Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ачы борыч йөрәк авыруларыннан саклый аламы?

Кызыл борычны атнага дүрт тапкыр ашаган кешеләрдә йөрәк өянәге һәм баш мие кан тамырлары авырулары сирәгрәк булуы ачыкланган.

news_top_970_100
Ачы борыч йөрәк авыруларыннан саклый аламы?

Италиянең Урта диңгез неврология институты галимнәре ачы (чили) борычны даими куллану йөрәк-кан тамырлары авыруларуларыннан үлү куркынычын киметергә сәләтле булуын ачыклаган. Тикшеренүләрнең пресс-релизы EurekAlert сайтында дөнья күргән. Бу хакта РИА Новости яза.

Тикшеренүләрдә 23 меңгә якын кеше катнашкан. Аларның торышын сигез ел дәвамында күзәткәннәр.

Тикшерү ачыклаганча, кызыл борычны атнага дүрт тапкыр ашаган кешеләрдә йөрәк өянәге һәм баш мие кан тамырлары авырулары сирәгрәк була.

Бу продуктны сирәк кулланган яки бөтенләй аннан баш тарткан кешеләрдә әлеге авырулар 50 процентка ешрак очрый.

Галимнәр борычның организмга йогынтысы механизмын аңларга мөмкинлек бирә торган тикшеренүләр үткәрергә кирәклеген ассызыклады.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100