Ачуы чыккан ир-ат ишегалдында уйнап йөргән баланың башын имгәткән

Чабаксар шәһәрендә бер ир-ат урамдагы баланы имгәткән. Малай бу ир-атның балконы каршында уйнап йөргән. Ачуы чыккан ир-ат подъездга чыккан һәм балалар белән талаша башлаган. Шуннан соң металл самокатны тартып алган һәм подъезд ишеге янында торучы баланың башына ыргыткан. Хәзер балага хирурглар операция ясаган. Ир-атка карата җинаять эше ачылырга мөмкин. Бу турыда pg21.ru сайты хәбәр итте.
Әлеге хәл 24 сентябрьдә кичке бишләр тирәсендә була. Тынычлык проспектында урнашкан бер йорт ишегалдында балалар уйнап йөри. 58 яшьлек ир-ат фатирыннан чыга һәм балаларга кычкыра тотына. Шуннан соң ул металл самокатны 11 яшьлек малайның башына ыргыта. Самокат малайның баш артына килеп тия. Имгәнгән баланың башында тирән яра була, аңа берничә урыннан җөй салалар.
"Күрше безнең подъезддан чыкканын миңа сөйләделәр инде. Ул үзе балалар белән талаш чыгарган, минем улым өстенә самокат ыргыткан. Шул ук көнне кич белән хастаханәдә булдык. Без баланы имгәткән кешенең ишеген шакып карадык, ул ачмады. Икенче көнне мин полициягә гариза яздым. Судмедэкспертиза булды. Кабат экспертизадан соң, эшне судта карыйлар", - дип сөйләгән ул.
Малайның әтисе сүзләренчә, ул килеп җиткәнче, табиблар баланың ярасын чистартып, ярдәм күрсәткәннәр инде.
Күршеләре сүзләренчә, бу ир-ат ишегалдындагы балаларны һаман куа торган булган. Ул тавышланганны яратмаган.
"Бу ир-ат балалар мәйданчыгында гел тынычлык таләп итә, балаларны берничә тапкыр куды инде", - дип сөйләгән алар.
"Хәзер бу вакыйганы тикшерү бара", - дип сөйләгәннәр Чувашия Эчке эшләр министрлыгында.