Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ачуы чыккан хатын сигез яшьлек баласына бензин сибеп ут төрткән

Балага ут капкач, әни кеше ялкынны сүндергән һәм ашыгыч ярдәм чакырган. Тик малай хастаханәдә вафат булган.

news_top_970_100
Ачуы чыккан хатын сигез яшьлек баласына бензин сибеп ут төрткән
https://pixabay.com

15 мартта Курск өлкәсенең Заречье авылындагы йортларның берсендә 31 яшьлек хатын 8 яшьлек улына бензин сипкән һәм ут төрткән. Бу вакыйга турында «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Рәсми белешмә буенча, әлеге авылда өч дистә чамасы кеше яши.

Фаҗига вакытында баланың үги әтисе һәм олы апасы өйдә була, алар барысын да күреп тора. Тикшерүчеләр бу кешеләрне сораштыра. Әлегә хатынның вәхши гамәленең төгәл сәбәбе ачыкланмаган.

Әни кеше шәхси фирмада, әти кеше сыер фермасында эшли. Балалар мәктәптә укый. Гаилә уртача дип бәяләнә, тик аларның торак шартлары катлаулы була. Гаилә иске йортта яши, биредә коммуникацияләр, газ һәм су юк, мичкә ягып җылыталар, йорт җиһазлары да җитеп бетми.

«Берникадәр вакыт элек опека органнарына мәктәптән шикаять килә. Әти белән әнигә йортны рәткә китерергә, җыештырырга, балаларга йоклый торган урыннар ясарга, уку өчен кирәкле канцелярия әсбаплары алырга кушалар. Аннары бар да җайланган кебек була. Кырыс тәрбия турында шикаятьләр булмый. Хәзер гаиләдә ни булганын ачыклыйбыз», — дип сөйләгән Курск өлкәсендә бала хокуклары буенча вәкил Наталья Листопадова. 

Ул әлеге фаҗиганең коточкыч булуын искәртә. «16 марттан бирле хокук саклаучылар бу эшне тикшерә. Тикшерү комитеты да катнаша. Мин Эчке эшләр министрлыгы белән элемтәдә торам. Хәзер кыз баланы гаиләдән алу турында сорау хәл ителә. Аны реабилитация үзәгенә урнаштырдылар, бала белән психолог эшли. Фаҗиганең сәбәбен мин әлегә әйтә алмыйм. Моны тикшерүчеләр ачыклый. Гаиләнең контрольдә булуын, проблемалары булуын гына әйтә алам. Бу кырыс тәрбия белән бәйле түгел, бу яшәү шартлары белән бәйле», — ди Наталья Листопадова.

Курск өлкәсе прокуроры ярдәмчесе Татьяна Русанова да гаиләнең социаль куркыныч халәттә булу сәбәпле хисапта торуын гына әйтә.

Шулай да, яшәү шартлары катлаулы булуга карамастан, якынча белешмә буенча, гаилә администрациядән ярдәм сорап йөрмәгән. Балалар мәктәптә укыган, тиешенчә шөгыльләнгәннәр.

Россия Тикшерү комитетының Курск өлкәсе буенча Тикшерү идарәсенең Железногорский районара тикшерү бүлеге 31 яшьлек хатынга карата «Аеруча вәхши ысул белән баланы үтерергә маташу» маддәсе буенча җинаять эше ачкан. 

Аның баласын үтерергә теләгәнме, әллә аффект халәтендә булганмы икәнен ачыклаячаклар. Хатынның сүзләренчә, малай «әйберләрне ваткан, сүз тыңламаган», шуңа күрә ул чыгырыннан чыккан.

Тикшерү комитеты белешмәсе буенча, балага ут капкач, әни кеше ялкынны сүндергән һәм ашыгыч ярдәм чакырган. Баланың тәне өченче дәрәҗәдә пешкән, аны Железногорск шәһәр хастаханәсенә озатканнар. Малай анда бер тәүлек булган, аннары хәле авырайган. Шуннан соң баланы Курск өлкә клиник хастаханәсенә күчергәннәр.

Өлкә хастаханәсе белешмәсе буенча, балага ашыгыч операция ясаганнар. Якын арада аны Түбән Новгород хастаханәсенә күчерергә җыенганнар. Тик бала вафат булган. Табиблар хокук саклаучыларга һәм опекага хәбәр иткән.

Хәзерге вакытта баланың анасын кулга алганнар. Тикшерү эше барышын прокуратура контрольдә тота.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100