Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ачуы чыккан ир-ат тере еланны тешләп өзгән

Ачуы чыккан ир-ат тере еланны тешләп өзгән

news_top_970_100
Ачуы чыккан ир-ат тере  еланны тешләп өзгән
Һиндстанның Гуджарат штатындагы бер авылда яшәүче ир-ат тере еланны тешләп өзгән. Шуннан соң әлеге кеше үлгән. Бу турыда Times Now басмасына сылтама белән "Лента.ру" хәбәр итте. 

Вакыйга 4 майда була. Парват Гала Бария (Parvat Gala Baria) исемле 70 яшьлек ир-ат фермасында эшләп йөри. Шул чакта аны елан чага. Ачуы чыккан ир-ат үзе дә тере еланны тотып тешләп ала. Шуннан соң бабай аңын югалтып егыла. Имгәнгән ир-атны хастаханәгә китерәләр. Берничә сәгатьтән бабай вафат була.

Барияның туганы еланны яндырган һәм калдыкларын хастаханәгә алып килгән.

Тере елан ашаганнан соң үлгән очраклар моңа кадәр дә булгалаган икән. 

Басма мәгълүматы буенча, Һиндстандагы Амхора шәһәрендә былтыр сентябрь аенда исерек ир-ат юлда табып алган тере еланны кабып йота. Шуннан соң бу ир-ат та үлә. 

"Авыл кешеләре исерек ир-атка елан белән уйнарга тәкъдим итә. Ир-ат еланны авызына сала. Елан исә кулдан ычкына һәм ир-атның трахеясына кереп китә", диелгән бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100