңәш итә. Запас ачкыч йөртүчедән ерак тормасын – кирәк вакытта ул аны файдалана алырга тиеш. Запас ачкыч булмаса, дубликат ясатып куярга кирәк.
Тагын бер ысул – линейка, тимерчыбык куллану. Бу ысулның минусы – ишекне ачу өчен йөртүчегә күбрәк вакыт кирәк, өстәвенә, машинаны да ватарга була. Ләкин иске машина хуҗаларына бу ысул күбрәк туры килә – чөнки искерәк машиналарда механизмны ачу җайлырак. Тиешле урынга металл линейка белән басып, яки аны астан эләктереп була.
Тәрәзә бераз ачык калган булса, тимерчыбык кулланып була. Ярты яки 1 метр озынлыктагы нык, сыгылмалы металл чыбык кирәк, аны электротоварлар кибетендә саталар. Экспертлар сүзләренчә, иң яхшы ысул – ыргаклар ясый торган бер тамырлы бакыр кабель. Машина йөртүче чыбыкны ыргак формасына китереп бөкли. Аның элмәге үзәк йозак эшләпәсенә тияргә тиеш. Шул чыбыкны салонга акрын гына кертәсең һәм кнопканы эләктерергә тырышасың, диелә хәбәрдә.
«Кайсыбер иске машиналарда багажникны каты иттереп басып та ачып була. Җайлап кына, ләкин көчле итеп кабат-кабат баскалап, арткы ишекне ачып карагыз. Кайсыбер очракларда кузовның арткы панеленә баскалап та ишек ачыла. Багажникны ача алсагыз, максатка ирешәсез, дигән сүз», – ди автоэкспертлар.
Соңгы ысул – кысылган һава куллану. Ишекне эчтән блокировкалый торган машина хуҗаларына бу ысул килешер. Моның өчен теннис тубы яки резин уенчык алыгыз, шуңа зур булмаган тишек ясагыз. Аннары тупны яки уенчыкны йозак үзәгенә (личинкасына) янына китереп, блокиратор күтәрелгәнче, кысылган һаваны өрдерегез, диелә хәбәрдә.
Экспертлар әйткән бу ысуллар иске машиналарга гына туры килә, мөгаен.
Интернетта төрле киңәшләр бар. Иң мөһиме – паникага бирелмәскә, машинаны ватмаска. Вариантлар бар: слесарь, эвакуатор, дилер, иминиятче дә ярдәм итәргә мөмкин. Берәрсенә шалтыратып карагыз.
Пластик карта (мәсәлән, банк картасы) кулланып карагыз – аны ишек белән ишек тартмасы арасына кыстырыгыз да, бикли торган механизм юнәлешенә таба кисәк кенә күчерегез, дигән киңәш тә бар.
Машиналар турында сайтта хәбәр ителгәнчә, юлда ярдәм, автомобиль клублары ярдәме дә бар. Махсус белгеч килгәч, сездән машина документларын күрсәтүне сорый (үзегез белән булмаса, полициягә шалтыратыгыз, аларны да чакырыгыз), белгеч шуннан соң гына машина ишеген ачып бирәчәк.
Бу сайтларның күбесендә алдарак әйтелгәнчә, линейка, тимерчыбык кебек җайланмалар, тәрәзә өстендә калган ярыкны файдалану киңәш ителә. Ләкин заманча машиналарның мондый ысулларга гына бирешмәве дә искәртелә.
Тәрәзәне ватарга киңәш итүчеләр дә бар.
Төрле ысуллар булса да, нәтиҗәдә, барыбер машина ватыла, аны төзәтәсе була. Шуңа күрә машина ачкычын сигнализация брелогыннан аерым йөртергә, запас ачкыч тотарга киңәш ителә.