Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ачудан шартлау дәрәҗәсенә җитсәң, нишләргә? Актриса Мәдинә Гайнуллинадан җиде киңәш

Әлмәт татар дәүләт драма театры актрисасы Мәдинә Гайнуллина үзенең Инстаграм битендәге сәхифәсендә нервларны тынычландырыр өчен үзенең киңәшләрен биргән.

news_top_970_100
Ачудан шартлау дәрәҗәсенә җитсәң, нишләргә? Актриса Мәдинә Гайнуллинадан җиде киңәш
"Кешенең һәр көнне нервысын чыгара торган, юк-барга да ачуландыра, усалландыра торган сәбәпләр табылып тора. Кайберләре үзләренә ачулана: вакытында уяна алмаган, югалткан, өлгермәгән, оныткан, ниндидер мөһим эше барып чыкмаган. Кайбер кешеләр үзләренең уңышсызлыкларында башкаларны гаеплиләр, үзләренең ачуларын әйләнә-тирәдәгеләрдән ала башлыйлар.

Беренчеләре, үзләренә түбән бәя биреп, тәнкыйтьләп бетерсәләр, икенчеләре үзләрен "гөнаһсыз" булуларына ышаналар. Шулай да бу тип кешеләрнең икесенә дә кабарган ачулары ситуацияне адекват, аек акыл белән чишәргә комачаулый. Шулай ук, нык ачу кабарганда кешене үпкәләтердәй сүзләр әйтелә, соңрак үкенү хисләре тудырган ялгыш адымнар ясала. Боларның барысы да бер береңә карата араны суындыра.

Шундый очракта нишләргә? Кайнап торган пар шикелле, ачудан шартлар дәрәҗәгә җиткәндә, актыгын әйтеп калыр өчен сүзләр атканда - ничек тыелып калырга?

Авыр булса да эмоцияләрне эчкә бикләү - күп авыруларның юлы, шулай ук инфаркт һәм инсультка. Тик бу - башкаларга ачу кабарганда, ябышырга кирәк, эмоцияне аларга чыгарып бетерергә кирәк дигән сүз түгел, алар да түзеп тормас, сезгә нәкъ шулай җавап бирер.

Ачуыңны җиңү авыр түгел. Кайчак моңа бер минут җитә. Ә менә ачуны җиңеп, үз-үзеңне йөгәнләү бары тик синнән генә тора.

1. Шундый вакытта дәшмичә 100гә кадәр санап кара.

2. Үзеңне шул кеше урынына куй да уйлан,син нишләр идең!?

3.Үзеңә шөгыль тап.

4.Үзегездән нинди эмоция чыкса, шул әйләнеп кайта.

5.Көнчелек - авыру, кешеләр арасын шул боза. Андыйларга нейтраль кара.

6.Мин артык эмоциональ кешеләргә авыруга караган кебек карыйм.

7.Мин дөньяга якты күзлектән карыйм.

Тәрәзәдән берничә кеше карап тора ди, алар анда үзләренең күзлеге аша күрә. Кем нәрсә күрә инде. Кемдер тәрәзәдән пычрак юлны, кемдер язны күрә, кемдер нервыга тия торган тәгәрмәч чиелдавын, кемдер шул чиелдауда көй ишетә. Уйларыгыз якты булсын, дуслар!" - дип киңәш биргән Мәдинә Гайнуллина.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

PS:фотоларны постны укыр өчен генә куям. ... Кешенең һәр көнне нервасын чыгара торган,юк-барга да ачуландыра ,усалландыра торган сәбәпләре табылып тора.Кайберләре үзләренә ачулана:вакытында уяна алмаган,югалткан,өлгермәгән,оныткан,ниндидер мөһим эше барып чыкмаган.Кайбер кешеләр үзләренең уңышсызлыкларында башкаларны гаеплиләр,үзләренең ачуларын әйләнә-тирәдәгеләрдән ала башлыйлар. Беренчеләре ,үзләренә түбән бәя биреп,тәнкыйтьләп бетерсәләр,икенчеләре үзләрен "гөнаһсыз" булуларына ышаналар. Шулайда бу тип кешеләрнең икесенә дә кабарган ачулары ситуацияне адекват,аек акыл белән чишәргә комачаулый.Шулай ук,нык ачу кабарганда кешене үпкәләтердәй сүзләр әйтелә,соңрак үкенү хисләре тудырган ялгыш адымнар ясала.Боларның барысы да бер береңә карата араны суындыра. Шундый очракта нишләргә?Кайнап торган пар шикелле, ачудан шартлар дәрәҗәгә җиткәндә ,актыгын әйтеп калыр өчен сүзләр атканда -ничек тыелып калырга? Авыр булса да эмоцияэләрне эчкә бикләү-күп авыруларның юлы,шулай ук инфаркт Һәм инсультка.Тик бу- башкаларга ачу кабарганда ,ябышырга кирәк,эмоцияне аларга чыгарып бетерергә кирәк дигән сүз түгел,алар да түзеп тормас,сезгә нәкъ шулай җавап бирер. Ачуыңны җиңү авыр түгел.Кайчак моңа 1минут җитә.Ә менә ачуны җиңеп,үз-үзеңне йөгәнләү бары тик синнән генә тора. 1.шундый вакытта дәшмичә 100гә кадәр санап кара. 2.Үзеңне шул кеше урынына куй да уйлан,син нишләр идең! ? 3.Үзеңә шөгыль тап. 4.Үзегездән нинди эмоция чыкса,шул әйләнеп кайта. 5.көнчелек- авыру,кешеләр арасын шул боза.Андыйларга нейтраль кара. 6.Мин артык эмоциональ кешеләргә авыруга караган кебек карыйм. 7.Мин дөньяга якты күзлектән карыйм. Тәрәзәдән берничә кеше карап тора ди,алар анда үзләренең күзлеге аша күрә.Кем нәрсә күрә инде.Кемдер тәрәзәдән пычрак юлны,кемдер язны күрә,кемдер нервыга тия торган тәгәрмәч чиелдавын,кемдер шул чиелдауда көй ишетә.Уйларыгыз якты булсын,дуслар!

Публикация от Мадина tatar Ka (@madina_tatarka)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100