«Ачып күрсәтәсе генә калды»: авырлы Диләрә Илалетдинованың фотосын ошатмаганнар
Яшь җырчы «бәби көткәндә» сериясеннән яңа фотоларын социаль челтәргә куеп бара.
Бу юлы да Диләрә Илалетдинова чираттагы фотосын куйган. Бәби көтүнең нинди әйтеп бетермәслек хис һәм бәхет булуы турында русча шигырь дә язып куйган.
Инстачыларның шигырьгә исе китмәгән. Алар фото тикшерә.
«Бәхетле сәламәт сабый булсын. Малай булырга охшаган», дип фаразлаган берәү.
Шулай ук бик ямьсез комментарий язучылар да бар.
«Б…не генә ачып салып күрсәтергә генә калды инде», — дип яза бер укучы. «Үзегезне тикшерегез, ошамаса, карамагыз», — дип язганнар аңа.
«Минем биттә сүгенеп язарга кем хокук бирде сезгә?» — дип язган аңа җырчы.
«Кыланма, кызым, ахырын уйла. Киңәш бирерлек әни-әбиең юкмыни синең, үз башың җитмәгәч?» — дип сораган бер апа.
«Миңа акыл өйрәтеп утырмагыз яме», — дип язган Диләрә Илалетдинова.
«Абау, бала туганда ник шулай тупасланасың?» — дип сораганнар аннан.
«Миңа Диләрә тыйнак кыз бала кебек тоела иде», «Бу бик килешеп бетми шул, мин аны хөрмәт итә идем җырлары бик тыйнак диеп», «Чишенеп үк бетсә, тагын да мактар идегез, ялагайланмагыз инде», «Бик матур, сүз дә юк. Татарлар тәмуг турында онытып баралар ахыры», дип язып калдырган Диләрәнең Инстаграмдагы битен күзәтүчеләр.
«Монда бер нинди начарлык та күренми, ыштансыз төшмәгән ич ул», «Ошаган кешегә ошый, ошамаганнар карамасын, мәҗбүр итүче юк. Хэзерге заман әчен бу нормаль күренеш!», «Ялт иткән бөтен җире килгән», дип хуплаучылар да бар.