Ачык чырай - такта чәй, яки ни өчен татар чәй ярата?
Бүген, 15 декабрьдә, Халыкара чәй көне билгеләп үтелә. Чәй - татар халкының иң яраткан эчемлеге. Шушы көн уңаеннан "Интертат" "Татар кешесенең сиксән проценты чәйдән торамы?" дигән популяр мәзәккә нигез бармы икәнен белеште.

- Чәй – эшкәртелгән чәй куагы яфракларын кайнар суда пешереп әзерләнгән хуш исле эчемлек. Чәйнең файдасы санап бетергесез. Аның составында 500гә якын микроэлемент табылган. Чәй эчәсе килүне баса, кешегә көч кертә, баш мие эшен яхшырта, кеше организмыннан агулы матдәләрне, токсиннарны чыгара, талчыгуны бетерә, хәтта ябыктыра (яшел чәй).
- Чәй агачының биеклеге 8-9 метрга җитә, ә культуралаштырганда, очын кисеп торганга күрә, ул бер метр озынлыгындагы куак шикелле була. Чәй өчен аның яфракларын елына ике тапкыр – апрельдә һәм августта өзәләр. Чәйнең иң яхшы сорты ачылып җитмәгән һәм ак төкләр белән капланган яфраклардан алына.

Өтеп ала җанымны.
Чәең кайнар, Үзең кайнар,
Кыздырасың канымны.

Җәвит Шакировтан “татар кунакка килсә, чәй эчмичә китми” дигән әйтем турында да сорадык. “Татар кунакка барса, алып килгән бүләгенең бәясен өч тапкыр чыгармыйча кайтмый. Җиде төрле салат, беренчесен, икенчесен, өченчесен ашап, торт белән чәй дә эчә әле ул”, - дип җавап бирде Татарстанның халык артисты.

Тәрәзә төбе – ул минем релакс-почмак (ял итү почмагы). Миңа ул вакытта эндәшергә ярамый. Мин ул вакытта “Мин - “запойда” яки “Мин үлеп алам әле” дип әйтәм дә, тәрәзә төбенә менеп утырам. Минем малай да моңа ияләшкән. Димәк, миңа эндәшергә ярамый. Минем әнинең дә үлем турында шундый бер сүзе бар иде. Йөгереп керә иде дә, бөтен әйберне атып бәрә иде дә, “Балалар, туктагыз, 15 кенә минут үлеп алам”, дип әйтеп, үз ягына кереп китә иде.
Барыбер дә мин чәй корты түгел, нишләптер сыеклыкны аз эчәм. Су да эчмим мин, мин ит ашыйм. Мөмкинлек булганда үзем ясаган чәйне эчәм инде, әйе...
Минем танышларым арасында сарымсак, тоз кушып эчкән кешеләр дә бар. “Менә шулай ошый безгә”, дип, чәйгә тоз салалар. Сарымсак белән эчкәннәрен дә күргәнем бар. Мәсәлән, минем бер туган шикәрле кара чәйне ипигә сарымсак ышкып эчә. “Һәр кеше кирәк, һәр кеше мөһим”, дигәндәй. Һәркем үзенчә ычкына инде. Бу искитәрлек әйбер түгел хәзер. Чәйгә хет нәрсә бутап эчсеннәр, аракы гына эчмәсеннәр!




Мин яшел чәйне эчә алмыйм. Хатын-кыз буларак “Әйе, мин яшел чәй генә эчәм, үземнең сәламәтлегемне кайгыртам, ул кан басымын да контрольдә тота”, дип җавап бирүем дөресрәк булыр иде, әмма алай түгел шул. Бик каты модага ияреп китәргә тырышсам да, әле һаман да иярә алмыйм, кара чәй яратам.

2.Чәй бөртекләрен махсус кечкенә чәйнеккә салып пешерергә кирәк.
3.Чәйне пешерер алдыннан чәйнекне кайнар су белән чайкарга киңәш ителә.
4.Чәйнеккә чәй бөртекләре салып, өстенә кайнар су агызып, 5-6 минут каплап торсаң, чәй тәмле дә, хуш исле дә була.
5.Көн дәвамында кат-кат пешерелгән чәйнең файдасы юк, зарары гына бар.
6.Һәр хуҗабикәгә 2, 5, 6 саннарын истә калдырырга киңәш ителә. 2 минут төнәтелгән чәйдәге кофеин кәефне күтәрә, 5 минут төнәтелгән чәйнең эфир майлары организмны тынычландыра, 6 минут пешкән чәй эчү өчен иң тәмле, хуш исле чәй санала.
7.Һәр халыкның дип әйтерлек чәй пешерү буенча үз ысуллары бар һәм һәрберсе үзенекен мактый.
8.Кытайлар аны чәйнектә түгел, ә капкачлы махсус чынаякта пешерә.
9.Инглизләр чәйне бары тик сөт белән генә эчә. Башта сөт салына, аннан чәй ясала. Бу – кагыйдә.
10.Төньяк Африкада яшел чәйне бөтнек белән төнәтеп, шикәр кушып, кайнар килеш эчәләр.
11. Кайбер шәрык илләрендә чәйне боз белән һәм цитрус җимешләре согы белән эчәләр.
12.Тибетта чәйне бик каты пешерәләр һәм аңа сары май, тоз кушып эчәләр. Катнашманы махсус савытта куе масса хасил булганчы туглыйлар.
13.Кыргызстанда, Монголиядә чәйгә он, тоз һәм сарык мае кушалар.

• Әгәр туңсагыз, бер чынаяк чәй сезне җылытып кына калмас, салкын тиюдән дә, зарарлы микроблардан да саклар.
• Хәтта күз авыртканда аны яңа пешерелгән җылы чәй белән юсаң, файдасы тия.
• Бөтнекле чәй йөрәк эшчәнлеген яхшырта, баш авыртуын да бетерә.
• Салкын тигәндә, төрле үләннәрдән кушып ясалган чәйләр дә бик файдалы.
2. "Кичәге чәй организм өчен “агу” ул". Агу түгел, бары тик аның файдасы гына азрак. Чәйне пешереп бер сәгать үткәч, хуш исе очып бетә, әчкелт, тәмсез тәм барлыкка килә. Ләкин чәйнең антисептик үзлеге сакланып кала.
3. "Пакетлы чәйләрне чәй тузаныннан, ягъни җитештерү калдыкларыннан ясыйлар". Чәй тузанын пешерү мөмкин эш түгел, ул кершән шикелле бик җиңел, пешерсәң, болганчык катнашма барлыкка киләчәк. Пакетка тутырасы чәйне бик ваклап турыйлар, шулай эшләгәндә ул тизрәк пешә.
4. "Кара һәм яшел чәй төрле сорт куакларда үсә". Чәйнең тегесе дә, монысы да хәтта бер үк ботакта да үсәргә мөмкин. Аның төсе яфракларны киптерү һәм ферментацияләү ысулына бәйле. Кара чәйне югары температуралы мичләрдә кыздыру ысулы белән ясыйлар.
5. "Әгәр куе чәйне күп эчсәң, наркоманнарныкы кебек бәйлелек барлыкка килә". Яхшы, дөрес пешергән чәйнең бернинди зыяны да юк.

•Чәй белән кытай кулын юа. (Татарга гына кадерле, димәкче)
•Чәй көлдерер, кесәне бөлдерер.
•Чәй карын туйдырмас, күңелне ачар, сусынны басар.
•Чәйне чәйнисе юк.
•Чәй – сары су аш булды. (Чәй эчү модага кергән еллардан (XIX йөз башлары)
•Чәй түгел бит борыч,
Чәйне, салсаң, сал бер уч;
Салсаң учлап,
Эчәрсең тынычлап. Төрдәше: Чәйне сал учлап, эч тынычлап!
•Чәй түгел борыч,
Чәйне, салсаң, сал бер уч;
Төшүе килсә, пешүе килер.
•Чәй шикәрне таптыра,
Магазинга чаптыра. Яки: Мәскәүләргә чаптыра. (Шикәр юк елларда әйтелгән)
•Чәй яны – семья җаны. (Чәй янына бөтен гаилә җыелудан)
•Шикәре юк чәйдән бизә,
Хәере юк байдан бизә.
•Чәй эчсәң, күңелгә җай,
Акчасын түләргә ай-вай. (Элек чәйнең кыйммәт, бөлдергеч булуы)
•Такта чәем – ачык чыраем;
Бөртек чәем, төртеп очыраем.

Чәе суынып беткән.
Ялгыз чәйнең дә тәме юк,
Эчмәдем синсез, иркәм.
Гомерем шулай узармы,
Гел сине генә көтеп,
Ялгызым өстәл янында
Суынган чәйләр эчеп.
Кайнар чәй салып куям да,
Утырам сине көтеп.
Чәең суына бит инде,
Кая югалдың китеп.
Гомерем шулай узармы,
Гел сине генә көтеп,
Ялгызым өстәл янында
Суынган чәйләр эчеп.
Өстәлемдә барсы да бар,
Нигә чәйнең тәме юк.
Ялгыз булгангадыр инде,
Өемнең дә яме юк.
Гомерем шулай узармы,
Гел сине генә көтеп,
Ялгызым өстәл янында
Суынган чәйләр эчеп.
Бәйрәм белән, кадерле укучыларыбыз! Чәйләрегез тәмле булсын!
