Ачуы чыккан ир-ат элеккеге хатынының машинасын ватканын домофон камерасы төшергән
Ир-ат машинаның тәрәзәләрен, көзгеләрен чәлпәрәмә китергән.
Уфа шәһәренең Киров районында яшәүче хатынның машинасын ватып киткәннәр. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.
Машина Аврора урамында тора. Аның янына бер ир-ат килә һәм вата башлый. Бу вакыйганы домофон камерасы төшереп тора. Видео социаль челтәрләрдә тарала.
Кадрларда ир-атның подъезддан чыгуы, кулында таяк булуы күренә. Ул ак машинага бәрә башлый, йөртүче ягындагы көзгене бәреп төшерә, аннары тәрәзә пыялаларын вата.
Хәзерге вакытта машина шул урында тора, ир-атның гамәлләрен полиция тикшерә.
«Низаг элеккеге ир белән хатын арасында була. Алар көнчелек аркасында талаша. Җинаять эше кузгату турында мәсьәлә хәл ителә», — дип аңлатканнар Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгында.