news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ачуы чыккан хатын иренең кулын машина ишегенә кыстырып куйган — видео

Ир хатынын машинадан куып чыгармакчы булган. Тик кулы кысылып калган һәм машина артыннан сөйрәлеп барган.

news_top
Ачуы чыккан хатын иренең кулын машина ишегенә кыстырып куйган — видео
https://pixabay.com

Чиләбе шәһәрендә ир белән хатын арасындагы низаг видеосын РЕН ТВ каналы күрсәтте.

Ир хатынын машинадан куып чыгармакчы була. Хатын исә ишекне шапылдатып яба һәм иренең бармакларын кыстырып куя. Хатын моны махсус эшлиме, ялгышмы — билгесез.

Аннары хатын газ педаленә баса һәм машина кузгалып китә. Бармаклары кысылган ир-ат машина артыннан бара. Шулай итеп ир кулсыз кала язган.

Өстәвенә ирнең өстендә киеме дә юк, ул шорты гына кигән. Әгәр ул егыла калса, шундый тизлектә хәрәкәт иткән килеш сөйрәлеп барса, ул бөтенләй имгәнеп бетәр иде, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар